Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сабыйлар чит булмый
14.07.2016

Сабыйлар чит булмый

Кызганыч, соңгы елларда авыру балалар саны артканнан-арта бара. Кемдер экологияне, икенчеләр табибларны гаепли. Тик ничек кенә булмасын, мондый сынау белән очрашкан гаиләләргә Раббыбыз үзе сабырлык, җиңеллек бирсен.
Можга шәһәрендә церебраль паралич диагнозы куелган балалар саны 50гә якын. Ике ел элек Можганың Җәмигъ мәчетендә, әлеге сабыйларны М.Мон­тессори методикасы нигезендә көндәлек тормышка өйрәтү өчен, махсус төркем дә булдырылган иде. Ул әле дә эшләп килә. “Балаларның уңышлары да бар”, — ди төркемне оеш­тыручы Әлфия Газизуллина. Тик һәр адымнары өчен көрәш алып барган сабыйларның сәламәтлекләре өчен бу гына аз. Аларның һәрберсенә дә Кытайда яки Чиләбедә 3 ай саен реабилитация үтәргә кирәк. Ә бер реабилитация курсының бәясе 200-300 меңгә яки аннан да кыйммәтрәккә төшәргә мөмкин. Әле юл чыгымнарын да исәпләсәң, күп кенә гаиләләр бу сумманы күтәрә алмый. Әлеге проблеманы ничек тә хәл итү максаты белән, ата-аналар белгечләрне үз шәһәрләренә чакыра башлаганнар. Гадәттә, белгечләр бары тик ун көнгә, ягъни ун сеанс үткәрү өчен генә килә. Ә быел бу гаиләләргә бәхет елмайган. Июль-август айларында Можгага Чиләбедән церебраль паралич диагнозы куелган балалар белән шөгыльләнүче белгеч — Святослав Фролков бер айга килергә ризалык белдергән. Ата-аналар бу дәвалануның файдасы зур булыр дип өметләнәләр. Бер дәвалану сеансының бәясе — 3000 сум. Барлыгы 30 сеанс алганда тулы курс — 90 меңне тәшкил итәчәк. Моңа өстәп белгечнең юл хакын, торуын да гаиләләр үзләре күтәрәчәк.
Әлеге белгечкә чиратка язылучылар арасында милләттәшләребез дә бар. Еллар дәвамында даруларга, табибларга көн саен акча түләргә мәҗбүр булган бу гаиләләргә тулы курсны узу өчен ярдәм кирәк. Хөрмәтле милләттәшләребез, дин кардәшләребез! Сабыйларының шат елмаюларын, үз аякларында иркенләп йөрүләрен күрергә хыялланган ата-аналар үтенеченә, яшьтәшләре белән уйнарга, гадәти мәктәпкә, бакчага йөрергә теләгән бу балалар тормышына битараф калмыйк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Адәм баласы башкаларга ярдәм итеп торганда, Аллаһы Тәгалә аның үзен ярдәменнән ташламас”, — ди. Рәхмәт иясе булган Раббыбыз башкаларга мәрхәмәтле булган кешеләрне сөя. “Балалар чит булмый” дигән әйтем бар. Тумыштан ук дарулар эчәргә, меңләгән уколлар алырга мәҗбүр булган бу сабыйларның бәхетле киләчәкләрен, әйдәгез, бергәләп якынайтыйк.

Морат Карабаев — 3 яшь

Вәсил һәм Резедә Карабаевлар гаиләсе белән Можга шәһәрендә узган “Татар егете — 2015” бәйгесендә танышкан идем. Гаилә башлыгы беренче урынны яулаган иде ул вакытта. Көләч йөзле, тырыш милләттәшләребезне күргәч, чынлыкта аларның нинди авырлыклар белән очрашуын күз алдына да китермәдем.
Уллары Морат — көтеп алынган, бердәнбер бала. Ул вакытыннан алда туа, реанимациядә башына кан савып, чак исән кала. Нәтиҗәдә, 6 айлык чагында Моратка церебраль паралич, спастик тетрапарез диагнозлары куела. Моратка бүген 3 яшь. Тик ул үзлектән утырмый, йөрми, үрмәләми, сөйләшми. Беренче көннән башлап ата-ана нарасыйларының тормышы өчен катлаулы көрәш алып бара. Ижауда, Чиләбедә, Чехиядә дәвалану курслары үтәләр. Санкт-Петербург шәһәренә Франциядән килгән белгечкә дә баралар. “Мондый реабилитациянең 10 көне безнең шәһәрдә 30-35 меңгә төшә. Ижауга, Казанга барсаң — 60 меңнән артыграк. Май аенда 15 меңлек микро­поляризация курсын үттек”, — ди Резедә ханым. Һәрвакыт шундый зур суммалар җыярга гаиләнең көче җитми. Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәм итеп торуларына рәхмәтле алар. Святослав Фролковта дәвалану алу өчен дә, безнең ярдәм кирәк. “Табиблар баланың үсешендә, сәламәтлегендә үзгәрешләр булыр, дәвалануны өзмәскә, ташламаска гына кирәк, диләр. Без бирешергә уйламыйбыз. Балабызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен тырышачакбыз”, — ди Резедә ханым.

Моратка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк Maestro картасының номеры — 676196000349563941 (Карабаева Резедә Рәшит кызы).

Хәким Газизуллин — 7 яшь

Хәким — Можга Җәмигъ мәчете имамы Габдерәшид хәзрәт һәм Әлфия Газизуллиннарның улы. Игезәк сыңары Ясминә белән алар вакытыннан алда, 31 атнада туалар. Әлфия ханым нәниләре белән башта бер атна Можга балалар туу йортында, соңыннан бер ай Ижауда — перинаталь үзәктә дәваланалар. Аллаһының рәхмәте белән кызлары сау-сәламәт туа. Тик менә кечкенә Хәкимгә генә тормыш сынаулары тумыштан ук әзерләнгән. Әлфия ханым улы белән табибларның даими күзәтүе астында була. Ана карынында булганда ук эләккән инфекция эзсез югалмый, баш миендә гидроцефалия дигән авыру барлыкка килә. Нәни бала белән хастаханә юлын таптау, күпсанлы дарулар — болар әлеге гаиләгә төшкән сынауларның башы гына була. Улларының үрмәли, үзлектән торып баса алмаганына игътибар итәләр. Табиблар гына: “Ашыкмагыз, балагыз алдан, җитлекми туган”, — дип тынычландыралар. Тик күңеленә тынычлык таба алмаган ата-ана Хәкимгә тугыз ай чагында остеопатка, аның юлламасы белән Ижауга неврологка баралар. Бер яшендә Хәкимгә церебраль паралич диагнозы куялар.
Балаларының авыру булуын яшь гаилә Аллаһы Тәгалә сынавы дип кабул итә. “Кайберәүләр авыру балаларын кызганып, аларны өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Кулларында йөртәләр. Без, киресенчә, Хәкимгә көч биреп тордык, үрмәләргә дә, әкренләп йөрергә дә ул үзе өйрәнсен дип тырыштык”, — ди Әлфия ханым. 3 яшендә алар Алабугада тулы дәвалану курсы үтәләр. Яхшы якка үзгәрешләр күргәч, Кытай, Чиләбе табибларына да мөрәҗәгать итәләр.

Хәким Коръән уку бәйгесендә катнашып, берничә ел беренче урынны яулый. Аңа савыгырга, тизрәк ныклап аякка басарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен, Әлфия Наил кызы Газизуллинаның Сбербанк Maestro картасы номеры — 639002689008698717 .

Марсель Заһидуллин — 5 яшь

Марсельнең әнисе Динара бала көтү мизгелләрен: “Иң бәхетле вакытларым”, — ди. Авырлы чакта табибларның даими күзәтүе астында була, алар биргән киңәшләрне үти, барысы да яхшы булачагына ышана. Тик Марсель дөньяга килгән көн, бәхет-куаныч кына түгел, гаиләгә зур сынаулар да алып килә. Туганда Марсельгә бик зур зыян килә. Нәтиҗәдә сабыйга берничә диагноз куела — церебраль паралич, спастик тетрапарез (нерв системасына зыян килеп, аяк-кулларның йөрмәве), гиперкинез (төрле группа мускулларның кинәт кенә, ихтыярдан тыш хәрәкәтләнүләре), сөйләмдә авырлыклар. Динара беренче көннән үк улының тормышы өчен көрәшә. Бик авыр, озын юл үткәннәр алар. Марсельгә кимендә елга 3 тапкыр тулы дәвалану курсы үтәргә кирәк. Гаиләгә бу елына якынча 600 000гә төшә. Заһидуллиннарның әлеге сумманы җыярга мөмкинлекләре юк. Тик, дөньяда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, яхшы кешеләр, төрле хәйрия фондлары күп. Аларның ярдәме белән Марсель безнең илдә дә, Кытайда да реабилитация үтә алган. Һәр давалану курсы — матур киләчәккә бер адым. Хәзер Марсель Святослав Фролковта дәвалану алырга чиратка язылган. “Үз эшенең остасы булган белгечләрне эзлим. Безнең өчен бу бик мөһим. Инде шәһәребездә мондый мөмкинлек барлыкка килгән икән, кулдан ычкындырасы килми”, — ди Динара.

Марсельгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен D.ZAGIIDULLINA исеменә ачылган Сбербанк Maestro картасының номеры — 639002689013622389.