Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сабан туе — милли бәйрәм
6.07.2012

Сабан туе — милли бәйрәм

Менә тагын да халкыбызның  күрке булган милли Сабантуйлары узды. Аны бар ил буенча төрлеавылларда, шәһәрләрдә һәм һәркайда үзләренә генә хас үзенчәлек белән бәйрәм иттеләр.

Бәхәссез, татар халкы өчен Ураза, Корбан гаетләреннән, Сабан туеннан да зур бәйрәм юк. Тик соңгы арада сонгысын аның тарихына күз салмыйча, бәйрәмгә бөтенләй хас булмаган сыйфатлар өстәргә омтылулары гына үзәкне өзә. Мәсәлән, кайбер җирләрдә Сабантуен азан әйтеп башлап җибәрәләр. Югыйсә, азан бит ул намазга чакыру. Азан әйтеп, башланган Сабан туен алга таба аракы эчеп, дуңгыз итеннән ясалган шашлыксатып үткәрүнең нинди мәгънәсе булсын?!

Ә кайбер Сабантуйларда түрәләр авыз тутырып: «Сабантуй – интернациональный праздник», — дип сөйлиләр. Шул җөмлә белән бәйрәмебезнең эчтәлеген югалтып, игътибарны читкә юнәлдерәләр. Ул — татарның милли бәйрәме, борынгы ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм шулай булып калсын иде.

Пирогово авылында узган Сабан туен мин үрнәк итеп куяр идем.

Биредә аны быел 12нче тапкыр үткәрәләр икән. Алып баручылары да, бигрәк тә саф татарча сөйләүче Асия Сәләхова (аның чын татар теле укытучысы икәненә тагын бер кат инандым) дөрес сайланган. Уеннары төрле, эчтәлекле. Сәхнәсе зәвык белән бизәлгән, урыны да иркен. Озын сүзнең кыскасы – алдагы елларда үзегез килеп күрегез, минем сүзләремә үзегез инанырсыз.

Миңа «Спартак» халык иҗат йорты каршында узган кичке Сабантуйда да булырга туры килде.

Балалар, гадәттә, асфальтта рәсем ясыйлар. Хәзер шундый бәйгеләр дә оештырыла. Ә биредә асфальт урынына кеше чыраен сайлаганнар – кеше йөзенә рәсем ясадылар һәм ахырдан түгәрәк тирәли әйләнеп йөреп, эшләрен күрсәттеләр һәм бүләкләнделәр. Бу нинди тәрбия чарасы инде?!

Дания Борһанова, >Ижау шәһәре