Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Сабан туе көнендә (хикәя)
2.03.2017

Сабан туе көнендә (хикәя)

Авылга кайтып төплән­гәненә хәтсез вакыт үтсә дә, Фәниянең җаны тынычлык тапмады, һаман нәрсәдер эзләде, үрсәләнде. Ире вафатыннан соң, һәрбер нәрсә аны хәтерләтә, дип, шәһәрдәге фатирын сатып, биатасының бушаган йортына кайтып урнашты. Авылдагы таныш-белешләре дә, яшьтәш хатыннар да элекке түгел икән шул инде. Кайсы бала-онык карый, кайсы ир көен көйләп чыгып китә алмый, кыштыр-кыштыр йорт, каралты-кура, бакча, терлек-кош, чеби-бәбкә диеп, кул аяклары бәйләнгән.
Су буйлары, урман болыннарга кадәр үзгәргән. Фәния көткән, ул эзләп кайткан мохит юк.
Ире Хафизны өзелеп яраткан кебек тә түгел иде. Тормыш кылларын икесе ике яклап чирттеләр. Тату гына бердәм уй-планнары да, уртак фикерләре дә сирәк-сирәк кенә тәңгәлләшә дә озак тормый тагын челпәрәмә килә.
Барсына да гармунны гаеп­ләде Фәния. Хафизның бер исенә төштеме, башын кыңгыр салыр иде дә гармуны белән моң дөньясына кереп чумар иде.
Беркөнне әйбәт кенә бәрәңге казып ятканда, чәчкән бәрәңге өстеннән зур-зур атлап чыгып китте дә мунча чарачасына кереп, утырды.
— Фидафн Гафаров җырлаган көй искә төште бит әле менә, әнисе, син миңа комачаулама инде яме, — ди. Шул хәлгә түзеп буламыни?!
— Әйткән иде инде газиз әнекәем, гармунчы белән балыкчыга һич ышаныч юк, дип. Исләренә төшсә, ник кырык эшең кырык якка кырылып ятмый, алар үз шөгыленә ябыша, дип. Тыңламадым шул, тыңламадым, — дип ярсыды.
Кичен клубка концертка чакырсалар да, бала-чага кебек дәртләнеп, җилкенеп чыгып китәр иде ир.
Бер түзде, ике түзде. “Авылдан алып чыгып китмәсәң, моңа башка чара юк”, — дигән фикергә ныклап ябышты хатын.
Хафизның тракторы ватылып, кырдан бик кәфсезләнеп кайткан көнендә сүз башлады.
Авылның бетмәс-төкәнмәс эшен, кеше кадере белмәгән җитәкчеләрен шәпләп туздыргач, планын ачып салды.
— Син нәрсә, Фәния, авылсыз, шушы кыр-болыннарсыз ничек яшәргә кирәк, — дип, бик озак аяк терәп торса да, ахырдан ризалашты (һәй, хатын-кыз җиңә алмас эш юк бит ул!).
Шәһәрдә дә гармуныннан аерылмады, анысы. “Әйдә, сагынуын бассын шул әргәне белән”, — дип, бик каты орынмады хатын. Әмма Хафизның исенә бер төшсә, гармунын култык астына кыстырып, авыл­га кайтып китәр иде. Бик сагынып яшәде авылны.
— Кайтыйк, Фәния, — дип инәлде.
— Кайтыйк, кайтыйк, торасың да шуны тукыйсың. Синең белән мине генә көтеп торалар ди авылда. Колхоз таралды. Синеке кебек сәләмә тракторларга кадәр бүлешеп бетергәннәр анда элекке җитәкчеләр. Җирләргә хуҗа булып инвестор килгән. Алар дию пәриедәй зур техникаларын үзәктән китертеп, көнендә чәчәләр, көнендә урып, ашлыгын алып та китәләр, ди, беләсең килсә. Авылда торып калган кешегә дә эш юк икән. Фермалар да беткән. Шәһәрдә эшең бар, ашың бар, дигәндәй.
Шулай узды гомеркәйләре. Кысла бер якка, чуртан икенче якка омтылгандай.
Хафиз, кинәт йөрәге тотып, Фәнияне ялгыз калдырып китеп бармаса, яшиләр иде әле күнегелгән көйгә. Ирен югалт­кач кына, аны яратуын бар олылыгы белән аңлады Фәния. Эх, терсәк якын да, тешләп булмый шул…
Бүген Сабантуй көне. Көтәр кешесе булмаса да, мичкә якты. Олы табасын эзләп алып, бәлеш тыкты. Алдагы көнне җыештырган өйне тагын бер кат күздән кичерде. Зал ягындагы өстәлне урталыкка күчереп тәм-том куйды, шкафтан алып, затлы чынаякларын тезде, чәчәкле салфеткаларын, калак- кашыкларын барлады.
Сабантуй мәйданына барырга иптәшкә Галимәне ияртмәкче иде, уеннан кире кайтты. 1нче май көнне дә: “Әйдә, Иж буйларыннан әйләнеп кайтыйк, бүген Карга боткасы бәйрәме бит”, — дип кергән иде аларга Фәния.
— Юк, бара алмыйм. Киленнең кечкенәсен алып калдым. Яшьләр киттеләр. Кара әле, син бит андый җирләрне яратмый идең, хәтерлисеңме, әй ялынып та карады инде Хафизың, бармадың, — диде күршесе.
Әйе, хәтерли аны Фәния.
— Карга боткасына йөрер вакыт түгел. Баздан бәрәңге орлыгы чыгармаган, түтәл казылмаган. Гармун елатып йөрер идең бугай бер рюмкага, — дип тузынган иде шул.
Сабантуй мәйданына ялгызы китте. Мәйдан гөр килә, кунакларның үз дәрәҗәләрен белеп гаярь генә йөрешләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан кемнең кем булып, нинди үрләргә ирешкәннәрен чамаларга була. Затлы машиналар кукраеп, хуҗаларының кем икәнен әйтә кебек тоелды Фәниягә.
Берьялгызы читтәге эскәмия башына кунаклады да тирәли әйләнгән халыкны күзәтә башлады. Кайсы ирен култыклап алган да: “Күрәсеңме, Фәния, мин парым белән…” дигән кыяфәт чыгарган. Кайсы: “Шәһәрдә узган еллар безнең араларны суытты шул инде, безнең уртаклашыр сер дә, сөйләшер сүз дә юк икән бит”, — дигәндәй тоелды.
Ул мәйданга табан борылып утырды. Халык бик күп җыелган икән инде.
Шулчак, мәйдан уртасына урындык чыгарып куйдылар. 10-11 яшьләрдәге бер балага үзе кадәр баян тоттырдылар.
Башта әкрен генә, аннан ачыграк, тагын да дәртлерәк татар көе агыла башлады. Бу моң, бу илаһи көй җир өстеннән узган томан кебек таралып, бөтен мәйданны тутырды. Биектә багана башындагы шар һәм әләмнәр дә, колгага бәйләгән бизәкле тукыма, парчалар, чиккән сөлгеләр дә шушы көйгә аваздаш чайкалалар кебек.
Фәния кечкенә сумкасыннан күзлеген алып киде. Гармунчы баланың үзен күрәсе килү теләге биләде аның күңелен.
Баяныннан башы гына күренеп торучы малай аңа таныш бит. Билгеле бер вакыт аралыгында башын чайкап куюы да, көй тәэсирендә башын кырын салуы да, бераз гына җәенке иреннәренең бөрелеп-бөрелеп көйгә кушылуы да таныш кебек иде.
“Туктый гына күрмә, балакаем, уйна, уйна…” — дип теләде ул. Тирә-яктагыларның “Әфәрин”, “Әй, молодец!” — дип хуплап куюлары да көйгә бер аһәң булып кушыла бугай.
Кичә бүләк җыйганда бирергә өлгерә алмаган сөлгесен тотып, мәйдан уртасына йөгереп чыкканын сизми дә калды.
“Туктый гына күрмәсен, күземнән ычкындыра күрмим”.
Ул ашыгып, кабаланып барып җиткәндә малай баянын куеп, көчле алкышларга баш иеп тора иде. Менә башын күтәрде, каршында басып торган апага күзләрен тутырып карап алды.
Фәниянең йөрәге атылып чыга язды, авызы ачылды. “Хафиз”, — дип әйтәсе килде. Нәкъ Хафизның яшь чагындагы күзләр аңа оялып кына бактылар. Малай борылып китеп барды.
Фәния сөлгесен кочаклап басып калды. Кузгалырга да, сүз әйтергә дә көч таба алмады.
Бераздан комиссия өстәле янына барып сөлгесен куйды. Баян уйнаган малайны белеште.
“Күрше авылга кунакка кайткан Роза малае бит ул”, — диделәр. Бу хәбәр инде тәмам иссез-хушсыз итте… Роза, Роза малае…
Әйе, берничә еллар элек төпчеге Розаны җитәкләп кайткан көнне хәтерли әле ул.
Төпчек малаен бай, фатирлы кызга өйләндереп, кыз фатирына чыгарып җибәрү уе белән йөри иде. Таныш сатучы хатын әнә шулай малаен бик уңышлы гына урнаштырып төп йортта ире белән рәхәтләнеп яшәп яталар, ләбаса. Бүген килен көе, иртәгә аларның балаларының көен көйләп ятаргамы? Яшь ич әле алар, үз рәтләре өчен яңа гына яши башладылар.
“Күрше авыл кызы, — ди, — тапкан инде…” — дигән уй узган иде яшен тизлеге белән. “Безнең балабыз булачак”, дигәннәрен дә ишетергә дә теләмәде. “Яшь бит син, бөтен гомерең алда”, — дип, матур хыяллар, татлы вәгъдәләр белән башын әйләндерде. Иренә серне чишмәде, аңа әйтсәң, бетте баш, ул сантый әллә нәрсәләр эшләп ташлар, бөтен планнарны сүтәр.
Ничава, малае юаш, бер-бер җаен табар Фәния.
Төпчеге, үзе теләп, армиягә китеп барса да, артыгын кайгырмады. Һәй, Фәния каны ага ләбаса, хәвеф-хәтәрсез юлны тапкан, димәк. Шул китүдән Ерак Көнчыгышта калган улының яңа гаиләсенең әнисе янына кайтармавы гына эчен пошыра кайчакларда. Өлкән балалары да: “Әни”, — дип өзелеп тормыйлар, әти ягына тартканнар, хыялыйлар.
Фәния ашыгып мәйдан тирәли әйләнде, Розаны һәм аның малаен әзләде. Матур кызлар, яшь хатыннар күрсә, әйләнеп-чолганып каршыларына чыкты.
Мичтәге бәлеш менә кемнәргә язган икән, табылсалар, кунак итә белер иде. Тагын бер баянда уйнатыр иде. Төп йортта тагын гармун тавышы яңгырау үзе бер могҗиза булыр иде, онытылган, сагынылган могҗиза. Күңел әрнүләренә менә нәрсә шифа булыр иде…
Халык арасында әйләнеп-тулганып та таныш йөзләр күренмәгәч, машиналар рәте буйлап китте. Зур гына чит ил машинасының арткы ишеген ачып, табын корып, бер төркем сыйлана иде. Затлы ирләр, модалы киемнәрдән ыспай хатын-кызлар көлешә-шаулаша бәйрәм итәләр.
Фәниянең күзләре Розаны эзләп тапты, ул шундый канәгать елмаеп, дусларын сыйлый. Димәк, бу алар машинасы. Бер читтә тулы гына гәүдәле ир янында басып торучы малайның башыннан сыйпап хуплау, мактау сүзләре әйтә.
Әйе, бу шул баян уйнаган малай. Фәния аны йөз, мең кеше арасыннан да танып алыр иде.
Чит хатынның үзләренә текәлеп карап торганын күреп, сәер караш ташласалар да, сүз әйтүче, эндәшүче булмады. Баскан урынында артыгын калу уңайсыз иде, Фәния чарасыз гына кирегә борылып китте.
Сабан туеның кызыгы, яме калмады, кайту юлына чыкты. Ялгыз өендә берьялгызы чемченгән зур бәлешнең тәмен тоймады, күз алдында баян уйнаган малай иде…

Рәмзия Җиһангәрәева, Кичкетаң авылы.