Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Сабантуй маҗарасы
24.06.2015

Сабантуй маҗарасы

Габдулла Галиев
(Булган хәл)

Бу хәл сугыштан соңгы елларның берсендә булды.
Авылда Сабан туе иде. Хатыным Тәскирә белән киенеп-ясанып мәйданга чыгарга әзерләнеп торганда, тәрәзә шакыдылар. Урам як тәрәзә каршында авыл Советы дежурные басып тора.
— Абый, — диде ул нигәдер каушау катыш дулкынланган тавыш белән. — Балалар бакчасы янындагы буа ярында бер кеше үлеп ята икән. Участковый да шунда. Сиңа хәзер генә килеп җитәргә кушты.
Менә сиңа, мә! Болай булгач, Сабан туебыз бер дә хәерле башланмый бит әле. Беренче ярдәм сумкамны эләктердем дә шунда йөгердем.
Урам тулы халык. Берәүләре кайткан кунаклары белән капка төпләрендә көлешә-көлешә сөйләшеп торалар. Икенчеләре, гармунга җыр сузып, мәйданга таба атлый. Кемгә — бәйрәм, кемгә — әйрән! Әйрәне миңа инде моның — авыл фельдшерына. Әллә ничек шунда, күңелсезләнеп киттем, кәеф төшкәндәй булды.
Сулышым кабынып килеп җиттем. Чыннан да, буа ярында берәү ята. Янында — участковый.
— Слушый, — диде бу миңа килә-килешемә үк. — Кара әле, таныш кеше түгелме бу сиңа?
Кичтән яңгыр коеп үткән иде. Бу кешенең күлмәк-ыштаны ләм­гә буялып беткән. Утыз яшьләр тирәсендәге уртача буйлы, киң җилкәле ир-ат, кара чәчләре тузып маңгаена төшкән.
— Юк, күргән-белгән кешем түгел, — дидем.
— Шулаймы? Алайса тикшер давай, җаны чыгып җитмәгән булса, скорый чакыртырбыз.
Тикшерергә керештем: күз бәбәкләренең яктылыкка реакциясе бар. Кан басымы бераз төшкән, пульсының ритмы аксый, сулышыннан хәмер исе аңкый.
— Йә, ничек?
— Күпмедер нормадан китеш бар. Бу хәмернең тәэсиреннән генә. Хәмер күп эчкән бу.
— Мин аны, слушый, китеп барган диеп торам. Значит, исән.
Теге ир-ат кинәт башын калкытты, тилебәрән орлыгы ашаган төсле күзләрен безгә юнәлтеп йөртеп чыкты да:
— Мин исәнмени әле?! — диде.
— Исән икәнлегеңә сөен, — дидем мин.
— Тамчы да сөенмим. Мин менә шушы буага батып үләргә тиеш.
— Тукта. Башта син миңа шуны әйт: кем син? Кайдан? Исем-фамилияң?
— Төмәннән мин, шахтер. Хатынымның әти-әнисенә, значит, әби белән бабайга кунакка — Сабан туена кайттым. Исемем Нури, фамилиям Вәлиев.
— Аңлашылды, — диде участковый. — Хәзер миңа шуны әйт, нигә үләргә булдың?
— Хатыныма үч итеп.
— Сәбәбе?
— Соң… Кайттык, понимаешь, бабай “золотой” минем, умарта тота. Кияве кайтуга әче бал әзерләп куйган. Кичтән бик шәпләп сыйландык.
— Кыскарак сөйлә, төп мәсьә­ләгә күч.
— Бүген иртән тагын сыйланырга керештек. Әче балы шулкадәр барып чыккан, сразу буын тамырларына китә. Мәдинә-гөлкәем дип җырлап та җибәрдем. Шулчак хатыным кече яктан пырлап чыкты да: “Җитәр, калганын мәйданнан кайткач чүмерерсез”, — дип, стаканнарыбызны тартып алды. Шуннан китте тавыш, тиргәшү. Бар әйткәненә дә түздем. Белсәгез иде, шушы әлкәштән туйганнарым, дигән сүзенә түземлегем шартлады. Йөрәгем ярсып, урынымнан сикереп тордым. “Миннән туйдыңмыни?» — дидем. Күзен дә йоммады: “Синнән», — ди бу. “Ә шулаймыни? Алайса тыңла, был Нури, нет Нури. Прощай, милая, бүлше миня ни увидиш“, — дидем дә чыгып йөгердем. Артымнан “Нуретдин, шашма, нишләвең бу”, — дип елап калды. Буа ярына килеп җиттем, әллә ничек булып китте. Тукта әле мин әйтәм, суга ташланганчы бераз гына черем итеп алыйм, «каенлыкта» минем ише гөнаһлы бәндәгә черем итү эләкмәс.
— Бар кайтып кит, хатының белән килеш, кара аны тикшерермен, — диде участковый.
— Ике аягымның берсен дә атламыйм. Мин монда үләргә килдем. Китегез, комачауламагыз миңа үләргә, — диде дә ярга таба йөгереп китте.
Күрә торып суга ташланганын карап торып булмый бит инде. Артыннан эләктереп алдым моны. Китте тартыш, ул ярга омтыла, мин җибәрмим. Бер урында таптанабыз, аяк астындагы җыелып торган ләмле суга лач итә дә баса, минем мәйданга чыгарга дип кигән киемнәремне пычракка коендырып бетерде. Түземлекнең дә чиге бар бит. Моннан ычкындым да:
— Бар инде алайса, дөмек, — дип, аркасыннан этеп җибәрдем.
Спортчылар кебек башы белән кадалып суга чумды бу. Участковый белән минем күзләр суга төбәлде. Көтәбез. Су өстендә келт иткән тавыш та юк. Карыйм, участковыйның йөзен болыт басты. Миңа: “Слушый, бетердең бит син моны”, — димәсенме.
Йөрәгем жуу итеп куйды. Башы белән су төбендәге ташка бәрелгән булса? Ашыгып чишенергә керештем, тизрәк чумарга кирәк, бәлки әле коткарып булыр. Шулвакыт ярның каршы ягындагы таллыклар арасыннан бер баш калкып чыкты. Аннан күтәрелеп аягына басты. Уфф… исән икән. Алай гынамы, безгә карап авызын бәлеш кадәр җәеп елмаеп тора. Түзмәдем, ачулы тавыш белән кычкырып җибәрдем:
— Үләм дигән идең бит. Нигә үлмәдең?
— Су төбенә төшкәч, кире уйладым. Хатын жалкы. Ятларга калмасын әле.
— Бары шул гынамы?
— Шул гына түгел. Изге китапта «Үз-үзенә кул салучыга гафу булмас», — дип язылган дия торган иде карт бабам.
— Әй, ахмак такылдык, — диде участковый. Наручник салып отделга озатканчы бар өеңә ычкын.
— Ычкынам, ычкынам. Рәхмәт за спасение, честь имею! Яшәсен безнең сәвит милисиясе.
Нури, ярга күтәрелеп, күздән югалды. Участковый саубуллашып китеп барды. Мин дә бакча артлап өйгә сыптырдым. Бу киемнәр белән урамнан кайтып булмый бит инде. Тизрәк өсне алыштырып мәйданга ашыгырга кирәк.
***
Язмамны төгәлләп, тагын шунысын да өстәп әйтим: иртән әллә ничегрәк башланган Сабантуй бәйрәмебез бик матур үтте. Әмма минем өчен иң күңеллесе теге “су асты героебызның» мәйданда хатыны белән култыклашып йөрү­ләрен күрүем булды.

Кырынды авылы.