Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сабантуй җәй алып килде
19.07.2017

Сабантуй җәй алып килде

Ниһаять, көтеп алган Ижау Сабан туе 16 июльдә — кояшлы, матур көндә — күңелләрдә искиткеч мизгелләр калдырып үтеп тә китте. Бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар: Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Саба районы башлыгы урынбасары Таһир Шәрәфиев, Саба муниципаль районы хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин, Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзянов, Ижау шәһәре башлыгы Юрий Тюрин катнаштылар. Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов әлеге бәйрәмдә катнашуына үзенең бик шат икәнен белдерде, “Җәй җитсен өчен Сабантуй үткәрергә кирәк икән, — дип шаяртты. — Суверенитет — зур өстенлек ул. Татарстан төбәге миңа бик якын, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән мин бик дус. Ни өчен Россия бәйсез? Чөнки безнең илдә яшәүче төрле милләт халыклары, бигрәк тә Удмуртиядә, Татарстанда, Башкортстанда бергә бәйрәм итәләр, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр. Ә берләшеп яшәү — үзе зур көч! Безнең көч — тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда. Мин ышанам: без аларны саклап кына калмабыз, арттырырбыз да”, — диде.

Көнчыгыш әкияте

Бәйрәмнең беренче бизәге Кыргызстаннан килгән “Хәзрәт Али” исемле канатта йөрүчеләр төркеменең чыгышы булды. Алар Рахмановлар (1000 ел) цирк династиясенең алтынчы буын вәкилләре. Өлкәннәр өч яшьтән үк балаларын бабаларыннан, әтиләреннән мирас булып калган цирк алымнарына өйрәтәләр. Тамашада әтиләре Махамаджан, уллары Дильмурад, Эльмурад, оныклары Билал һәм Асад катнаш­ты. Әлеге тамашаны кү­зәткәндә мин үземне көнчыгыш әкиятенә эләккәндәй хис иттем. Ачык һавада 11 метр биеклектә 1,5 тонналы металл тростан торган, тукыма изолента белән уратылган конструкция урнаштырылган. Чыгыш ясау­чылар милли инструментларда уйнаган үзбәк көйләре астында канатта йөгерәләр, башларында, кулларында басып торалар. Җирдә бернинди саклану чаралары юк. Шуның белән халыкны җәлеп итәләр. Клоун чыгыш ясаганда, мин аны гел Хуҗа Насретдинга охшаттым. Ул гына да түгел Дильмурад теше белән 160 кг лы биш гер күтәрә, 100 кг йөк белән пыялага ята. Мондый тамашадан соң канатта йөрүчеләргә тәвәккәллек кенә аздыр, аларга югарыдан ниндидер зур көч биреләдер дип уйлыйсың. Әлеге тамашаны Сабантуйга Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзянов бүләк итте.

Саба районы һәм Айдар Фәйзрахманов

Мәйдан тутырып Саба районының үзешчән артистлары, балалар һәм Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Рес­публикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыккач, әлеге матурлыкка сокланмыйча калмаган тамашачы булмагандыр. Татар җырының, биюенең нинди көчле, матур икәнен күрсәттеләр алар кунак­ларга. Саба муниципаль районы белән Ижау шәһәре арасындагы дуслык, хезмәттәшлек җепләре инде дистә елга якын сузыла. Алар ел саен Ижау Сабан туен үзләренә генә хас алым белән ямьләндерәләр. Быел да Сабантуйны ачу тантанасында 120 кеше катнашында алар милли бәйрәмебезнең асылын чагылдырдылар.

“Яңарыш” сәхнәсе

Сабантуйга килгән халыктан ул көнне ике төрле фикер ишетергә туры килде. “Ни өчен ике сәхнә ясадыгыз?” һәм “Ярый әле ике сәхнә ясагансыз!” Чыннан да, кайбер милләттәшләребез бер сәхнә янында гына булып, икенче сәхнәдәге тамашаны күзәтә алмадылар. Төп сәхнәдә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле концерты барды. Әлеге сәхнә асфальтта урнашкач, анда Сабантуй уеннарын уздырып булмый. Елның-елында милли уеннар читтәрәк кала. Шуңа күрә уеннар, бәйгеләр янына “Яңарыш” сәхнәсе урнаштырылды. Сәхнәдә “Бәхет”, “Гүзәл”, “Рәйхан”, “Шатлык”, “Нандини”, “Шамси”, “Әфарин”, “Асыль­яр” ансамбльләренең концерты, уеннар барды. Янәшәдә генә милли көрәш, халкыбызның яраткан уеннары оештырылды. Бу отышлы булгандыр, чөнки җыр-бию уеннарга тагы да ямь өстәде. Күп кенә тамашачылар: “Безгә ике сәхнә булуы бик ошады. Кем нәрсә тели шуны карарга мөмкинлек бар иде”, — диделәр.

Бергәлектә — көч

Бәйрәмне оештыруның “кух­ня”сында кайнагач һәм һәр сәхнәдә эшләргә туры килгәч, Сабантуйны оештыручыларны атап үтмичә булмый. Сабантуйның иң матур бәйгесе булган ат чабышы ел саен Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ожмеговның үҗәтлеге аркасында үтә. Нәтиҗәдә, быел да ярышта бик күп чабышкы атлар катнаш­ты. Район башлыгы үзе, аның урынбасарлары, төрле бүлек җитәкчеләре кулларына чүкеч, пычкы тотып, мәйданны үз куллары белән бизәделәр, баганалар утырттылар, буядылар. Атна буе мәйдан буласы болында эшләгән Венер Багаутдиновка, Леонид Казаковка, Рудольф Жиделевка рәхмәттән башка сүз юк. Районның Мәдәният бүлеге мөдире Елена Гарникова, режиссер Ләйлә Бәхтиярова һәм аның булышчылары, Сабантуй турында нинди генә сорау бирсәң дә, барсына да җавап бирә торган һәм аны үткәрүгә зур көч куйган Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин белән кулга-кул тотынышып эшләдек.

Кичке Сабантуй

Көндезге эсседән әлсерәп кайт­кан халык, бераз ял иткәч, “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверга агылды. Яңгыр явып киткәннән соң саф һавада уеннарда катнашырга, үзешчән артистларның концертын карарга һәм рәхәтләнеп биергә була иде. Һәм ул шулай булды да! Машиналар тукталышы итеп ясалган урында халык рәхәтләнеп биеде, таралырга ашыкмады. Кичке Сабантуйның матур үтүе — Резидә Миркасыймова, Илгизәр Шакиров, үзешчән артистларыбызның көче. Биеп туймаганнар “Домино” кафесына юл тотты. Һәрберсеннән: “Сабантуй быел шәп булды!” — дигән сүзләр яңгырады.

Рәфилә Рәсүлева.

Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез:

Җаваплылыгы чикләнгән “Шкап” җәм­гыяте — генераль директоры Николай Санников
“Удмуртская коммерческая компания” ябык акционерлык җәмгыяте — президенты Леонид Черных
Җаваплылыгы чикләнгән “Уралдомстрой” җәмгыяте — генераль директоры Алексей Чулкин
Җаваплылыгы чикләнгән “Булгар” җәм­гыяте — директоры Фәнис Альмукаев
Җаваплылыгы чикләнгән “Ангарстрой” җәмгыяте — генераль директоры Марк Горвиц
Җаваплылыгы чикләнгән “Риннэр” җәм­гыяте — генераль директоры Сергей Кривоногов
Җаваплылыгы чикләнгән «Управляющая компания «Кедр» җәмгыяте — генераль директоры Олег Караваев
Җаваплылыгы чикләнгән «Корпорация предприятий «Центр» җәмгыяте — директоры Сергей Ощепков
Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты — Наил Мухамедзянов
«Московский» сәүдә үзәге — директоры Альбина Бәхтигәрәева
Ябык акционерлык “Ижторгметалл” җәм­гыяте — генераль директоры Олег Журавлев
«НИКА» җитештерү компаниясе — директоры Александр Коваль
Җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыяте — директоры Фәрид Вәлитов
“Центральный” стоматология салоны — директоры Равил Шәрифуллин
Шәхси эшмәкәрләр: Илсөя Мөхәммәт­шина, Равил Шәрәфиев, Рөстәм Усманов, Василий Ложкин, Фердинат Мәҗитов, Любовь Нурутдинова
Җаваплылыгы чикләнгән “УПТК Крафпласт” җәмгыяте — генераль директоры Таһир Шакиров
Җаваплылыгы чикләнгән “Глазовские заводы” җәмгыяте — генераль директоры Кәрим Касимов
Җаваплылыгы чикләнгән “Прогресс — НТ” җәмгыяте — директоры Равил Саттаров
“Гамбринус” Ижау сыра заводы ачык акционырлык җәмгыяте — директоры Илшат Ризванов
“Мир шин” кибетләре челтәре — генераль директоры Радик Латыйпов
“Лео Смарт” сәүдә сервис үзәге — директоры Виктор Мироненко
“Удмуртавтотранс” ачык акционерлык җәмгыяте — генераль директоры Альберт Әхмәтшин
Җаваплылыгы чикләнгән “Интерпартнер” җәмгыяте — генераль директоры Сергей Смирнов
Җаваплылыгы чикләнгән “Аквааргентум” җәмгыяте — генераль директоры Лена Юнусова
“Ижевские электрические сети” акционерлык җәмгыяте — генераль директоры Сергей Клементьев
“Ижевское отделение Горьковской железной дороги” Россия тимер юллары министр­лыгы — директоры Илнур Корбанов
Җаваплылыгы чикләнгән “ИжАвтоСнаб” транспорт компаниясе — директоры Дамир Хаҗиев
“Удмуртлес”, “Завьяловолес” — директоры Камил Юнусов
“Арт-студия “Лайм” — җитәкчесе Эльмира Леонтьева
Идарә итүче компанияләр: ООО “Жилфонд”, ООО”Родник”, ЖК “Заречный”, ООО “Тафгай”, СПДУ, ЖРП “Мастер”, ООО “Городская управляющая компания”
“Яңарыш” газетасы баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автоно­миясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова
Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин
Шәһәр думасының I чакырылыш яшьләр пар­ламенты рәисе Артур Магдеев, “Салават” башкорт оешмасы рәисе Артур Сәлимгәрәев
“Иман” татар яшьләре берлеге