Сабантуй – дуслык күпере
2 июльдә Сарапул шәһәренең «Энергия» стадионында Сабантуй бәйрәме узды. Архив мәгълүматларына караганда, Сарапулда 1926 елда Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында сорау күтәрелсә дә, ул 1928 елда гына үткәрелә. Аннан соң тарихта бәйрәмнең үткәрелгәне телгә алынмый. Шәһәр советы документларында беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме 1991 елда үткәрелгән дип теркәлә. Аны Нәҗип Камалов, Рифкать Ситдыйков оештыралар.
Бәйрәмне Сарапул шәһәренең һәм Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының иҗат коллективлары ачып җибәрде. Шәһәрнең «Электрон» мәдәният йортында шөгыльләнүче коллективлар, үзешчәннәр, «Мирас», «Яшьлек» ансамбле әгъзалары Сабантуйга ныклап әзерләнгәннәр. Мәйдан тутырып Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы сәнгать осталары килеп чыккач, татар моң-җырының, биюенең матурлыгына, күркәмлегенә сокланмаган тамашачы калмагандыр.
Быелгы бәйрәмнең тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов, Сарапул шәһәре башлыгы урынбасары Денис Шакиров, Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арсланов, «Элеконд» заводының генераль директоры Анатолий Наумов, УР ның Дәүләт Советы депутаты Сергей Мусинов, «Удмуртская хлебная компания» җәмгыятенең генераль директоры Алексей Малюк, Татарстан Республикасының ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнашты. Сарапул шәһәрендә төрле милләт вәкилләре яши. Сабантуй бәйрәмендә Халыклар дуслыгы йортыннан килгән төрле милләт вәкилләре дә үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Көне буе Яңа Чишмә районының мәйданчыгы тамашачылар өчен остаханәләр үткәрде, район тарихы, гореф-гадәтләр белән таныштырды.
Сарапул шәһәренең Удмуртиядә генә түгел, Россия күләмендә үзенең дан тоткан көрәшчеләре, спортчылары бар. Алар – Илдар Гыйльфанов, бертуган Тимур, Ринат Кәримовлар, бертуган Руслан, Ринат Нәбиевләр. Бу көрәшчеләрне мин инде күптәннән беләм. Якын-тирә авыл-шәһәр Сабантуйларында батыр калып, иңбашларына иң зур бүләк – тәкә салып, күп мәйданнар әйләнгән егетләр алар. Ак сөлгеләр тотып, бил алышкан егетләрнең көч-гайрәтенә сокланып утырган кабатланмас мизгелләр Сабантуйларда гына буладыр шул. Көрәштә җиңүчеләргә Яңа Чишмә районы зур бүләкләрен тапшырды.
Җитәкчеләр киләчәктә Сарапул шәһәре белән Яңа Чишмә районының дуслыгын дәвам итү турында килештеләр. Ике төбәк арасында дуслыкка күпер салынды!
Мәүлидә Фәйрузова: «Яңа Чишмә районыннан килгән милләттәшләребез бәйрәмнең бизәге булдылар. Бай эчтәлекле хуҗалык үрнәге бәйрәмгә килгән һәр кешенең игьтибарын үзенә җәлеп итте. Матурдан-матур милли киемле милләттәшләребез мәйданга ямь өстәделәр. Үзләренең чыгышлары белән шәһәребез халкын ял иттерделәр. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов халкыбызның милли аһәңнәрен тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп җиткерде. Барлык оештыручылар һәм тамашачылар исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы елларда да очрашулар насыйп булсын!»
Тамашачылар тарафыннан тәкъдим дә ишетелде. «Акшабариха елгасы янында үткәрелгән Сабантуй бәйрәме бик матур, гади, җылы үтә иде безнең. Тау башына сибелгән тамашачының күплеге, мәйдандагы җырчы-биючеләрнең аллы-гөлле сәхнә костюмнары – болар барысы да күңелләрдә бәйрәм рухы уята иде бит. Бәлки киләчәктә бәйрәмне шунда кайтарып булыр?» – дип, үз мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр сарапуллылар. Бирсен, Ходай! Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәргә язсын.
Кичке Сабантуй исә һәрвакыттагыча Гудок микрорайонында гөрләде. Биредә халык рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады. Биеде, уеннарда катнашты. Тамашачыларга Ижау шәһәреннән Светлана Тимершина, Рөстәм Егоров, Ильяс Бәдертдинов, Илгизәр Шакиров, Сарапулдан «Мирас» ансамбле, Асия Әхмәдиева, Гөлия Шакирова, Рифкать Шакиров, Таһир Маннанов, Зөлфәт Арсланов, Фәнил Шәйхетдинов, Әлфирә Насыйрова, Резедә Латыйпова җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Әнә шулай Сабантуйлар һәркайсыбызга да киләсе елларга кадәр сакланачак бәйрәм рухы, күңел көрлеге, матур хатирәләр генә калдырып, исән-имин узып та китте!
Рәфилә Рәсүлева.