Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сабантуйлар якынлаша
18.05.2012

Сабантуйлар якынлаша

 Сабантуйлары Татарстан авылларында 10-11 июнь көннәрендә, район үзәкләрендә, шул исәптән Әгерҗедә дә, 12 июньдә, Яр Чаллыда 16 июньдә, Казанда 23 июньдә үтәчәк. Быел Россиянең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне 30 июньдә Владивостокта узучы Федераль Сабантуй мәйданы үзенә җыячак.

Удмуртиядә яшәүче татарлар да милли бәйрәмебезне традиция буенча билгеләп үтәчәкләр. РеспубликаСабан туе 30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге ял паркында узачак. Бүгенге көндә УР Сәясәт министрлыгы, «Халыклар дуслыгы йорты», Физкультура, спорт һәм туризм, Мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министрлыклары, Ижау шәһәр хакимияте, «Иман» яшьләр берлеге, региональ милли-мәдәни автономия, татар иҗтимагый үзәге тарафыннан бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Һәр елдагыча бәйрәмне уздыруга Татарстан да үз өлешен кертәчәк. Быел Саба районы үзешчәннәре һәм һөнәри артистлары үз чыгышларын бәйрәмебезгә бүләк итәчәкләр.