Сабантуйларга әзерлек башланды
Милли бәйрәмебез Сабан туена да айдан азрак вакыт калып бара. Быел республика Сабан туен Можгада 13 июньдә бәйрәм итәчәкбез, ә Ижауда 20 июньдә “Чекерил” спорт комплексы территориясендә узачак. Милли бәйрәмебезгә әзерлек эшләренең иң кызган чагы. Быел Ижауда бәйрәмне уздыру өчен шәһәр хакимияте җаваплы. Төп оештыру эшләре — Ленин районы хакимияте, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге җилкәсендә.
Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев Республика Сабан туена әзерлек хакында: “Быел Можгада милли бәйрәмебез 25нче тапкыр уздырылачак. Оештыру комитетының киңәйтелгән киңәшмәләре даими уза. Һәр эш өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Быел яңалык буларак, “Можгада Сабантуй тарихы” исеме астында фотокүргәзмә дә оештырылачак. Республика бюджетыннан 360 мең сум акча бүлеп бирелде. Милли бәйрәмнең республикакүләм чара булуын исәпкә алганда, бу сумма артык зур түгел. Иганәчеләребез гадәттә безне аңлыйлар, ярдәм итәләр. Татарстаннан Менделеевск районы безне шефлыкка алды”, — дип сөйләде.
“Сабантуйны кайда уздыру турында күп бәхәсләр булды. Кемдер Киров исемендәге ял паркында, кайберәүләр Ипподромда уздыруны хупладылар. “Локомотив” стадионында уздырыйк диючеләр дә булды. Гореф-гадәт буенча Сабантуй табигать кочагында уздырылырга тиеш. “Чекерил” спорт комплексы — бу яктан иң кулай урын. Тау кочагында рәхәтләнеп ял итәргә була. Янында гына буа да бар. Бәйрәмне ике мәртәбә биредә уздырган идек инде. Шәһәрдән ерак дип тормадылар, халык бик күп җыелды. Барысы да яхшы узар дип ышанасы килә. Бары тик матди мәсьәлә генә борчый”, — диде Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ожмегов.
“Чекерил” спорт комплексында атлар чабышын уздырырга да мөмкин булачак. Бәйрәмебезнең йөзек кашы булган ат чабышлары 2010 елдан бирле уздырылмаган иде. Биредә Сабантуй уздырыр өчен барлык шартлар да бар. Су коенырга теләүчеләр өчен дә урын көйләнгән. Бу көнне Җәмәгать транспорты Ижау белән “Чекерил” спорт комплексы арасында йөреп торачак. Ленин районы җитәкчеләре, бәлки бушлай йөрү мөмкинлеге дә булыр, дип ышандыралар. Быел да Татарстанның Саба районы безгә мәдәни яктан ярдәм итәчәк. Ә матди якка килгәндә, Республика Сабан туе Можгада узу сәбәпле, Ижау Сабан туен уздыру тулысы белән диярлек иганәчеләр җилкәсенә төшәчәк. Шул уңайдан шәһәребезнең күпсанлы эшкуарларына, депутатларга хатлар юлланды. Алар һәр елдагыча безнең үтенечебезгә битараф калмаслар, дип ышанасы килә”, — диде Рәмзия Габбасова.
Республикабызда Сабантуй 6 июньдә Воткинск шәһәрендә һәм Балезино районының Кистем авылында узачак. Сарапул шәһәрендә, Алнашта 12 июньдә булачак. Милли бәйрәмнәребезгә рәхим итегез!