Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сабантуйларга рәхим итегез!
12.06.2013

Сабантуйларга рәхим итегез!

Милләтебезнең йөзек кашы булган Сабантуй бәйрәме Татарстанның башкаласы Казанда 13 июльдә узачак.

Удмуртиядә Сабан туе 22 июньдә Воткинск шәһәрендә һәм Кистем авылында, 23 июньдә Можгада, 29 июньдә Сарапулда булачак. 30 июньдә Ижау шәһәренең Киров паркында узачак Республика Сабан туе барлык милләттәшләребезне мәйданга чакыра. Башлана 11.00 сәгатьтә. Шушы ук көнне «Спартак» халык иҗаты йорты янындагы скверда «Кичке Сабантуй»га рәхим итегез.

29 июньдә Пермь өлкәсенең Барда авылы бөтен милләттәшләребезне Бөтенроссия авыл Сабан туена, ә 8 августта Төмән өлкәсе Федераль Сабан туена җыячак. Сабантуйлар мөбарәк булсын!