Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сабантуйда традицияләребез саклансын
28.06.2017

Сабантуйда традицияләребез саклансын

Сабан туе — яз бәйрәме. Язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Сабан туе — татарның яшәү рәвеше. Элек-электән бу бәйрәм татар өчен күңел ачу гына түгел, ә күрешү, хәл-әхвәл белешү, берләшү, яңа гаилә кору өчен дә менә дигән җай булган. Элек ул чыннан да милли бәйрәм булган, ә соңгы елларда үз төсмерләрен югалта башлады, ул хәзер дуслык бәйрәменә әйләнеп бара.
Сабантуйга яңалык кертүче яклар да бар. 2012 елда Чуашстанның Шыгырдан авылында узган Сабан туенда батырга тәкә урынына тай куйганнар. Пенза өлкәсе Урта Әләзәндә һәр елны иң матур бизәлгән арбалы атны билгелиләр икән. Атларның дугаларын кыңгырау, төрле атлас тасмалар белән бизәп, арбаларын чиккән тышлы мендәрләр, сөлге, ситсылар белән тутырып, шул арбаларга яшь кияү белән кәләш утыртып, мәйдан тирәли әйләнәләр, ди. Нинди матур, күркәм йола! Ә Ульянда ачык микрофон — теләгән кеше җырлаган, мәзәк сөйләгән, үзенең сәләтен күрсәтә алган, авылдашлары да сокланган. (Зур акчалар түләп читтән артистлар чакыру — отышлы гамәл түгел). Балтач районының бер авылында батырга тәкә дә, машина да түгел, ә кәҗә бәтие биргәннәр. Бу бөтен кеше өчен көтелмәгән, куанычлы күренеш булган. Халыкта «энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән гыйбарә яши. Сугыштан соңгы елларда чабышта җиңгән атка камыт та кидергәннәр, муенына чигүле сөлгеләр бәйләгәннәр, шуңа да риза булганнар, чөнки заманалар авыр еллар иде бит…
Балтачта җиңүчегә нәни бозау бир­гәннәр, үзе ап-ак, тоякларында кызыл тасма, муенында кыңгырау… («Шәһри Казан» гәҗите, 11.06.2014). Ә тискәре күренешләргә мисал итеп, Сабантуйда, уздырылган командаларга бүленеп, мини-футбол, волейбол уеннары уздыру очракларын атарга була. Сабантуй буласы урынны рәшәткәләр белән уратып алып, зур стадионнарда уздыру Казанның үзендә дә һәм Ижауда да кабатлана. Арынсак иде бу ямьсез күренешләрдән. Сабан туеның милли сыйфаты булган көрәш, ат чабышы, баганага менү, түкмичә су ташу һәм башкалар калырга тиеш.
Үзем дә ел саен туган төбәгемә кайтам. Сабантуйларны күрмәсәм, күңелдә бушлык хасил була. Минзәлә районы Иркәнәш авылында узганы турында языйм әле. Тау өстендә, авылның бәрәңге бакчалары артында ук киң яшел, иркен аланда ел саен (даими урыны) Сабан туе гөрли, ә аста бормаланып Ык елгасы ага. Бу — чыннан да очрашулар урыны: күптән күрмәгән сыйныфташлар, авылдашлар кочаклаша, яңа танышлар да табыла. Уеннар элеккечә, авылча оештырыла, җыр-моң тынмый, анысын да үзләре — авыл кешеләре башкара. Мин дә моңлы җырлауларына кушылып, сагышымны тараттым; су ташып, тамчысын да җиргә төшермәгән өчен, бүләккә матур яулык алдым. Болын ягыннан килгән атларны күзәттем, ә баганага Пучы авылыннан килгән егет, маймыл кебек оста итеп, җирдә атлап йөргән кебек тиз генә менеп җиткәч, бөтен кеше “Ах” итте. Талантларга бай инде безнең милләт!
Удмуртия җирлегендә, Ижаудан елга гына аерып торган Пирогово авылы турында якты хатирәләр җитәрлек. XVII гасырда ук ул авылга татарлар нигез салган дип тарихи чыганаклардан укыган идем. Аннан башка милләтләр дә килеп урнашкан. Хәзерге көндә зур гына авыл исәпләнә. 1995 елда беренче булып милли бәйрәмебез Сабан туен оештыручы, тумышы белән Актаныштан булган, милли җанлы, актив шәхес Биктимер Гәрәев була. Нәкъ татар авылындагы кебек, бизәлгән атларга утырып, баянында моңлы көйләрен яңгыратып, бүләк җыюны ел саен оештыра иде. Аңа милләтпәрвәр эшмәкәр Фәрит Вәлитов та бик теләп ярдәм итте. Сабан туен уздыру урыны да менә дигән: чыршы-наратлар, шигырьдәгечә, гаскәр кебек тезелгән, тирә-ягы яшел чирәм, ерак түгел зур елга да ага. Матур итеп бизәлгән, ерактан ук балкып торган сәхнәсендә җыр-бию тынмый, иң ошаганы — уеннар мавыктыргыч, чын татар авылыныкыннан бер дә ким түгел иде, бүләкләр дә саллы, кирәкле, хәтта бер елны оста биючегә телевизор бүләк иттеләр. Көрәш тә булды (ат чабышына гына урын юк). Озын толым бәйгесе үткәрелде, мәктәп балалары да, зур апалар да бик теләп катнаша иде. Кызгыныч, соңгы елларда биредә Сабантуй уздырыл­мый. Рухи мирасыбызны саклап, Сабан туенда милли традицияләребезне дәвам итеп яшәсәк иде, хөрмәтле милләттәшләр!

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.