Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сабантуйга — килен бүләге
4.06.2014

Сабантуйга — килен бүләге

Татар авыллары, шә­һәрләре буйлап Сабантуйлар атлый. 21 июньдә Ижауның Киров исемендәге ял паркында республика Сабан туе узачак. 

Һәрвакыттагыча бәй­рәм­дә ике сәхнәдә уеннар, җыр-бию булачак. Парк капкасыннан керү белән сезне “Яңарыш” газетасы сәхнәсе каршы алачак. Гореф-гадәтләребезне саклау, традицияләребезне, йолаларыбызны яңарту әлеге сәхнәнең үзенчәлеге булып тора. Быел Сабантуй гореф-гадәтләренең берсе — яшь килен бүләген җыеп, аны лаеклыларга тапшыруны күз уңында тотабыз.
Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен Сабантуйга аерым бүләк тапшыра. Йола буенча әлеге бүләк чигелгән сөлге булган. Һәр килен үзе чиккән сөлгенең Сабантуй батырына биреләчәген белеп, аңа бөтен осталыгын, тырышлыгын сала. Сөлгегә карап киленнең уңганлыгын билгели торган булганнар. Шуңа да сөлгенең иң матуры батыр җилкәсенә кунаклаган. Бу — бүләк әзерләүче киленгә иң зур мактау булган.
Әмма заманалар үзгәргән саен, йолалар да үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә бу йола авылларда сакланып калган. Чигүле сөлге көнкүрештә югалганлыктан, бүгенге ки­леннәр Сабантуйга үзләре теләгән бүләкне бирәләр. Шушы йолабызны яңартуда “Яңарыш” газетасы быел беренче адымнарын ясый. Сез дә, яшь киленнәребез, үз өлешегезне кертә аласыз.

Шулай ук, әлеге сәхнәдән үзләренең җыр-биюләрен тамашачыларга бүләк итәргә теләүче милләттәшләребез дә безгә мөрәҗәгать итә ала.
Бүләкләрне “Яңарыш” редакциясенә китерә аласыз. Белешмәләр өчен телефон:
78-35-43, 8-9658-400-900.