Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сабантуйга бүләк җыйдык
31.05.2017

Сабантуйга бүләк җыйдык

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе 23 майда Ленин районының Посадка арты бистәсендә Сабантуйга бүләк җыюны оештырды. Гореф-гадәтне яңартуга быел өченче ел. Алда Рамазан ае булганга, бүләк җыю бераз иртәрәк оештырылды.
Иң беренчеләрдән булып Севас­топольская урамында яшәүче Валентина апа бүләк алып чыкты. Үзе удмурт милләтеннән булса да, безне татар халык йолаларын белүе, татарча чип-чиста сөйләшүе белән таң калдырды ул. “Сабантуйда монда булмыйм, туган ягыма Балтачка кайтам. Татарлар белән гомергә бергә яшәдек, бәйрәмнәр дә уртак”, — ди Валентина апа.
Ә менә милләттәшләребез бу көнне бераз сүлпәнрәк булды. Югыйсә, газетабызда да, “Хәерле иртә” тапшыруында да бүләк җыю турында берничә тапкыр белдерү бирелгән иде. Калининградская, Севастопольская, Тракторная урамнарын баян тавышына, татар халык җырларына күмеп, һәр капкага сугылсак та, хуҗалар чыгарга ашыкмады. “Әллә көннең бик салкын булуы куркытты микән аларны?” — дип, үзара шаярып та алдык. Ә менә һәр елдагыча үз бүләкләрен биреп, безнең белән бергә бу матур йолабызны яңартырга теләүчеләргә без бик рәхмәтле. Күп кенә милләттәшләребез, баян тавышын ишетеп, башка урамнардан җыелдылар. Бүләк җыючыларны капка төпләрендә үк көтеп торучылар да бар иде. Араларында газетабызны таратучылар, укучыларыбыз, даими хәбәрчеләребез булуы аеруча сөендерде. “Ел да шушы көнне көтеп алам. Яшьлек еллары искә төшә. Элек без дә авылларда йорттан-йортка кереп, шулай бүләк җыеп йөрдек. Ижауда бу йолабызны яңартып, бүләк җыюны оештыручыларга бик зур рәхмәт”, — диде бүләк тапшырырга чыккан Сәкинә апа. Калининградская урамында яшәүче яшь балалы рус гаиләсе дә ел саен безне капка төбендә үк көтеп алалар. Кечкенә Милана бу юлы ап-ак сөлгене колгага үзе бәйләде. Шунысына игътибар итәбез: иң күп бүләкләрне Федеративная урамында яшәүчеләр тапшыра. Яшь әни Эльвира Хөсәенова ел саен уллары Искәндәр һәм Эльзар белән чыга.
Бүләк җыюны оештыруда һәр елны ярдәм итәргә ашкынып торучы милләттәшләребез дә күп. Икенче ел рәттән Пироговода эшләп килүче “Тулпар” ширкәте матур итеп бизәлгән, җигүле атлар белән килеп, йолабызны матур бер бәйрәмгә әверелдерәләр. Ширкәтне Айдар һәм Тәнзилә Исламгәрәевләр җитәкли, аларга Кичкетаң авылында яшәүче әтиләре Җәүдәт абый Исламгәрәев ярдәм итә. Бу юлы да бүләк җыярга дип, Кичкетаң авылыннан махсус килгән иде ул. “Бүләк җыю — Сабан туенда тапшырырга бүләкләр юк икән дигән сүз түгел. Бу — әби-бабайларыбыздан калган матур гадәтне яңарту. Милләттәшләребезнең, аеруча өлкән буынның, баян тавышына кушылып җырлаганнары, биегәннәре дә сөенечле күренеш”, — ди Җәүдәт абый. Һәр елдагыча бүләк җыюда “Спартак” халык иҗаты йорты каршында эшләп килүче “Бәхет” ансамбле катнашты. Гармунчылар: Фоат Кәримов, Мөхәммәтнур Мөхәммәтгалиев, Альфред Алиуллин халкыбызның матур көйләрен, җырларын уйнадылар. Быел йолабызны яңартырга яшьләр дә кушылды. “Яшьлек адымы” сәхифәсенең актив хәбәрчесе Эльмира Миргалимова, үзе рус милләтеннән булса да, халкыбызның гореф-гадәтләре белән кызыксынучы Алена Костянко, Алсу Рамазановада бүләк җыю бары тик матур хисләр калдырган.
Рамазан ае башлану сә­бәпле, быел башка урамнарда бүләк җыю оештырылмаячак. Теләге булган һәркем үз бүләкләрен “Яңарыш” газетасы редакциясенә яки 11 июнь көнне 13.00 сәгатьтә Ленин районы хакимияте каршында узачак Шәһәр көненә багышланган бәйрәмгә килеп, Рәфилә Рәсүлевага тапшыра ала. Язмабыз чыгар алдыннан, милләттәшебез Флүрә Тукаева бүләкләрен редакциягә китереп тә китте. Флүрә ханымга һәм барлык милләттәшләребезгә гореф-гадәтләребезгә битараф булмауларына зур рәхмәт белдерәбез!

Эльвира Хуҗина.