Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сабантуйга бүләк җыелды!
17.06.2015

Сабантуйга бүләк җыелды!

IMG_0551Күп кенә шәһәр-авылларда Сабантуйлар гөрләп узса да, Ижауда әле Сабантуй 20 июньдә генә булачак. Шуны истә тотып, 16 июньдә «Яңарыш» газетасы һәм иң актив милләттәшләребез татар халкының онытылган традицияләрен яңартып, Татар бистәсенең Севастопольская һәм Калиниградская урамнарында бүләк җыйдылар.  Милли киемнәрдән киенгән абый-апалар, балалар, моңлы баян тавышы, бизәлгән ат тирә- яктагы урамнарда яшәүчеләрне дә битараф калдырмады. Милләттәшләребез бик теләп Сабантуйга үзләреннән өлеш кертеп, яулык, сөлге, ир-атлар күлмәге, ситсылар, сабын һәм күп төрле вак-төяк бүләкләр бирделәр. Шулай ук ат чабышында иң арттан килгән атка дип тә махсус бүләкләр дә тапшырдылар. 3 яшьлек сабый да, 80 яшьлек әби дә җырлап-биеп, халкыбызның шушы матур гореф-гадәтен яңартты. Бүләк җыюда катнашкан «Бәхет», «Яшьлек» ансамбльләре үзешчәннәренә, һәм барлык милләттәшләребезгә, бүләк җыю өчен ат биргән эшмәкәр,  НПО Садко җитәкчесе Линар Садыйковка ихластан зур рәхмәт җиткерәбез. Сездән җыелган бүләкләр Сабантуй көнне 20 июньдә «Яңарыш» сәхнәсенең уен-ярышларында катнашкан, җиңү яулаган кешеләргә бүләк ителәчәк.