Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


6.09.2012

Сабакташларыма

“Хөрмәтле классташым Әлфирә! Ихлас күңелдән иҗат җимешең — беренче китабың чыгу шатлыгын уртаклашам. Бер тында укып чыктым, бик тә ошаттым. Кечкенә генә китабыңа олы йөрәгең, изге хисләрең, тынгысыз күңелең сыйган. Классташлар арасында син беренче! Молодец! Чын йөрәктән зур уңышыңа сөенәм…”

Бу сүзләрне миңа моннан тугыз ел элек сыйныфташым, гомерен балалар укытуга багышлаган Фәридә Нәҗмиева (Тютеева) язган иде. Китабым бәйрәменә килә алмау сәбәпле юллаган хаты ул аның. Мин аны бүген дә күз карасы кебек саклыйм, кайчакларда алып укыйм… Тик “Син — беренче” дигәне белән генә килешмим. Чөнки, без укыган елларда ук нечкә күңелле, бик хисле, сөйкемле Фәридәбез үзе тирән эчтәлекле, бар кешене елатырдай шигырь язган иде. Районны гына түгел, Татарстанны тетрәндергән, ул елларның чын героена әверелгән Шаршады егете Әнвәр Зәйнетдиновка багышланган “Син көтәсең газиз улыңны” исемле шигыре  онытылмас бер моңга әверелде… Сыйныфташым, үзешчән композитор, күршем Гөлсинә Гәрәева әле шигырьгә көй язган иде.

Мин эшләгән дәвердә генә дә ничә тапкырлар җырладык микән үзебезнең авыл кызлары иҗат иткән бу җырны! (Хәер, аны хәзер дә онытырга ярамый, Әнвәр — якташыбыз, батырлыгы исә – тарих!)

Күпме йокысыз төннәр үткәргәндер сабакташым баян телләренә баса-баса? Күңеле белән моң илендә яшәп, балалар өчен язылган шигырьләре, җырларыннан берничә  китап, кичәләр үткәрү өчен төзелгән сценарийлар тупланмасы эшләп чыгарды ул. Сыйныфташлар очрашуларында аның сыздырып баянда уйнавы, төрле уеннар оештыруы искә төшеп, сагындырып тора…

Сыйныфташлар… Укып бетергәнебезгә 40 елдан артык вакыт үтсә дә, без беребез дә бер-беребездән борын чөермәдек. Авыр вакытларда ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торучы сабакташларым белән горурлана  алам мин! Кемнәр генә юк, нинди генә һөнәр ияләре юк алар арасында?! Бар гомерен кешеләрне яклауга, дөреслекне табуга, гаделлекне саклауга багышлаган Ижау шәһәрендә адвокат булып эшләүче, элек “Яңарыш” газетасында бушлай җаваплар биргән Рәфис Тукманов, озак еллар җитәкче постларда эшләп, хезмәткәрләренең ихтирамын яулаган, төрле мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек булган сыйныфташларым Рәфис Ижболдин, Дилүс Саликов, Азат Латыпов, Илдар Хөснетдинов, Рәфис Хәбибуллин укыган вакытта нинди алдынгы булсалар, тормышта да нәкъ шундый булып калдылар. Барсының да матур  гаиләләре, бүген инде оныклары  да бар.

Чаллы шәһәрендә бар гомерен балалар укытуга багышлаган, Сираева  Розабызны  хатирәләр белән яши белә торган, һәр сыйныфташны биш бармагы кебек белүче аяклы энциклопедия, дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

Безнең сыйныфта барсы да диярлек җырчылар иде…  Сираева Халидәне – «Зәй сандугачы» дип йөрттеләр. Чөнки ул Зәйдә яшәде. Әмма бик күп тапкырлар авылдашларыбызны җырлары белән куандырды, моңландырды… Әйе, “иде, моңландырды” дип язу авыр, тик Халидәбез арабызда юк инде. (Урыны оҗмахта булсын!) Узган ел Сабан туенда: “Очрашмыйбызмыни быел?” — дип елмаеп каршыма килгәне бүгенгедәй күз алдында тора. Сыйныфташлар очрашуы булмады…  нинди үкенеч!

Адәм җаннарын дәвалаган укытучылар, җырчылар гына түгел, бәлки тәннәренә сихәт өстәгән, үлемнәрдән алып калган шәфкать  ияләре дә бар безнең! Кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә әзер торучы бик кешелекле табибә Әлфия Бәхтиева, Гөлфидә Исмәгыйлова, экология хезмәткәре Риммабызның хезмәтләренә бәяләр биреп бетергесез.

Гомерләрен авыл белән бәйләп, терлекчелектә, игенчелектә, кортчылыкта, төзелештә  эшләп дан казанган, һәрвакыт мөлаем, ачык йөзле, чын авылча кунакчыл Лилия, Асия, Нәкыя, Сабит, Амират, Котдус, Рәфис, Йосыф, Дилүсә, Әгерҗедә гомер кичергән Зәйтүнә, Фәритебез дә тормыш авырлыкларына бирешмичә, бүгенге көнгәчә матур гына  эшләп, яшәп яталар. Хәер, бер язмада санап бетерерлек идекмени без? Без ике сыйныф янәшә укыдык, “А” һәм “Б” да 50 дән артык бала. Кемнәрдер бу якты дөньядан бик иртә китте (урыннары оҗмахта булсын). Кемнәрдер очрашуларга бер дә кайтмады, әмма без сезне берегезне дә онытмадык, очрашканда һәрберегез искә алына. Шаян, шук егетләр, чая, сөйкемле кызлар булып яшисез күңелдә. Хөрмәтле сыйныфташларымны, быел  үзләренең юбилейларын билгеләп үтүчеләрне чын күңелдән гомер бәйрәмнәре белән котлыйм. Һәрберегезгә озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим. Гел элеккечә киң күңелле, гади, эчкерсез булып калыгыз! Кабат очрашулар насыйп булсын, аралашып яшик!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы