Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Рөстәм Ямалиев: «Күз курка, кул эшли»
6.10.2021

Рөстәм Ямалиев: «Күз курка, кул эшли»

Бар дөньяга сибелгән татар­ларның күз карашы, «туган тел ялкынын саклар учак» дип, тарихи Ватаннары Татарстанга төбәлгән. Әмма татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләрне, традицион динебезне үз эченә алган меңнәрчә еллык мәдәниятебезне күз карасыдай саклап, киләсе буыннарга җиткерү Татарстан татарларының гына бурычы һәм максаты булырга тиеш түгел. Хәзерге глобальләштерү чорында, бигрәк тә авылларның юкка чыгуына сәбәп булган урбанизация киң колач җәйгәндә, үзен татар дип санаучы һәм татарлыгы белән горурланучы һәркем шул хакта уйларга, үз фикерен, үз тәкъдимнәрен җиткереп кенә калмыйча, аларны тормышка ашыру өчен тырышырга бурычлы.
Мәскәү татарлары штабы хәзерге шартларда, бигрәк тә үзебезгә һәм урта яшьләрдәге балаларыбызга алмашка киләчәк буынны – әлегә күпчелеге бишектәге нарасый һәм бакчаларга йөрүче, мәктәпләрдә укучы булган татар кызларын һәм улларын чын татарлар итеп үстерү максатыннан, 2022-2035 нче еллар өчен үз проектын тәкъдим итә. Ул Россиядә яшәүче күп милләтле халыкларның үз туган телләрен өйрәнүгә һәм белүгә илнең төп законы булган Конституциядә (68 нче маддә, 3нче бүлек) беркетелгән хокукларын, шулай ук, илдәге бүгенге вәз­гыять таләпләрен дә күз уңында тотып эшләнде.
Без тәкъдим иткән Проект, бәлки, бүгенге көндә кайберәүләр өчен чынга ашмаслык бер хыял булып тоелыр. Әмма халкыбызның бик тә мәгънәле бер мәкале бар: «Күз курка, кул эшли». Аллаһыга тапшырып, тәвәккәлләргә булдык. Без тәкъдим итә торган проект егерме пунктны үз эченә ала.
1. Баланың теле «әни», «әти» сүзләре белән үз ана телендә ачылырга, үз гаиләсендә ана телендә генә сөйләшергә күнегергә тиеш. Әйе, беренче карашка, бу бик җиңел генә шикелле. Әмма гаиләнең XX гасыр азагына кадәрге структурасы җәмгыятебездә тамырдан үзгәрде! Хәзерге тизлек заманында ата-ана үз баласын ике-өч яшенә кадәр өйдә тота. Бала көне буе әнисе белән бергә. Әмма әни кеше бала тәрбияләүне телевизорга «тапшыра». Бераз үсә төшеп, кулына әйбер тота башлагач, «телевизор-няня»ны «телефон-няня» алмаштыра. Ә телевизорда да, заманча телефонда да – барысы да рус телендә генә!
Моннан чыгу юлы бармы? Гаилә тәрбиясе «алга киткән» хәзерге җәмгыятьтә яшь балалы аналар өчен махсус клуб-яслеләр оештырырга кирәк. Анда сөйләшү-аралашу бары тик татар телендә генә булырга тиеш! Телефонда, телевизорда бары тик татар телендәге тапшыруларны үз эченә алган тәрбия сәгатьләре күрсәтелергә тиеш. Ә андый клуб-яслеләр оештыру – татар меценатларының үз халкы алдындагы изге бурычы булып саналырга тиеш!
2. Телевизорда һәм телефонда (Интернет киңлекләре дә аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш!) татарча белмәүче татарларны үз туган телләрен өйрәнергә этәрерлек махсус тапшырулар булдыру, татарча тапшырулар өчен вакытны арттыру. Күп вакыт һәм чыгым таләп итә торган эш булса да, татарның киләчәккә «телсез татар» булып баруын теләмәсәк, безнең буын моны эшләргә бурычлы.
3. Россия Конституциясенә таянып, бакчаларда – милли төркемнәр, ә мәктәпләрдә ана телен ныклап өйрәтү буенча, дәресләрдән тыш вакытта түләүсез (!) махсус түгәрәкләр оештыру. Аларга тотылачак чыгым – җирле бюджет һәм меценатлар исәбенә!
4. Элек-электән татарның терәге булган татар меценатлары ярдәменнән башка татарны сак­лап калу авырга туры киләчәк. Без татарның үз чорыбызга кадәрге меценатларын хөрмәт белән телгә алган кебек, аларның да исемнәрен – әгәр татарны саклап калуга үз мөлкәтләрен сарыф итсәләр – ки­лә­чәктә халкыбыз үз тарихына алтын хәрефләр белән язар.
5. Бердәмлек – халыкны милли аңлы, милли горурлыкка ия итеп яшәтү өчен мөһим булган шарт. Бу очракта, татар халкының үз эшчәнлекләре бер максатка юнәлтелгән булып та, уртак тел та­ба алмыйча, үзара тарткалашып алгалый торган төрле югарылыктагы һәм төрле дәрәҗәдәге оешмалар, төркемнәр турында сүз бара. Алар бердәмлекне саклап, бер юнәлештә эшләүне тәэмин итәргә бурычлылар.
6. Дипломатиягә, ягъни акыл зирәклегенә ия булу. Безнең татар халкы элек-электән, зирәклек, яхшы мәгънәдәге акыл хәйләкәрлеге, үткенлек һәм зыялы булуы белән аерылып торган. Бу – хәзерге вакытта да һәркайсыбызга, бигрәк тә, төрле формадагы милли оеш­маларыбызның лидерларына кирәк­ле асыл сыйфатларның берсе. Әйе, безнең татарга үз сүзен кис­тереп әйтә белү хас сыйфат. Әмма җәмгыятьтәге вәзгыятьне исәпкә алып, акыл зи­рәклеге белән эш итү сәяси яктан күпкә отышлырак.
7. Үз татарыңның кадерен белү. Һәрбер авыл, һәрбер район һәм татарлар күпләп яши торган һәрбер шәһәрдә татарларны берләштерә, авыр чакларында аларга ярдәм кулы суза торган «Туганлык почмагы» дигән җыелу урыны булырга тиеш. Тормышта авыр хәлдә калган, язмыш сынауларына юлыккан, барып киңәш сорар, ярдәм өмет итәр кешесе булмаган татарлар өчен андый «Туганлык почмагы» сулар һавадай кирәк. Хәйриячелекне, психолог һәм башка белгечләр ярдәмен үз эченә алган «Туганлык почмагы»нда аралашу, мөмкин кадәр, татар телендә булырга тиеш.
8. Россиядәге һәм чит мәм­лә­кәтләрдәге татар авылларының (ре­волюциягә кадәр Русиядән күчен­гән мөһәҗирләр чит җирләрдә авыл булып утырган урыннарның да) эн­цик­­лопедиясен төзү. Бу – илебез башкаласында, Татарстан һәм чит илләрдә яшәүче татар галимнәре, зыялылары алдагы 10-15 елда башкарып чыгарга тиешле олы хезмәт.
9. Татар халкының чын тарихын өйрәнеп, аны халыкка җиткерү. Татар кызлары һәм егетләре үз хал­кының данлы үткән юлын, чын тарихын белергә тиеш.
10. Төрки һәм башка халыклар арасында үзенең укымышлылыгы, әдәп-әхлагы, тәрбиясе белән аерылып торган татарның үз традицион диненә мөнәсәбәтен үзгәртергә күптән вакыт. Гасырлар дәвамында Коръәни Кәрим татар халкының төп яшәеш кануны булган. Татарларда гаилә кору, бала үстерү, гаиләдә әби-бабайларга карата мөнәсәбәт – барысы да шәригать буенча тормышка ашырылган. Шуны истә тотып, дин әһелләре эшчәнлеге мәчет һәм Аллаһы йортына йөрүче мә­хәл­лә мөселманнары белән генә чикләнмичә, алар балалар бакчалары, мәктәп балалары һәм яшьләр тәрбиясенә дә аерым игътибар би­рер­гә тиешләр. Шуның бер формасы – мәчетләргә экскурсияләр оештыру. Шулай ук, яшь балалы гаиләләр өчен дә мәчет карамагында «Ак әби һәм бәби» бүлмәләре булдыру. Яшь әниләргә, үзләренең яңа туган һәм кечкенә балалары белән шунда килеп, көнгә ике-өч сәгать вакытларын «Ак әби һәм бәби» бүлмәләрендә гыйлемле әбиләр белән эшкә, гаиләдә үзара аралашуга һ.б. өйрәнеп уздыру мөмкинлеге тудыру.
11. Яшьләрне тәрбияле һәм заманча карашлы ватанпәрвәр татарлар итеп тәрбияләү. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге яшьләрнең күбесе үз виртуаль дөньясында яши. Үсмерләрне тиешле юлга юнәл­түдә, аларны җәмгыять һәм үз ата-анасы, үз милләте каршында олы җаваплылыкка ия шәхес итеп тәрбияләүдә дәүләт-мәктәп-милли оешма-гаилә бергә эш иткәндә, тәр­бия процессында бу чылбырның бөтенлеге сакланганда гына әлеге мәсьәләне уңай хәл итеп була. Яшь­ләрне кызыксындыру өчен, аларны экология, хәйриячелек, волонтерлык һ.б. кагылышлы төрле проектларга җәлеп итәргә кирәк. Менә монда инде Интернет киңлекләрен тулысынча файдаланырга була!
12. Яшь буын үз әби-бабасы телендә сөйләшсен, татар телен ки­лә­чәккә илтүче һәм аны яшәтүче булсын өчен, югары белем бирүнең билингваль һәм полилингваль сис­темасын булдыру зарур. Бу система ике һәм, шулай ук, берничә телне өйрәнүне күз уңында тота.
13. Яшьләр тәрбиясендә классикага нигезләнгән җыр сәнгатенең һәм нигез ташларын совет чоры классикасы тәшкил иткән матур әдәбиятының да әһәмияте зур. Талымсызлык һәм зәвыксызлык татар мә­дә­ниятенең, сәнгатенең тамырына балта белән чабуга тиң. Җыр сәнгатендә акча эшләүгә корылган бер көнлек эстрада көйләре арасыннан халыкның үзенеке булган чын классик мирасны аерып алу зарур. Яшьләргә классик мәдәният, классик әдәбият үрнәкләре белән танышу өчен уңай шартлар тудыру – гаиләнең, мәктәпнең, милли оешмаларның һәм, әлбәттә, дәү­ләтнең бурычы.
14. Җыр, театр сәнгате һәм әдә­бият безнең татар яшьләренә төрки телле халыклар белән аралашу, туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә әһәмиятле. Тугандаш халыкларның телләрен белү, алар белән аралашу – үз ана телеңне сак­лауда, аны яшәтүдә бәяләп бетергесез байлык.
15. Тарихи кулъязма мирасны өйрәнү дә — көн кадагындагы мәсь­әләләрнең берсе. Шул исәп­тән, Татарстан милли (дәүләт!) китап­ханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә бер генә нөсхәдә саклана торган халкыбыз мирасын да! Вакыт – аяусыз! Әгәр дә иске татар телендә кулдан язылган хатларны, истәлекләрне, хезмәтләрне алдагы берничә ел эчендә кириллицага күчереп өлгермәсәк, алар тузанга әйләнеп, юкка чыгарга мөмкин. Тиешле хәзерлектәге һәр татар моңа үзенең намус эше дип карарга бурычлы!
16. Һәрбер татар үз нәселен, үз тамырларын белергә, өй­рәнергә тиеш. Аның өчен архивлар ачык һәм андагы мәгълүмат белән һәркем таныша ала. Нәселең тамырларын белеп, шәҗәрәңне тө­зеп, киләчәк буыннарга калдыру – үзеңнең татарлыгыңны сак­лау, шу­ның белән горурлану гына түгел, бу хисне балаларың, оныкларың аша киләчәктә яшәячәк татарларга да җиткерү ул.
17. Татарлыкны саклау – авылларыбызны да саклау, аларның юкка чыгуына юл куймау. Авылларны саклау өчен, беренче чиратта, авыл мәктәпләренең булганнарын саклап калырга тырышырга кирәк. Мәктәбе, кибете, клубы ябыла икән, андый авыл бетәргә хөкем ителгән. Авыллар гына безне татарның узганына тоташтыра. Авылларда гына татарлык бар тулылыгы белән сак­ланып килә. Авыл хуҗалыгы икътисадын ныгытмый торып, авылларда калучы яшьләргә дәүләт тарафыннан өстенлекләр (шул исәптән, субсидия һ.б. ярдәм) бирелми торып, татар авылларының киләчәге турында сүз йөртеп булмый.
18. Идеологик яктан көчле йо­гын­тыга ия булган авыл Сабан­туйларының бетерелүенә юл куй­мас­ка! Пандемияне сә­бәп итеп, кайбер якларда быел бу милли бәйрәм үткәрелмәде. Әмма киләчәктә, коронавирус куркынычы чигенүгә, Сабантуйлар оештырылырга тиеш. Татарны дөньяда таныткан бу милли бәйрәм – халкыбызның җыр-биюләрен, төрле уеннарын, кызык­лы ярышларын, татарча көрәшне үз эченә ала. Аны балалар да кечкенәдән күреп үсә. Димәк, Сабантуй — үзенә күрә бер тәрбия чарасы…
19. Татар рухы спортта да чагылыш табарга тиеш. Шул ук Сабантуйларда мәйдан тотып ныгыган егетләр ил күләмендә дә татарның бу спорт төрен үстерүгә үзләреннән өлеш кертергә, аны пропагандаларга тиешләр. Спортны үзенең аерыл­гысыз юлдашы иткән татарлар гасырлар дәвамында халкыбыз өчен чит-ят начар гадәтләрдән (эчү, тарту) азат булачаклар.
20. Татарның тарихын, сән­гатен, әдәбиятын һәм хәзерге тормышын һәрьяклы яктыртуда Интернет киңлекләрен мөмкин кадәр ныграк куллану. Бу – дөньядагы халыкларны татарлар белән таныштыру, үзебезнең барлыгыбызны, бөек халык дәвамчылары икәнебезне таныту да. Шулай ук, җир йөзенең теләсә кайсы почмагындагы татарлар белән бик тиз арада элемтәгә керү, үзара аралашу, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү чарасы да әле ул. Инглиз, татар, рус телләрен бердәй кулланып, үз татарыбызның һәр уңышы, Һәр яңалыгы белән Интернетта уртаклашу зарур.
Без, Мәскәү татарлары штабы, шушы проектыбыздагы егерме пунктны да тормышка ашыру мөһим, дип саныйбыз. Татарлар башка халыклар арасында югалып, «эреп», киләчәктә телсез, нәселсез, тарихсыз һәм хәтерсез кавем булып калмасын өчен, таркаулыкны, битарафлыкны читкә куеп, бер гаиләдәй тату һәм бердәм булып яшик!