Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рөстәм Усманов: “Җәмәгать туклануы — җаваплы хезмәт”
7.06.2017

Рөстәм Усманов: “Җәмәгать туклануы — җаваплы хезмәт”

 Рөстәм Усманов исемен атау белән ирексездән Самуил Мар­шакның “Мистер Твистер” шигыре искә төшә.

Мистер Твистер,
Делец и банкир,
Владелец заводов,
Газет, пароходов…

Татарлар күпләп яши торган Ленин районында “Сфера-продукты” маркалы кибетләрне, базарны, “Домино”, “Салат” кафеларын, “Нарцисс” гостиницасын белмәгән кеше сирәктер. Бу — эшмәкәр Рөстәм Усмановның биләмәләре. Әңгәмә барышында аның “Җәмәгать туклануы” тармагына ничек кереп киткәнен ачыкладык.
“Кафе ачу теләге миндә күптәннән бар иде. Мин Ленин районында туып-үстем. Без үскәндә биредә кафелар, яшьләр өчен күңел ачу урыннары юк иде. Шуңа күрә эшләгән акчаларны әлеге эшкә тотарга булдык. Аңа чаклы инде 200 эш урыны булган базар ачкан идек. Бер палатка куеп, җәйге кафе ясадык. Аның эченә берничә өстәл куеп, эшне шулай башладык. Бу бик тиз популяр булып китте. Халыкка җәй дә, кыш та утырырлык кафе төзергә кирәклеген аңладык. Ул чакта бизнес турында уйларга вакыт юк иде әле. Бу бик авыр бизнес, әле дә шаккатам: “Кеше монда ничек акча эшли икән?” — дип. Беренчедән, теләсә кайсы гади эшмәкәр өчен кафе төзү гади генә эш түгел. Без ике кафены бергә төзи башладык. Дүрт ел төзедек. Әлеге дүрт ел эчендә килешүләр, рөхсәт алу, карарлар — иге-чиге булмады. Документларга гына меңнән артык имза җыйдым! Икенчедән, җәмәгать туклануында бизнес — бик җаваплы эш. Син халыкны үзең җитештергән продукция белән тукландырасың. Шуңа күрә ашамлыкның сыйфатын тикшерүгә игътибар зур. Өченчедән, кадрлар табу бик авыр. Кибеткә сатучы табу җиңел, ә пешекче табу авыр. Мин егерме елдан артык сәүдә өлкәсендә эшлим. Кешене товар бушатырга, җиһаз юарга, прилавка артында торырга өйрәтә алам, чөнки бу эшләрнең барсын да үзем эшләдем. Ә җәмәгать туклануы минем өчен яңа тармак булды. Шулай да башлаган эшемдә туктап калмадым. Яңадан-яңа кафелар төзедем. “Ел эшмәкәре” конкурсында катнашып, “Җәмәгать туклануы” номинациясендә җиңдем. Ул миңа алга таба эшләргә стимул бирде. Эшмәкәрләргә мондый конкурс кирәк. Анда җиңү — өмет символы. Димәк, сине күрәләр, сиңа ышаналар. Бүген инде җайга салынган эш үзе бара”.
Ул иганәчелек белән бик күптәннән шөгыльләнә, милли тормышка да ярдәм итәргә ашкынып тора. “Соңгы вакытта чыннан да мохтаҗ булганнарга гына ярдәм итәсем килә, чөнки тегесе дә, монысы да акча сорап килә, ә карасаң, үзләре дә хәлле кешеләр булып чыга”, — ди ул. Рөстәм әфәнденең тәвәккәл, туры сүзле, горур икәнлеге әллә каян күренеп тора. Чын ир-ат! Әлбәттә, шушы сыйфатларга ия булганда гына бу җаваплы өлкәдә уңышлар казанып буладыр.

Рәфилә Рәсүлева.