Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рөстәм Тугушев: «Балалар зыян күрсә, йөрәк әрни»
24.07.2020

Рөстәм Тугушев: «Балалар зыян күрсә, йөрәк әрни»

2019 елның 7нче сентябреннән Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча тикшерү идарәсен милләттәшебез, юстиция полковнигы Рөстәм Рәшит улы Тугушев җитәкли.
Туган төбәк, гаилә, мәктәп еллары, яраткан язучылар һәм, әлбәттә, хезмәт урыны. Аның белән бер сәгатьлек әңгәмәдә барысы турында гәпләшергә өлгердек. Гаҗәеп җылы, эчтәлекле әңгәмә булды ул.

Туган төбәк, балачак, яшьлек еллары

Рөстәм Тугушев Пенза шәһәрендә туып үсә. Әби-бабасы Европада иң зур саналучы Урта Әләзән авылыннан. Иген игеп көн күргән җир кешеләре. Ул авылда Тугушев фамилиясен йөртүчеләр байтак икән. Әнисе Мәфрүзә Хәмзә кызы — фармацевт, гомере буе даруханәдә эшли, әтисе Рәшит Мөкаддәс улы — инженер, төрле урыннарда хезмәт куя. Лаеклы ялда булуларына карамастан, һаман да эшлиләр икән әле. «Әти-әни үз көчләре белән көн күрде, безне дә тырыш булырга өйрәтеп үстерделәр», – ди Рөстәм Тугушев. Гаиләдә алар ике бала. Рөстәм Рәшит улы булачак һөнәрен мәктәп елларында ук сайлый – тугызынчыга юридик сыйныф ачылган мәктәпкә күчә. «Тарих, әдәбият фәннәрен тирәнтен өйрәндек, иң яраткан дәресләрем иде,» – ди ул. Фатир диварларының буеннан буена китап киштәләре булуын искә ала. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Джек Лондонны йотлыгып укый. Укытучыларын олы ихтирам һәм рәхмәт хисе белән искә ала. Бүген дә алар белән хәбәрләшеп, аралашып яши. Өлгергәнлек аттестаты алып, Д.И. Курский исемендәге Саратов юридик институтына керә, бар күңелен биреп укый, студент тормышының үзәгендә кайный, белем йорты оеш-
тырган чараларда катнаша, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясый. Аны кызыл диплом белән тәмамлый. Иңнәргә погоннар эленә һәм җинаять дөньясына каршы катлаулы, җаваплы хезмәт юлы башлана.

Гомерлек сабак

Пензадан 200 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Земетчино бистәсе – Рязань, Тамбов өлкәләре, Мордовия республикасы белән чиктәш булган катлаулы район. 1997 елда яшь белгеч Рөстәм Тугушев шунда юллама ала, прокуратура тикшерүчесе вазифасында беренче чыныгуны шунда уза. «Бүгенгедәй хәтерлим. Беренче тапкыр җинаять булган урынга чыктым, имгәтелгән гәүдәләр, кайгыдан елаучы туганнары, авыл халкы җыелган. Остазымнан (прокурор): «Сез боларга ничек тыныч карый аласыз?» – дип сорыйм. Аның җавабы миңа гомерлек сабак булды: «Әлбәттә, күнегеп булмый. Әмма без – эш урынында, безгә салкын йөрәкле булып калу кирәк. Җинаятьченең тиешле җәза алуы бездән тора.» Ике елдан Рөстәм Тугушевка инде Пенза өлкәсе прокуратурасында өлкән тикшерүче вазифасында күпкә җитди, бар төбәккә яңгыраш алган, халыкны куркуга салган җинаятьләрне ачарга туры килә. Шуларның берсенә – 90нчы елларда өлкәдә талау, үтерүләр белән шөгыльләнгән «Волгоград бандасы» төркеме җинаятьчеләре эшенә – Рөстәм Тугушев нокта куя. Ришвәткә кызыккан шәһәр депутаты, кыз баланы үтергән алты җинаятьче — барысы да тиешле җәзасын ала, җинаять эшләре ябыла. Котычкыч күренешләргә дә Рөстәм Тугушев салкын акыл белән карарга өйрәнә. «Балалар зыян күргән очракларда йөрәк әрни,» – ди ул.

Яшәү яме – хезмәттә

Егерме елдан артык шулай. Рөстәм Тугушев иртәнге җидедә инде эш урынында. Көндәлек ыгы-зыгы башланганчы, мөһим документларны өйрәнә, кануннардагы үзгәрешләр белән таныша. Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре өчен тыныч көннәр юктыр ул. Җинаять кылынган урыннарга Рөстәм Тугушевның үзенә дә чыгарга туры килә. Хәтта көненә берничә тапкыр да. Кеше үлеме белән тәмамланган җинаятьләрне нәкъ менә аларга — тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә сүтәргә туры килә. Исерек хәлдәме, кызып китеп абайламый кылынганмы, яки азау теше ярган җинаятьче тарафаннан алдан уйлап эшләнгәнме — төрлесен күрергә туры килә. Республикада агымдагы елның алты аенда балалар үлеме белән тәмамланган җинаятьләр саны гына да уннан артып киткән. Күптәнге эшләр дә ябылмый, бары вакытлыча туктатылып тора. 19 ел элек ачылган җинаять эшенә быел нокта куйганнар. 2001 елда башкаланың Индустриаль районында яшь кыз гәүдәсе табыла. Ул вакытта җинаятьченең эзенә төшә алмыйлар. Ә алар хәтта ике булып чыга. Криминалистика һәм генетика алга китү ярдәм итә. Бүген дәллиләр җитәрлек, җинаятьчеләр хөкем карары көтә.
Үлем җәзасын кабат кайтару турында бәхәсләрнең тынып торганы юк. Рөстәм Тугушев моңа юрист буларак түгел, ә шәхси фикерен белдерә: «Балаларга карата җинаять кылынганда, бәлкем, кирәктер», –ди. Аларның эше кинофильмнарда гына мавыктыргыч, чынында андагы сурәтләүләрдән ерак тора. Рөстәм Тугушевның үзе һәм аның кул астындагылар өчен яллар, бәйрәмнәр юк. Төннәрен телефон тавышына бөтен гаиләсе уяна. Ә кесә телефоны кабинетында гына түгел, кичен өйдә дә, шимбә, якшәмбе дә һәрчак кул сузымында – чылтырау белән җавап бирерлек. Хезмәттәшләреннән дә җинаять эшен тикшерүне сузмау-ны, җитезлек таләп итә. Югыйсә, шаһитлар хәлиткеч мизгелләрне оныта, дәлилләр югала, зыян күрүчеләр ризасызлык белдерә башлый. «Бүгенге көндә криминалист-ларга эш күп, әмма белгечләребез яхшы, җиһазлар да камилләшеп, яңарып тора, – ди Рөстәм Тугушев. –
Яшь тикшерүчеләргә килгәндә, һәркайсы ярты ел сынау уза. Эшләп китә, җинаять эшләрен ача ала, аттестация комиссиясе уңай бәяли икән, юстиция лейтенанты дәрәҗәсе бирелә һәм остаз кулы астында тәҗрибә туплавын дәвам итә». Рөстәм Тугушев кулы астында хатын-кызлар да эшли һәм шактый. «Ир-атларга килеп җитмәгән яклары турында турыдан-туры әйтергә була, алар аңлап кабул итә. Хатын-кыз үпкәләргә мөмкин, моны һәрчак күздә тотам. Мактау да, кисәтүләр дә урынлы булырга тиеш,» – ди әңгәмәдәшем.

Укырга, укырга, укырга

Яраткан язучыларның әсәрләрен кулга алырга вакыты тими, кул астында бары тик юридик әдәбият. Белем артык булмый, дип саный ул. 1998 елда Саратов юридик академиясендә кандидатлык диссертациясенә керешә. Фәнни даирәдә танылган галимә Наталья Лопашенко җитәкчелегендә. Чираттагы яллары, йокысыз уздырырга туры килгән төннәр хисабына. Чөнки фәнни эш өчен аңа өстәмә вакыт бирелми. 2002 елда уңышлы яклый.

«Гаиләдә бер-берең белән горурланырлык булсын»

Рөстәм Тугушев тормыш иптәше, Саратов кызы Әлфия белән академиядә укыганда таныша. Гаилә коралар, хатыны тормышын балаларына, иренә багышлый. «Чәкчәк, бишбармакны тел йотарлык тәмле пешерә. Бер дигән хуҗабикә ул. Йортны алып бару – аның җилкәсендә. Минем бит күп вакытым эштә уза. Никадәр арысам да, өйдә мине көтүләрен белү рәхәт бер хис тудыра, күңелне күтәрә», – ди әңгәмәдәшем. Тугушевлар милли йолаларны да онытмыйлар — Ураза, Корбан гаетләрен билгеләп үтәләр. Яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе, туганнар белән очрашып аралашу мөмкинлеге. «Гаиләдә әти-әни – балалар, балалар әти-әни белән горурланырлык булырга тиеш,» — ди Рөстәм Тугушев. Олы улы Ринат аның юлын сайлаган — Пенза дәүләт университетында юрист белгечлегенә диплом алган. Кече уллары Илдар мәктәптә укый.
Рөстәм Тугушевның Удмуртиягә күчкәненә елдан артык. Туган төбәген, әти-әнисен, күнегелгән коллективны калдыру җиңел булмаган. Удмуртия аны урманнары, Кама елгасы, чишмәләр белән әсир иткән. Яраткан урыннарының берсе — Ижау буасы. Җәмигъ мәчетендә, Х. Фәезханов исемендәге лицейда булырга өлгергән. Республика татарларының актив булуына соклануын белдерә.
Менә тагын телефон чылтырый, сүзебезне йомгакларга ашыгам. Юстиция полковнигы Рөстәм Тугушевны хезмәте чакыра. Бер сәгать эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт аңа.

Фәнзилә САЛИХОВА.