Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Рөстәм Егоров: “Бәйгеләрдә чыныгам!”
29.09.2016

Рөстәм Егоров: “Бәйгеләрдә чыныгам!”

Кечкенәдән үк сәхнәдән төшмәгән җырчы малай Рөстәмне белмәүчеләр сирәктер. Ул инде үсеп җитеп, 15 октябрьдә Тимер­ь­юлчылар сараенда үзенең беренче концертын тәкъдим итәчәк.

Рөстәмнең иҗат тормышында әнисенең роле бик зур урын алып тора. Фәйрүзә ханымның тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә, төрле шәһәрләрдә үткәрелгән бер бәйгене дә калдырмыйлар алар. “Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге үткәргән чараларда бик теләп катнаша Рөстәм. Күптән түгел ул, Татарстанда, Свердлау өлкәсендә узган зур бәйгеләрдә катнашты.
Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сәйдәш” мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Лима Кустабаева җитәкчелегендә 28-30 августта беренче тапкыр “Казан сөлгесе” фестиваль-бәйгесе узды. Бу фестивальдә катнашучыларның яше — 6дан 90 яшькәчә булган. Монда төрле номинацияләрдә профессионаллар да, үзешчәннәр дә ярышкан. Иң мөһиме — төрле милләт вәкилләре үз традицияләрен күрсәтеп һәм татар милләте белән якыннанрак танышып киткән.
Рөстәм: “Миңа әлеге бәйгедә өлкән буынның, сәхнәгә чыгып, борынгы көйләрне, халык җырларын башкарганда, үз-үзләрен тотышлары, ничек итеп иркен тавыш белән җырлаулары ошады. Үзем татар халык җыры башкарып, “Беренче дәрәҗә лауреат” дипломына лаек булдым”.
Сентябрь башында Свердлау өлкәсендә «Урал сандугачы» ачык төбәкара бәйгесе узды. Аны традицион рәвештә Татарстанның һәм Свердлау өлкәсенең Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиллеге, Свердлау өлкәсе татарлары конгрессы, Свердлау өлкәсе Халыклар иҗаты йорты оештыра. Рөстәм бу бәйгедә бик көчле җырчылар катнашуын билгеләп үтте: “Жюри бик таләпчән иде. Фән Вәлиәхмәтов, Вил Усманов һәрбер җырчыга кимчелекләрен әйттеләр. Мин анда “Өченче дәрәҗә лауреат” дипломы алдым. Бәйгеләрдә катнашканнан соң, минем кабат-кабат сәхнәгә чыгасы килә, бу үзем өстендә эшләргә дә стимул”, — диде ул үзенең фикере белән уртаклашып.
Фәйрүзә ханым: “Бәйгеләрдә катнашу — ул өстәмә матди чыгымнар таләп итә. Гаиләгә дә авырга туры килә. Свердлау өлкәсенә барырга ярдәм иткән өчен, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллинга рәхмәт”, — ди.
Афәрин, Рөстәм! Җырлы-моңлы юлың озын гомерле булсын! Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Рәфилә Рәсүлева.