Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Рөстәм Дияров: “Татар телен белмәвемә үкенәм”
14.10.2021

Рөстәм Дияров: “Татар телен белмәвемә үкенәм”

Көз җиткәч, республикабызда, шул исәптән Үзәк һәм Җәмигъ мәчетләрендә татар теле курслары башланып китте. Туган телебезне өйрәнергә яшьләрнең дә килүе аеруча сөендерә.

Шундыйларның берсе — Рөстәм Дияров. Быел ул Җәмигъ мәчетендә оештырылган дәресләргә йөри башлаган. Теләге – татар телендә сөйләшергә өйрәнү. “Гаиләмдә әби-бабайлар да, әти-әнием дә туган телдә аралаша. Ә мин аңлыйм, ләкин аларга татар телендә җавап бирә алмыйм. Кечкенә чакта азрак сөйләшә идем әле, хәзер инде юк”, — диде Рөстәм, туган телдә аралаша алмавына үкенүен белдереп. Әлеге курсларга аны гаиләсе белән татарча сөйләшәсе килү теләге алып килгән. “Син инглиз, рус, удмурт һәм башка телләрне өйрәнә аласың. Тик иң беренче чиратта туган телеңне белергә тиеш”, — ди ул. Тиздән гаилә корачагына да басым ясады. “Мин үзем татар телен белмим икән, киләчәктә балаларыма туган телне ничек өйрәтермен? Аларның да ана телендә сөйләшә белмичә интегүләрен теләмим. Әби-бабайларым әти-әнием, үзем дә — татарлар. Киләчәктә нә­се­лебез тагы да ныгысын, балалар үзләренең татар икәнлеген белеп, тоеп, горурланып үссеннәр иде”, — диде ул.
Рөстәм – Ижау егете. Кеч­ке­нә­дән спорт белән шөгыльләнә. “Башлангыч сыйныфларны 57 нче мәктәптә укыдым. Ә 5 нче сыйныфка 82 нче мәктәпкә бардым. Белем бирүдән кала, монда төп юнәлеш спорт иде. Мин төрле футбол командаларында уйнадым. Россия күләмендә уйный идек, чит илләргә дә чыккан булды. Футбол – бөтен яшәү рәвешем булды”, — ди әңгәмәдәшем. Мәктәпне тәмамлагач, Индустриаль техникумга укырга керә. Бу вакытта да спорттан аерылмый. “15 елга якын футбол белән шөгыльләндем. Тәҗрибәм зур. Хәзер үзем бел­гәннәрне балаларга өйрәтәсем килә”, — ди. Шәһәребезнең бер спорт клубында футбол буенча тренер икән. Әлеге юнәлештә дә бе­лемен арттыру өстендә эшли. “Чын тренер ул, килдең дә, балаларны тупка дөрес итеп тибәргә өйрәттең дигән сүз түгел. Хәзер спортчыларның диетасы, ничек тукланырга тиешлеге турында читтән торып белем алам. Төрле яктан камил буласым килә”, — диде Рөстәм.