Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Рөстәм Гайзуллин: «Рәхмәт, Ижау!!! Искиткеч тамашачы!»
27.10.2016

Рөстәм Гайзуллин: «Рәхмәт, Ижау!!! Искиткеч тамашачы!»

Татарстан һәм Удмуртия республикаларының мәдәният министрлыклары килешүе нигезендә, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Удмуртия дәүләт рус драма театры арасында оештырылган алмаш гастрольләр төгәлләнде. 19 октябрьдә Удмуртия кунаклары Тинчурин театры сәхнәсендә соңгы премьераларыннан берсен — күренекле рус классигы Антон Чехов әсәрләренә нигезләнгән «Чехов. Водевиль. Навсегда» спектаклен тәкъдим итте. 20 октябрьдә исә бөек рус язучысы Николай Гогольнең «Вечера на хуторе близ Диканьки» театраль фантазиясен күрсәтте. Спектакльләр Казан тамашачысы тарафыннан шактый җылы кабул ителгән. Шул ук көннәрдә тинчуринлылар Удмуртия рус драма театры сәхнәсендә «Мәхәббәт чишмәсе» һәм «Күрәсем килгән иде» мелодрамаларын тәкъдим иттеләр. Гастрольләр кысаларында “Яңарыш” газетасы редакциясе Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез өчен Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашу уздырды, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе актерлар өчен (Равил Шәрифуллин ярдәмендә) Ижау шәһәренең зоопаркына сәяхәт оештырды.
19-20 октябрь көн­нәрендә Удмуртия татарлары театр шаукымында яшәде дисәк тә дөрес булыр. Шәхсән миңа (театр белән җенләнгән кешегә) бәхет икеләтә ел­майды, чөнки мин гастрольләргә әзерлек башлангач Россиянең атказанган, Татарстанның ха­лык артисткасы, әлеге спектакльләрнең режиссеры, драматургы Исламия Мәхмүтова, Рус драма театры хезмәткәрләре белән элемтәдә тордым. Гастрольләрне тантаналы рәвештә Удмуртия Республикасының мә­дәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Кәрим Тинчурин театры артистлары ачып җибәрделәр. Владимир Соловьев тумышы белән Алнаш районыннан булгач, татарча аңлавын, кечкенәдән үк төрле милләт вәкилләренең үзара дус яшәүләрен, хәзер дә бу матур традициянең дәвам итүен сөйләп узды. Ул да бик теләп спектакльне карап утырды.
Рус драма театры бинасы. Бик күпләр аны “Ижмаш” мәдәният сарае буларак хәтерли. Тамашачыларның күбесе биредә беренче тапкыр булды. Дөрестән дә, ачык йөзле театр хезмәткәрләре, бинаның матурлыгы — күңелне монда үткәреләчәк тамашаларга кабат килергә өнди.
Тамашачы. Ә нинди зыялы, зәвыклы тамашачы иде залда! Беркем дә “Аксион” мәдәният сараенда, “Спартак” халык иҗатында, Тимерьюлчылар мә­дәният йортында үткән концертларда артистлар саубуллашканчы ук, өс киеме алырга чыгып йөгергән кебек, чыгып йөгермәде, киресенчә актерлардан аерыласы килмичә аларны аягүрә кабат-кабат алкышладылар. Театр элгечтән башлана! Хак сүзләр! Бу очракта Туфан ага Миңнуллинның сүзләрен кабатлыйсым килә: “Театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җые­лып сугышканын ишет­кәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар”. Димәк, театр тәрбияли, телебезне, рухыбызны саклый! Тамашачылар арасында укучылар да, яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре булуы да сөендерде. Кырык җиде тамашачыны туплап, тамаша карарга алып килгән Можга шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Руслан Галиевка, Балезино районы Кистем авылыннан килгән укучыларга, укытучыларга, мәктәп җитәкчелегенә; Якшур-Бодьядан, Воткинскидан, Әгерҗе районыннан килгән тамашачыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Актерлар. Очрашуда тамашачылар тарафыннан кызыклы сораулар бирелде. Артистлар һәрберсе үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар. Актер, телевизион тапшыруларны алып баручы Рөстәм Гайзуллинның әбисе тумы­шы белән Әгерҗе райо­ны Иж-Бубый авылыннан булып чыкты. Ирле-хатынлы Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Ли­­лия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдиновларга: “Спектакль уйнаганда, бер-берегездән көн­ләшмисезме?” — дип сорау бирдем, алар: “Бу безнең эш, инде күп еллар уйнагач, өйрәндек инде”, — дип җавап бирделәр. Театрның аксакаллары — Зө­ләйха Хәкимҗанова, Нуретдин Нәҗмиев, Лә­лә Миңнуллина — элек Ижау шәһәрендә узган гастрольләре турында ха­тирәләрен яңарттылар. Халыкка моңлы җырлары белән таныш булган Ре­зедә Төхвәтуллинаны тамашачылар сагынганнар, аның телевизор экраннарыннан күренмәвенең сәбәбе белән кызыксынып концерт белән килүен сорадылар. Гүзәл Гайнуллина, Гөлназ Нәүмәтова, Харис Хөснетдинов бертавыштан: “Залдан шундый җылы дулкын килгәч, уйнавы җиңел, рәхәт!” — диделәр.
Кәрим Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин социаль челтәрләрдә дә тәэсирләре белән уртаклашкан: “Рәхмәт, Ижау!!! Искиткеч тамашачы! Шырпы күкерте шикелле кабынып китәргә торуы өчен, җылы, хәтта кайнар атмосфера өчен, көчле алкышлары өчен, Удмуртия татарларына мең рәхмәт! Ижау халкы гына түгел, күрше шәһәр-районнардан да килгән иде тамашачы! Хәтта 200-300 чакрым ераклыктан да килгәннәр! Кем әйтмешли, не передаваемые ощущения! Сусаган Удмуртия татарлары… Яхшы кәеф, әйтеп бетергесез эмоцияләр җыеп, Казанга юл тоттык!”

Тамашачылар фикере

Сажидә Аширова:
“Миңа Кә­рим Тинчурин исемендәге театрның “Күрәсем килгән иде” спектаклен карарга насыйп булды. Тамаша башланыр алдыннан актерлар белән очрашу узды. Телевизор экраннары аша гына күреп белгән артистлар белән күзгә-күз карашып, хәл-әхвәлләрне сораштырып утыру, бик күңелле узды. Алар үзләре белән таныштырып, безне кызыксындырган сорау­ларга җавап бирделәр. Күп кенә халык артистлары тулы заллар җыя алмаган заманда, театр залында алма төшәр урын да юк иде. Нәрсә бу? Тамашачы спектакльгә сусаганмы?! Күптән спектакль караганым юк иде, мин дә сагынганмын икән… Эчтәлекле, көн кадагына суга торган, тормышта еш очраган сорау күтәрелгән иде спектакльдә. Яңа туган йөрәк парәләрен ташлап калдыру замана афәтенә әйләнде шул. Төп рольне башкарган Рөстәм Гайзуллинга, аның дус кызы булып уйнаган Гөлчәчәк Хафизовага сок­ланып утырдым. Барлык актерлар да әйбәт уйнадылар, елаттылар да, көлдерделәр дә. Рәхмәт аларга! Киләчәктә дә безне сөендереп торсыннар. Тагын бер күңелле күренеш турында әйтми кала алмыйм. Чөнки спектакль тәмамланмыйча өс киеме алам дип чыгып китүчеләр булмады. Киресенчә, спектакль беткәч тә, артистлар белән аерылышырга теләмичә, дәррәү басып, озак-озак алкышларга күмделәр аларны. Афәрин! Булдырдылар! Иҗади уңышлар аларга!”

Ализа Хурамшина (Халыклар дуслыгы йорты методисты):
“Республикабызда мондый югары дәрәҗәдәге спектакльләр күптән куелганы юк иде. Гомумән, республика­бызда татар
те­ат­рына игътибар әзрәк. Шуны күздә тотып, Татар иҗтимагый үзә­ге Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилее уңаен­нан рес­публика кү­лә­мен­дә театрлар буенча фестиваль уздыруны 2017 елның эш планына кертте. Спектакльләр чын мәхәббәт, ачы язмыш, бәхет өчен көрәш, авыл тормышы, изге чишмә буенда халыкчан уен-көлке, татарларда гына була торган өлкәннәргә хөрмәт турында уйланырга мәҗбүр итте”.

Гөлнара Фатыйхова (улы Булат белән Халык­лар дуслыгы йортында оештырылган татар теле курсларына йөри):
“Кәрим Тинчурин исе­мендәге театрның шә­һә­ребезгә гастрольләре белән килүен ишеткәч, гаиләбез белән барырга уйладык. Без “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен карадык. Ул безгә бер бәйрәм булып истә калды. Яшь актерларның уйнавы бик ошады. Спектакль җыр- биюләргә, милли шаяруларга бай. Саф татар телен ишетүе күңелгә хуш килде. Оештыручыларга һәм актерларга зур рәхмәт!”

Рәфилә Рәсүлева.