Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рәшәткә артында — музей
10.09.2015

Рәшәткә артында — музей

Удмуртиядә җинаять үтәү системасы барлыкка килү тарихы XVIII гасырның икенче яртысында Удмуртия буенча үткән Себер тракты юлына бәйләнгән. Халыкта “Дәүләт юлы” дип телгә кергән әлеге юлдан җинаятьчеләр, крестьян­нар, сәясәт тоткыннары үткән. XVIII гасырның 80-90нчы елларында Дебес авылында Себер трактының ике юнәлеше: төньякта — Петербург-Вологда, көньякта — Мәскәү-Казан юлы тоташа. Биредә иң зур төрмә, анда 25 атлы каравылчы була. Төрле вакытларда Себер трактыннан Александр Радищев, декабристлар: Александр Герцен, Николай Чернышевский үтә. Себер тракты юлы буенча этаплы төрмәләр урнаша. XIX гасырның икенче яртысында телеграф уйлап табу һәм Транссебер магистрале төзелү әлеге юлларда урнашкан этаплы төрмәләргә нокта куя.

Глазов шәһәрендә 100 кешегә исәпләнгән тоткыннар өчен бина 1860-1874 елларда төзелә. 1874 елда биредә беренче тоткыннар ябыла. Җылыту мич белән булганлыктан, тоткыннар ел буена утын әзерләү белән мәшгуль булганнар.
Берничә ел элек, әлеге бинада реконструкция эше барганда, дивар асларыннан борынгы кадаклар, чүпрәккә төрелгән хат кисәкләре килеп чыга. Әлеге хатны 1902 хөкем ителгән хатын-кыз язганы ачыклана. 100 ел элек кулланылган тимер богау да табыла. Шул чакта экспонатларны бер урынга җыю урыны кирәк, дигән фикер туа. Александр Касыймов 2 нче тикшерү изоляторына җитәкче итеп билгеләнгәч, әлеге экспонатларны бер бүлмәгә туплый, шулай итеп музей барлыкка килә.
Әлеге бина төзелгәнче шәһәрдә Себергә сөргенгә сөрелгәннәр өчен этап­лы төрмә эшли. “Без көн-төн ат белән чаптык. Чаналарда богаулар белән йоклау җайсыз иде, атларны туарганда гына бераз йоклап ала идек. Глазов төрмәсендә йоклаганда берничә генә минут кына булса да тимер богауларны салдык, киемнәрне алыштырдык. Һәм колакта — тагын тавыш! “Фельдъегерская тройка, вперед! Жандармы, не отставать!» — дип исенә төшергән үзенең истәлекләрендә декабрист Андрей Розин.
Бүгенге көндә әлеге бинада 2 нче тик­шерү изоляторы урнашкан. Аскы катта стеналар, түшәмнәр шул заманнан калган. Бирегә килеп кергәч, вакыт туктаган кебек. Күз алдына Александр Дюманың “Граф Монте Кристо” әсәре килеп баса. Моряк Эдмон Дантес Иф замогында утырган камерадагы кебек, әнә чүпрәктән ясалган тоткын утыра. Стенада буйсынмаган тоткыннарны тынычландыру өчен чәнечкеле муенчак­лар, җәзалау кораллары, качкыннарның кулларын чүкеп беркетә торган бүкәннәр. Тәрәзәдә шул заманнан калган тимер рәшәткә. Агач өстәлдә 1936 елдан 1947 елга кадәр утырган тоткыннарның исәбен алу китабы бар.
Музей оештыруга күп көч куйган милләттәшебез Эльвира Хаҗиморатова биредә махсус сугышчан төркем әзерләү инструкторы булып эшли. Килгән кунак­ларны да музей тарихы белән ул таныштырды. “Музейга экспонатларны күбесенчә хезмәткәрләр, ветераннар алып килде. Без шул заман рухын бирергә тырыштык”, — дип сөйләде ул. Эльвира тикшерү изоляторында 10 елдан артык хезмәт куя икән инде. Тарихи экспонатлар белән танышканнан соң, хезмәткәрләр тарафыннан кунаклар өчен сәхнәләштерелгән әкият күрсәттеләр. Эльвираның сәләтенә сокланып утырдым. Ул музей оештыручы да, сәхнәдә артист та, таләпчән инструктор да. Эльвира татар милләтеннән булгач, әкияттәге геройлар татарча да сөйләштеләр.
Музей белән танышканнан соң без бүгенге заман камераларында булдык. Уңайлы, якты, җылы камералар. Бар да заманча. Бүген биредә 200дән артык тоткын утыра.
Ишек алдына чыккач, күзем каршыда урнашкан балалар бакчасының тәрәзәләренә төште. Бинаның күптән төзекләндерелмәгәне күренеп тора. Җинаятьчеләр камералары өчен акча табыла, ә менә балаларыбызга табыл­мый шул. Минем уйларны укыгандай, Глазов изоляторының җитәкчесе Александр Касыймов: “Без кулыбыздан килгәнчә, әлеге балалар бакчасына булышабыз. Балалар — безнең киләчәгебез бит. Әлеге музейны да тәрбия нигезеннән ачтык. Бирегә тиздән Эчке эшләр бүлекчәләрендә, балигъ булмаган балалар комиссияләрендә исәптә торучы яшүсмерләргә, мәктәп укучыларына, Өлкәннәр көнендә ветераннарга экскурсияләр оештырачакбыз. Безнең максат — алдагы буыннарга тарихны түкми-чәчми тапшыру ”, — диде.

Рәфилә Рәсүлева.