Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Рәшәткә артындагы тормыш
31.10.2019

Рәшәткә артындагы тормыш

31 октябрь – Тикшерү изоляторлары һәм төрмә хезмәткәрләре көне. Әлеге датаны 2006 елдан башлап уздыралар. Һәм ул очраклы гына сайланмаган: 1963 елның 31 октябрендә РСФСР җәмәгать тәртибен саклау министрлыгы коллегиясе Советлар Союзында җинаять-башкарма системасы учреждениеләренең яңа төре буларак — тикшерү изоляторлары төзү турында карар кабул иткән. Алар бушап калган чиркәүләрдә һәм гыйбадәтханәләрдә урнашкан. Тикшерү һәм төрмә хезмәткәрләре көне — Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте структурасында эшләүче 50 меңнән артык кеше өчен һөнәри бәйрәм.

Көчле рухлылар гына эшли ала

Тикшерү изоляторлары һәм төрмә хезмәткәрләре бер үк вакытта авыр да, җаваплы да эш башкаралар. Алар үз вазифаларын гына башкарып калмыйча, тоткыннар өчен остазлар ролен дә үтиләр. Чыннан да, бер ялгышкан кешене туры юлга бастыру өчен бик күп көч салырга туры килә. Бу бурыч күп очракта нәкъ менә әлеге системада эшләгән хезмәткәрләр иңнәренә төшә. Алар аны намус белән үтәргә тырыша. Азат Хикмәтуллин – 1нче тикшерү изоляторында тәрбия эшләре буенча бүлек җитәкчесе. Бу хезмәтне ул лаеклы ялга кадәр кече инспектор булып эшләгән әтисе Илфат аганың юлын дәвам итү өчен сайлый. “Армиягә кадәр дзюдо белән һөнәри шөгыльләндем. Ватан алдында бурычымны үтәп кайткач, әтием юлыннан китәргә булдым. Хезмәт юлымны Ижауның 4нче дәвалау һәм төзәтү учреждениесендә кече инспектор вазифасында башлап җибәрдем. Бу вакытта энем Айрат та биредә эшли иде”, — дип сүз башлады ул. Җаваплы хезмәткәрне җитәкчеләр дә тиз күреп ала. Аны отряд җитәкчесе итеп билгелиләр. “3 елга бер тапкыр отряд җитәкчеләре арасында һөнәри осталык буенча конкурс уздырыла. Башта мин респуб­лика күләмендә җиңү яуладым, аннан Казанда узган россиякүләм конкурста икенче урынны алдым. Шулай итеп үз мөмкинлекләремне сынап карадым дисәм дә була. Ярты елдан соң бирегә эшкә чакырдылар. Әлеге вазифада инде 3 ел эшлим. Энем 1нче колониядә — отряд җитәкчесе”, — диде әңгәмәдәшем.
Азат Хикмәтуллин сайлаган һөнәрне хаклы рәвештә куркыныч һөнәр дип атарга мөмкин. Монда төрле кешеләр килә. Тикшерү изоляторында якынча 700 кеше. Биредә алар суд булганчы торалар. Ә хөкем ителеп, җәзага тартылучылар саны — якынча 70. Алар белән эшләү өчен көчле рухлы булырга кирәк. “Безнең тәрбия эшләре бүлеге төрле өлкәдә эшли. Без тоткыннар өчен социаль-хокукый мәгълүмат бирү буенча дәресләр уздырабыз, төрле законнарны аңлатабыз. Кайберләре белән шәхси аралашу, аңлату эшләре дә алып барырга туры килә. Төп бурычыбыз – хөкем ителүчеләрнең үз хаталарын аңлавы, төзәлүләре, иректәге тормышка әзерләнүләре”, — ди Азат. Төзәтү изоляторы эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен без тоткыннар яши торган тимер ишекләр артына юнәлдек.

Тоткыннар нинди шарт­ларда яши?

Әлеге учреждение тарихы узган гасырның 20 нче еллар уртасына барып тоташа. Башта ул тоткынлык йорты буларак төзелгән. Соңыннан эчке эшләр халык комиссариатының 1нче номерлы Ижау төрмәсе буларак билгеле була. Ул вакытта камераларда йокы урыннары җитми, юыну урыннары, электр булмый. Ижау шәһәрендә 1нче тикшерү изоляторы дигән хәзерге исеме узган гасырның 60 нчы елларында алынган. Бүгенге көндә тоткыннарның яшәү шартлары заманча стандартларга туры килә.
Редакциядә эшли башлагач, республикабызның күп кенә төрмәләрендә булырга туры килгән иде. Бу юлы да тоткыннар яши торган корпуска узгач, йөрәк “жу” итеп китте. Иң элек тикшерү изоляторында суд карарын көтеп утыручыларның якыннары белән телефон аркылы сөйләшү бүлмәсенә кердек. Бу вакытта биредә берничә кеше утыра иде. Башымнан: “ Барысы да яшьләр бит”, — дигән уй узды. Соңыннан тоткыннар утыра торган камераларга күз салдык. Аш-су бүлмәсенә үттек. Ризык әзерләү блогында 20 кеше эшли. “Биредә җәза үтәүче тоткыннар көннәрен бушка уздырмый. Аларның һәрберсе дә эшли. Кемдер ашарга әзерли, икенчеләре җыештыра, көнкүреш тормышта да эш җитәрлек”, — диде Азат Хикмәтуллин. Иң мөһиме – тоткыннар көн дәвамында нәрсә белән булса да мәшгуль булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү өчен тулысынча җиһазландырылган спортзал, рухи яктан үсәргә ярдәм итү өчен китапханә, гыйбадәт кылу бүлмәсе дә бар биредә. “Алар атна дәвамында эшлиләр, шимбә, якшәмбе – ял көннәре. Ризык пешерү блогында көндезге һәм төнге сменалар бар. Кварталга бер тапкыр туганнары белән очрашу оештырыла. Бу очрашулар уза торган махсус бүлмәдә караватлар, телевизор куелган. Аерым кухня бар. Күзем балалар караватына төште. Минем аптыраулы карашны күреп: “Әйе, балалар белән дә килүчеләр бар”, — диде әңгәмәдәшем. Туганнары, якыннары монда килгәч, тоткыннарның яшәү шартлары яхшы икәнлеген, киләчәктә төзәлү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын күрәләр”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. Тоткыннарга елга берничә көнлек ял (отпуск) да каралган. Алар аны шулай ук ял итү өчен шартлар тудырылган махсус бүлмәдә уздыралар.
Әлбәттә, тоткыннарны эш белән генә тәрбияләп калмыйлар. Биредә укытулар да оештырыла. Монда 9-11нче сыйныфларны тәмамлау, урта һөнәри белем алу мөмкинлеге каралган. Хәтта дистанцион рәвештә югары белем алучы да бар икән. “Җәза үтәүчеләр арасында татарлар бармы?” – дип кызыксынам. “Берәү бар иде, ул кичә иреккә чыкты”, — диде Азат Хикмәтуллин.

Коридорда стена газеталары, төрле грамоталар урын алган. “Мәдәни чаралар, концертлар, конкурслар, викториналар еш уздырыла. Тоткыннар үзләре теләп катнашалар. Болар барысы да тәрбия чараларына керә”, — диде Азат Хикмәтуллин.
Иреккә чыгарга ярты ел кала тоткыннар иреккә чыгуга әзерлек мәктәбендә шөгыльләнәләр. “Мон­нан чыгучы яңа тормышка ияләшсен өчен барлык көчебезне дә куябыз. Төрле дәресләр кертелә, психологик ярдәм күрсәтелә. Аларны эшкә урнаштырырга ярдәм итү өчен мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәбез. Иреккә чыккач, халыкны социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын да аңлатабыз”, — дип, үз эшчәнлекләре белән таныштырды Азат Хикмәтуллин. Аның белән аралашкан вакытта, хезмәткәрләр бер төркем егетләрне алып чыгып киттеләр. “Болар үз хөкем карарларын көтеп, изоляторларда утыручылар. Хәзер я судка, я тикшерү эшләренә алып киттеләр”, — диде ул. Башымнан кабат: “Эх, барысы да яшьләр”, — дигән уй узды. Бирегә килгәч, керү өчен ишек янында үз чиратымны көткәндә дә очрашуга килгән ике яшь кызга игътибар иткән идем. Бер-берсен яраткан парларга гаилә корып, матур итеп яшисе генә бит, югыйсә… Ялгыш адымнар ник барысын да челпәрәмә китерә икән?

Кире кайтуларын теләмиләр

Изолятор, андагы тормыш белән якыннан танышып, кире чыктык. Артымда тимер ишекләр ябылды. Хәзер мин яңадан гадәти тормышыма кайтачакмын. Ә анда калучылар? Алар да бер иреккә чыгарлар. Яңа тормышка ияләшә, дөрес юлны сайлый алырлармы? Монда эшләүче хезмәткәрләрнең тырышлыгы юкка чыкмасын иде. Азат Хикмәтуллиннан: “Сезнең өчен эшегездә иң мөһиме нәрсә?” – дип сорыйм. “Әгәр дә алар иректән мәхрүм итү урыннарына әйләнеп кайтмыйлар икән, бу — иң зур сөенеч. Эшебезнең нәтиҗәсе”, — дип җавап бирде ул. Бик тә шулай булсын иде шул…

Эльвира Хуҗина.