Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәхмәт, әгерҗелеләр!
24.04.2019

Рәхмәт, әгерҗелеләр!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, якташыбыз Ирек Шәриповның: “Ижау — әгерҗелеләрнең икенче башкаласы”, — дип яратып әйтә торган сүзе бар. Чыннан да, биредә Әгерҗе районыннан килгән бик күп якташларыбыз яши, хезмәт куя. Агымдагы елда узган “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсында Әгерҗе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин: “Әйдәгез, якташлар очрашуы ясыйк”, — дип тәкъдим ясады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова әлеге фикерне күтәреп алды. Шулай уртак тырышлык белән бу теләк тормышка ашты. 21 апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында якташлар очрашуы үтте. Әгерҗе шәһәре үзешчәннәре матур концерт бүләк иттеләр. Тамашачылар концерттан соң да таралышырга ашыкмадылар, күптән күрешмәгән якташлары белән рәхәтләнеп аралаштылар, фотосурәтләргә төштеләр.

Еш кына: “Син кайсы районнан?” — дигән сорауга, “Әгерҗе районыннан”, — дип җавап биргәч, “Кош та очмый бит ул якка”, — дип шаярталар. Ничек кенә ерак булмасын, ул безнең туган ягыбыз, ул безгә бик кадерле. Әгерҗе — Татарстан Республикасының төньяк районы. Ул йөз чакрым озынлыгындагы гигант чөй булып, Удмуртия җиренә кереп тора. Әгерҗенең табигать шарт­лары Татарстанның көньяк һәм урта полосаларыннан нык кына аерыла. Әгерҗедән чыгып бераз гына киткәч тә, күз күреме җирдә күксел урманнар башлана. Алтмыш чакрым җир узасың, урманнар кимеми, ишәя, ерагая бара төсле. Иге-чиге күренмәгән зәңгәрлек каядыр офык артларына китеп югала. “Тайга урманнарының башы менә шунда инде”, — ди халык.

Ижауда Әгерҗе районы “Якташлар” җәмгыятен Фәйрүзә Баһавиева җитәкләгән елларда якташлар очрашуы берничә тапкыр булган. Аннан соң инде егерме еллап вакыт узган. Шуннан соң очрашулар тукталган. Шуңадырмы сагындырган, залда алма төшәрлек урын да юк иде. Очрашу Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинованың сәламләве белән башланып китте.

Ул Ижау каласында милләт алдында хезмәт куйган Әгерҗе районыннан булган милләттәшләребезгә: Резидә Миркасыймова, Равил Саттаров, Фәнил Зыятдинов, Вилнур Галиев, Бриллиант Абдрахманова, Рәфилә Рәсүлева, Рәмзия Габбасова, Софья Широбоковаларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кунак ашы — кара-каршы, дигәндәй, Рәмзия Габбасова да Ижауда яшәүче якташлар исеменнән Рәхмәт хаты белән чәкчәк бүләк итте. Районның йөзек кашы булган Әгерҗе шәһәре мәдәният йортының “Көмеш телле гармун” халык гармунчылар ансамблен тамашачыларыбыз көтеп ала. Берсеннән-берсе талантлы егетләр гармуннарда сыздыра гына!

Аларга моңлы җырчы кызлар кушыла. Әгерҗе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин җырлаганда, залдагылар: “Безгә Казан артистлары да кирәкми, әнә бит үзе җитәкче, өстәвенә сандугач кебек сайрый”, — дип сокланып утырдылар. Тирсә авылыннан Муллаәхмәтовлар гаиләсен — әтиләре Альберт, улы Марат, кызы Марсилә — белмәгән кеше юктыр. Әтиле-уллы — “Көмеш телле гармун” гармунчылар ансамблен оештыручылар. Алар бүген илебезнең төрле җирләрендә чыгыш ясыйлар. Марсилә җитәкләгән “Кап- эль” вокаль ансамбле 14 апрельдә Ижауда узган төбәкара “Йолдызлар яңгыры” җыр-бию конкурсында I дәрәҗә дипломга лаек булды. Искиткеч талант­лы гаилә! Наил Таҗиев (Көчек), Баязит Ахунов (Кырынды), Фәнис Шаһабиев (Тәбәрле), Илсур Сабирҗанов (Красный Бор) — бу егетләр армый-талмый ничә еллар районның мәдәни тормышын тартып баралар. Ләйсән Гайфуллина җитәкләгән “Академия детства” үзешчән хореографик ансамбле дә “Йолдызлар яңгыры” җыр-бию конкурсында I дәрәҗә диплом яулады. Бу көнне дә әлеге ансамбль тамашачыларга матур биюләрен бүләк итте. Рус кызы Елена Скворцова, удмурт егете Эдуард Мираев татарча җырлап куандырдылар, көчле музыкант Виктор Власов үзенең иҗат җимешен тәкъдим итте. Уразай авылы кызы Ләйсән Тимершина тамашачыларга күптән таныш.

Үзе алып баручы, җырчы, мәдәният өлкәсендә көчле белгеч. Концерт бер сулышта үтеп китте. Киләсе елга тагы да зуррак итеп, Әгерҗе районнынан чыккан, бүгенге көндә Ижауда яшәүче үзешчән артистларыбыз белән бергә, районның тарихын, бүгенге көнен тасвирлаган күргәзмәләр оештырып үткәрергә дигән фикерләр белән саубуллаштык. Әнә шулай туган ягыбызны онытмыйча, якташларыбызны, аннан чыккан талантлы шәхесләребезне, тарихыбызны барлап, бер-беребезне хөрмәтләп яшәсәк иде!

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчелегенә, Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаровка, Әгерҗе шәһәре мәдәнияте йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.

Якташларым булдырдылар

Үзебезнекеләр өчен горурланып утырдым. Бик матур концерт булды, бер сулышта узды. Концерттан соң Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без — кырык беренче ел балалары” әсәрендәге шушы сүзләр искә төште: “Әгерҗелеләр укыр өчен, белем алыр өчен җаннарын бирергә әзер. Алардагы үткенлек, алардагы елдамлык! Эшне ялт та йолт китерәләр. Кызлары һәрберсе чибәр булыр. Үткеннәр — бер-берсе әллә ничә Әркәшәңә, Гыйззәтуллиныңа торыр. Әлтафиның бу мәсьәләдә үз фикере бар: Әгерҗенең бер кызы Казан артының биш малаена тора, ди ул”. Булдырдыгыз, якташларым!

Гөлнара Вәлиева.