Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәхмәт яусын!
12.01.2017

Рәхмәт яусын!

“Яңарыш” газетасы 2017 елда да “Россия прессасының алтын фонды” дигән исемне йөртергә лаек дип табылды. “Яңарыш” россиякүләм бәйгедә катнашып, 217 газета арасында җиңү яулады.

Кичә бөтен дөньяда «рәхмәт» көнен билгеләп үттеләр. “Рәхмәт” сүзе ниндидер тылсымлы көчкә ия, дибез. Ул сүзне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә бит. Шуңа да сәбәп чыккан саен ярдәм кулы сузган, берәр җылы сүз әйткән кешегә, кайчак яхшы күңелле булуы өчен генә дә рәхмәт әйтәсе, әлеге тылсымлы сүзне кабатлыйсы килә. Аны елга бер тапкыр гына түгел, ә җае чыккан саен әйтү — тәрбиялелек, әдәплелек, илтифатлылык билгесе дә әле ул. Ләкин ул сүзне әйтү белән әйтү арасында да зур аерма барлыгы турында уйланганыгыз бармы? “Рәхмәт” сүзе чын күңелдән әйтеләме, әллә роботлар кебек кабатлау булып кына каламы? Элек әби-бабайлар бу сүзне ихлас күңелдән, аның тәмен белеп әйтәләр кебек иде, минемчә. Әбиемнең берәр нәрсә өчен ачуланганда “Рәхмәт яугыры”, — дип өстәве әле дә хәтеремдә. Шуннан соң тагын ничек итеп әбигә ошамаслык эш эшлисе килсен инде? Киресенчә, аңа ярарга тырышып, булышып йөрергә тырышасың. Менә нинди булган ул “рәхмәт”нең тәрбияви көче!
Хәзерге заманда базар мөнәсәбәтләре өстенлек итә. Бәләкәй генә бер эш башкарган өчен дә акчаңны, я яртыңны сузарга кирәк. Арабызда рәхмәтне кесәгә салып булмый, диючеләр дә очрап куя. Бүген тәрбиясез, мәгънәсез яшь буын үсеп килә дип зарланабыз. Рәхмәт өчен һәм савап йөзеннән бер-беребезгә ярдәмләшү кебек матур сыйфат та арткы планга күчә. Бер-беребезнең тормышына, язмышына карата игътибарыбызны, кешенең хәленә керә белү хисебезне югалта баруыбыз турында да газетабыз­да язмалар урын алып тора. Шулай булуга карамастан, Ходайга шөкер, арабызда саф күңелле, ярдәмчел, дуслыкның кадерен белүче кешеләр күпчелекне тәшкил итә. 2017 ел өчен газетага язылу кампаниясе барышында без моңа тагын бер кат инандык. Заман, яңа технологияләр, глобальләшү үзенекен итә. Шул сәбәпле газетага яздыру да елдан-ел авырлаша, һәр укучы өчен чын мәгънәсендә көрәш бара дип, юкка гына әйтмибез. Быел да тиражны җыю җиңелдән булмады. Редакциянең үз нокталарында милләттәшләребезне газетага яздыручы һәм һәр атнаны таратучы дусларыбызның исемнәрен узган санда атаган идек инде. Рәхмәт көне уңаеннан тиражыбызны саклап калуда ярдәм иткән һәр милләттәшебезгә, газетага хәләл акчасын түләп язылган һәр укучыбызга тагын бер кат рәхмәтебезне белдерәсе килә. Быел редакциянең үз нокталары артуы да сөендерә. Металлурглар шәһәрчегендә яшәүчеләрнең теләк-үтенечләрен ис­тә тотып, трамвайның соңгы тукталышындагы базарда газетаны тарату ноктасы булдырылды. Гомумән, ниндидер сәбәпләр белән 2017 ел өчен газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, редакциягә һәм элемтә бүлекләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Редакция бәясе — 11 ай өчен 285 сум.
Әлбәттә, газетабызның Яңа елга тугры дуслары белән керүе — зур шатлык. “Яңарыш” газетасының 2017 елда да “Россия прессасының алтын фонды” дигән исемне йөртергә лаек дип табылуы һәм әлеге билгенең икенче дәрәҗәсе­нә ия булуы әлеге шатлыгыбызны икеләтә арт­тырды. Бу — безнең уртак җиңүебез һәм ул редакция хезмәткәрләренең, газетаны яздырып алучы, үз нокталарыбызны оештыручы һәр милләттәшебезнең, аның эчтәлеген үзләренең рухи байлык­лары-иҗат җимешләре белән баетучы каләмдәшләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр, мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле милләттәшләребез!

Рәмзия Габбасова.