Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәхмәт – тылсымлы сүз
17.01.2013

Рәхмәт – тылсымлы сүз

Рәхмәт – тылсымлы сүз

11 гыйнварда дөнья күләмендә Рәхмәт көнен билгеләп үттек. “Рәхмәт” сүзе — һәр балага теле ачылгач ук өйрәтелә торган “исәнмесез”, “зинһар өчен”, “рәхим ит”, “сау булыгыз”, “мөмкинме”, “хәерле иртә” кебек тылсымлы сүзләрнең берсе ул. Бу сүзләрнең сәламәтлеккә, кәефкә уңай тәэсир итүен, чынлап та тылсымлы көчкә ия булуын исбатлап торасы юк. Әлеге бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан юкка гына игълан ителмәгән. Бүгенге фән-техника үсеше алга киткән заманда үзара аралашуга вакыт, сүзлек байлыгыбыз кимегәннән-кими, сөйләм телебез ярлылана, җанга якын матур әдәби сүзләр урынына чит телләрдән күчкән алынма сүзләрне куллану модага кереп бара. Елның билгеле бер көнендә шундый мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшерү, әлбәттә, артык түгел. Ә инде әлеге тылсымлы сүзләрне һәркем һәркөнне берничә тапкыр кулланса, күңелләрдә миһербанлылык, кешелеклелек кебек сыйфатларга да урын калыр иде.

Инде артта калган Рәхмәт көне турында сүз башлавыбыз да юкка түгел. Чөнки безнең дә газета укучыларыбызга, матбугатка язылу кампаниясе барышында “Яңарыш”ыбызга яздыруга зур өлеш керткән милләттәшләребезгә, якын дусларыбызга тагын бер кат зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сер түгел, газета-журналларга язылучылар саны елдан-ел кими. Татар телендә укый белүчеләрнең әз булуы, мәгълүматны төрле электрон чыганаклардан алу мөмкинлегенең артуы, элемтә бүлекләре аша язылу бәясенең кыйммәтлеге – моның төп сәбәбе булып тора. Ләкин безнең максат, ничек кенә булмасын, тиражны саклап калу. Тиражыбызның даимилеге — ул Удмуртиядә яшәүче татарларның барлыгын һәм бердәмлеген дәлилләүче күрсәткеч тә бит әле. 2013 елның тиражы безнең сафларыбызның ныклыгы турында сөйли. Бүгенге көндә Удмуртиянең район-шәһәрләрендәге элемтә бүлекләре аша 1223 милләттәшебез газетаны алдыра. Шунысы шатландыра: бу сан узган елдагыдан 1 данәгә дә кимемәгән.

Әгерҗе шәһәре һәм районы элемтә бүлекләре аша узган ел 479 кеше алдырса, кызганычка каршы, быел бу сан 412 генә. Район буенча иң күп газета яздырган (93 данә) Девятерня авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Гөлшат Хисмәтуллинага, Иж-Бубый авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Елена Шайхсолтановага, Әгерҗе элемтә бүлеге хезмәткәре Мөнирә Рахмаевага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Калган авыллардагы элемтә бүлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә “Яңарыш”ны алдыручылар санын узган елдагыга җиткерерләр дип ышанабыз.

“Яңарыш” газетасы редакциясе һәрвакыттагыча абунәчеләребезнең ихтыяҗларын кайгыртуны дәвам итә. Бу газетага яздыру кампаниясендә дә ачык чагыла. Газетаны очсызлы бәягә яздырып, һәркемгә барып алырга уңайлы булсын өчен дистәдән артык үз нокталарыбызны булдыру шуның дәлиле. Әлеге нокталарны булдыруда безгә ярдәм иткән милләттәшләребезнең исемнәрен атап китми мөмкин түгел. Менә алар: Зөһрә Камалиева (82), Нурулла Хуҗагалиев ( Тимерьюлчылар мәдәният йорты – 25), Ольга Янгирова ( Б. Хмельницкий ур. -26), Мәхмүт Нуретдинов (36), Фирүзә Зиннәтуллина (25), Гөлисә Зарипова (16), Халисә Шакирова (“Родина кибете -60), “Спартак” халык иҗаты йорты (88), Рәхилә Тимкина (12), Вәсилә Хәкимова (10), Рәзилә Хәмидуллина (35), Рәшит Ситдыйков (60).

Газетабызның һәр санында Ижау җәмигъ мәчете ярдәмендә дөнья күрүче “Мөслим” газетасының иң яхшы язмаларыннан җыелган сәхифәсе урын ала. Мәчет ярдәмендә 300 газета Удмуртиянең барлык мәчетләренә барып ирешә. Әлеге хезмәттәшлегебез өчен без иң элек Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга рәхмәтле.

Халык илчеләре белән элемтәләребезне ныгытучы Вәҗиһә Заһидуллина, Гөлсәрия Фазлыеваларның хезмәтләре дә әйтеп бетергесез зур булды быел.

Аеруча зур рәхмәтләребезне УР Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзяновка, аның ярдәмчеләре Фаат Абубакировка һәм Алмаз Мингалиевка җиткерәсе килә. Аларның ярдәме белән быел әлеге округта яшәүче 565 милләттәшебез газетаны очсызлы бәя белән яздырып ала. Шулай ук Ижау шәһәр думасы депутатлары Марат Аухадиев, Фәния Федорова, Константин Николаев, Фәнәви Нургалиев, УР Дәүләт Советы депутаты Софья Широбокова ел дәвамында “Яңарыш” газетасы оештырган чараларны уздыруга ярдәм күрсәтәләр. Илгиз Агадуллин (Новый поселогы), Илсур Фаизов (Пычас авылы), Илдус Гыйләҗетдинов (Ижау), Радик Бикмансуров (Ижау), Шамил Акмалетдинов (Сарапул) кебек эшмәкәрләрнең дә газетабыз белән кызыксынулары, кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләре мактауга һәм хөрмәткә лаек. Быел Чайковский шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләребезнең яңаруы да шатлыклы күренеш. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенең (рәисе Руслан Галиев) ел дәвамында башкарган гамәлләре дә, “Янарыш” газетасы белән ныклы элемтәдә булып, кулга-кул тотынышып эшләүләре дәУдмуртиядәге барлык милли оешмаларга үрнәк булып торуын билгеләп үтәсе килә.

Газетага язылу барышында редакция хезмәткәрләренең дә куйган хезмәте әйтеп бетергесез зур булды. Удмуртиянең төрле шәһәр-авылларына иҗади командировкаларга бару да нәтиҗәсез калмады. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Ходайга шөкер, менә шулай уртак көч белән тиражыбызны саклап калуга ирештек. Газетага ел саен язылып, безнең тугры дусларыбызга әверелгән милләттәшләребезгә дә, быел тәүге тапкыр язылган абунәчеләребезгә дә, матбугатка яздыру кампаниясендә өлеше кергән һәркемгә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да бергә калырбыз дип ышанабыз.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да безнең үз нокталарыбыз булу яшь буынны газетага тартуга ярдәм итеп кенә калмый, балаларның күңелендә иҗат ялкыны да кабыза. Моны Әгерҗе шәһәре мәктәпләре укытучылары яхшы аңлый. Биредәге 1нче гимназия, 3нче, 4нче мәктәп укытучылары ел саен үз сыйныфларында укучыларны газетага яздырып, дәресләрендә куллансалар, быел аларга 2нче мәктәп тә кушылды. “Янарыш” газетасы белән укучылар арасында элемтәне ныгытуга Әлфия Заһретдинова, Фәридә Хафизовалар аеруча җаваплы карыйлар. Ә Ижау мәктәпләрендәге татар сыйныфлары арасында элемтәләребезнең ныклыгы белән әлегә бик мактана алмыйбыз. Бары тик 6нчы гимназиядә һәм 10нчы мәктәптә санаулы гына укучылар газетаны алдыралар.

Газетабызның һәр санында Ижау җәмигъ мәчете ярдәмендә дөнья күрүче “Мөслим” газетасының иң яхшы язмаларыннан җыелган сәхифә урын ала. Мәчет ярдәмендә 300 газета Удмуртиянең барлык мәчетләренә барып ирешә. Әлеге хезмәттәшлегебез өчен без, иң элек, Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга рәхмәтле.

Халык илчеләре белән элемтәләребезне ныгытучы Вәҗиһә Заһидуллина, Гөлсәрия Фазлыеваларның хезмәтләре дә әйтеп бетергесез зур булды быел.

Аеруча зур рәхмәтләребезне УР Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзяновка, аның ярдәмчеләре Фаат Абубакировка һәм Алмаз Мингалиевка җиткерәсе килә. Аларның ярдәме белән быел әлеге округта яшәүче 565 милләттәшебез газетаны очсызлы бәя белән яздырып ала. Шулай ук Ижау шәһәр думасы депутатлары Марат Аухадиев, Фәния Федорова, Константин Николаев, Фәнәви Нургалиев, УР Дәүләт Советы депутаты Софья Широбокова ел дәвамында “Яңарыш” газетасы оештырган чараларны уздыруга ярдәм күрсәтәләр. Илгиз Агадуллин (Новый поселогы), Илсур Фаизов (Пычас авылы), Илдус Гыйләҗетдинов (Ижау), Радик Бикмансуров (Ижау), Шамил Акмалетдинов (Сарапул) кебек эшмәкәрләрнең дә газетабыз белән кызыксынулары, кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләре мактауга һәм хөрмәткә лаек. Быел Чайковский шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләребезнең яңаруы да шатлыклы күренеш. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенең (рәисе Руслан Галиев) ел дәвамында башкарган гамәлләре дә, “Янарыш” газетасы белән ныклы элемтәдә булып, кулга-кул тотынышып эшләүләре дә Удмуртиядәге барлык милли оешмаларга үрнәк булып торуын билгеләп үтәсе килә.

Газетага язылу барышында редакция хезмәткәрләренең дә куйган хезмәте әйтеп бетергесез зур булды. Удмуртиянең төрле шәһәр-авылларына иҗади командировкаларга бару да нәтиҗәсез калмады. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Ходайга шөкер, менә шулай уртак көч белән тиражыбызны саклап калуга ирештек. Газетага ел саен язылып, безнең тугры дусларыбызга әверелгән милләттәшләребезгә дә, быел тәүге тапкыр язылган абунәчеләребезгә дә, матбугатка яздыру кампаниясендә өлеше кергән һәркемгә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да бергә калырбыз дип ышанабыз.

 

Рәмзия Габбасова