Рәхмәт сиңа, “Яңарыш”ыбыз!
Яңа елга аяк басарга да озак вакыт калмады. 2013 ел — Елан елы килә. “Яңарыш” газетасы редакциясе 4 ноябрь — Бердәмлелек көнендә безгә очрашуга килделәр.
“Яңарыш”ның дуслары күп. Ул Удмуртия татарларының йөзек кашына әверелде. Без, әгерҗелеләр дә, милли басманы үз иттек. Үзебезнең язмаларга “Яңарыш”та киң урын бирелүгә чиксез шатбыз, рәхмәтлебез. Әлеге очрашуда да редакция коллективы бүләкләр өләште, газетада язмалары чыккан хәбәрчеләребез хезмәтләренә зур бәя бирделәр. “Яңарыш”лылар очрашулар, яңадан-яңа бәйгеләр оештырып, үз укучыларын, хәбәрчеләрен табалар. Без дә, газета укучылар, бердәмлегебезне дәлилләп, киләсе елга газетага язылыйк.
“Яңарыш” газетасы коллективына шундый очрашулар оештырганнары өчен зур рәхмәт!
Фаягөл Әхмәтшина, Кадыбаш авылы