Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәхмәт сиңа, мәктәбем!
6.12.2017

Рәхмәт сиңа, мәктәбем!

Узган атнада Девятерня авылының Л. Айтуганов исемендәге урта гомумбелем бирү мәктәбе олы юбилеен – 100 еллыгын билгеләп үтте. Туган мәктәбемнең бәйрәменә иртә белән үк, әле көн яктырганчы чыгып киттек. Нәкъ моннан 17 ел элек элек, Нарат башлангыч мәктәбен тәмамлап, 5нче сыйныфка баргандагы кебек. Аркага авыр букча асып, башкаларга ияреп, иртәнге караңгылыкны ерып, Девятерня мәктәбенә белем алырга киттем. Көн саен 5 чакрым ара һәм күңелнең түрендә сакланган иң матур мәктәп еллары…

Бер гасырлык тарихи юбилеен билгеләп үткән мәктәбемне бәйрәм белән котларга район җитәкчеләре һәм мәгариф бүлеге белгечләре, ветеран укытучылар, укучылар һәм мөхтәрәм кунак – Казаннан “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова килгән иде. Кунаклар мәктәп эшчәнлеге, музей белән танышкач, укучылар һәм укытучылар тарафыннан оештырылган флешмобта катнаштылар. Соңыннан бәйрәм чарасы авыл мәдәният йортында дәвам итте.
Укучылар, укытучылар һәм авыл үзешчәннәре искиткеч тирән эчтәлекле, 100 еллык тарихны үз эченә алган тамаша әзерләгәннәр. Аеруча балаларның чыгышлары зур игътибарга лаек. Бәйрәм котлау сүзләре һәм җылы теләкләр белән үрелеп барды. Сәхнәгә бар гомерләрен укучыларга белем бирүгә багышлаган, балалары да әти-әниләре кебек укытучы һөнәрен сайлаган, зур ихтирамга лаек мөгаллимнәр: Мөхтәрәмә апа Әхмәтҗанова улы һәм кызы белән, Мәүгыйдә апа Әхмәтовалар чыктылар. Алар үзләре эшләгән чорны исләренә төшереп кенә калмадылар, ә яшь буынга үгет-нәсыйхәт бирделәр, мәктәп коллективына җылы теләкләрен җиткерделәр. Мөхтәрәмә апа белән Мәүгыйдә апа юбилей медальләренә лаек булдылар.
Олы юбилейга иң зур бүләк — “Девятерня мәктәбенең 100 еллык тарихы” дигән китап. Авторы — дүрт дистә елдан артык мәктәптә балаларга белем биргән, 10 ел директор вазифасын үтәгән укытучы Илдус Шәйхетдинов. “Мәктәп тарихын мәңгеләштерү күптәнге хыялым иде. Китапны язганда ветеран укытучыларның язмаларына, истәлекләренә, тарихи фактларга, архивтан алынган мәгълүматларга таяндым”, — диде Илдус абый. Бик зур эзләнүләрдән торган хезмәтне башкарган ул. Китапка 100 ел дәверендә белем биргән укытучыларның һәм 1950 еллардан соң мәктәпне тәмамлаган һәр укучының исеме кергән. Китапның төп иганәчесе — Миләүшә Айтуганова. Аның әтисе шагыйрь һәм композитор Ләбиб Айтуганов та кайчандыр шушы мәктәптә белем алган. 2004 елдан мәктәп аның исемен йөртә. “Сез — әтием юлын дәвам итүчеләр. Аның эшен, иҗатын кадерләп саклаучылар. Якташларым янына һәрвакыт зур дулкынлану белән кайтам мин, сезнең уңышларга сөенеп яшим. Рәхмәт!” – диде Миләүшә ханым үз чыгышында.
Девятерня мәктәбе коллективын район җитәкчеләре, мәгариф бүлеге белгечләре, “Яңарыш“ газетасының баш мөхәррире, үзе дә шушы авылда туып үскән, әлеге мәктәпне тәмамлаган Рәмзия Габбасова һәм башка бик күп кунаклар тәбрикләде.
Кунаклар бәйрәмнән онытылмаслык хисләр һәм мәктәпнең 105, 150 еллык юбилейларын да күрергә насыйп булсын, дигән теләкләр белән таралыштылар. Бүгенге көндә мәктәпкә оптимизация куркынычы янаганда бу теләкләр аеруча мөһим.

Эльвира Хуҗина.