Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Рәхмәт сиңа, мәктәбем!
3.06.2020

Рәхмәт сиңа, мәктәбем!

Менә күңелле мәктәп еллары сизелми дә үтеп киттеләр. Әле кичә генә мин балалар бакчасыннан чыгып, мәктәпкә беренче адым ясаган идем сыман, ә борылып карасаң, 11 ел инде артта калган.
Бу вакыт вакыйгаларга бай иде. Барысы да булды: күтәрелешләр hәм егылулар, елмаю­лар hәм күз яшьләре. Укырга бик яраттым. Немец теле, рус әдәбиятеннән, рус теленнән, технологиядән олимпиадаларда катнаштым. «Волонтерларның экологик слет»ында, төрле әдәби фестивальләрдә яратып катнаштым. 11 ел эчендә мәктәп минем өчен икенче өй, укытучылар икенче әти-әни булдылар. Сыйныфташлар белән дә аерылышырга бик кыен, чөнки без якын кешеләр булып беттек: бер-беребезгә көч биреп hәм ярдәм кулы сузып, бер гаилә булып яшәдек. Ничек кенә моңсу булса да, төрле якларга китәргә тиешбез. Бер үк вакытта бу хәл күңелне дулкынландыра, безнең олы тормышка юллар ачыла, җаваплылык өстәлә. Күп сорауларны инде үзебезгә хәл итәргә туры киләчәк.
Мин киләчәктә журналистика факультетына укырга керергә телим. Шуның өчен имтиханнарны әдәбият, рус теленнән тапшырачакмын. Бу һөнәр минем күңелемә кереп, дөньямны үзгәртте. Инде үземне башка һөнәр иясе дип күз алдына да китерә алмыйм. Әлеге урында “Яңарыш” газетасына рәхмәт әйтәсем килә. Кечкенәдән газетага үз язмаларымны җибәреп тордым. Әбием белән бабаем да, «Янарыш»та чыккан язмаларымны бик көтеп алалар. Быел Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Яңарыш” газетасы оештырган “Туган телем – иркә гөлем” фестиваль-конкурсында катнашып, “Минем Удмуртиям” номинациясендә беренче урынны яуладым. Киләчәктә дә, максатыма ирешер өчен бар көчемне куярга тырышачакмын. Барлык чыгарылыш укучыларына да имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшыруларын, түземлек hәм уңышлар телим.

Раилә Рафикова, Бакыр Заводы авылы.