Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Рәхмәт сиңа, Вилнур
29.11.2017

Рәхмәт сиңа, Вилнур

Кырындыда кайбер урамнарда су торбаларының нык тузган булуы аркасында еш кына өзеклекләр була һәм төзекләндерү эшләре башкарырга туры килә. Узган гасырның 60нчы елларында салынган торбаларга кагылсаң, исең китә шул.
Күптән түгел Совет урамында ярты чакрым озынлыкта су торбаларын алыштырдык. Әлеге зур эшне башкарганда мәрхәмәтле авылдашыбыз, эшмәкәр Вилнур Галиев зур ярдәм күрсәтте. Ә эшне Илнар Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге “Тирсә торак-коммуналь челтәр­ләре“ ширкәтенең алтын куллы эшчеләре башкарды. Экскаваторчы Радик Сәлимов, слесарьлар Юрий Николаев, Илһам Мөхәммәтшин эшне җиренә җиткереп үтәделәр. Аларга да, эшне тикшереп торган авылдашыбыз Рәис Яхинга да зур рәхмәт.
Совет урамында су проблемасына нокта куелуына авылдашлар да бик сөенә. Без дә, алар да мәрхәмәтле авылдашыбыз Вилнур Галиевка чиксез рәхмәтле. Нинди генә эшкә тотынсак та, ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итәбез. Туган авылын төзекләндерүгә, төрле чаралар уздыруга матди ярдәм күрсәтүче Вилнур Марат улының эшләре уң, сәламәтлеге нык булсын, дип телибез.

Илназ ЗАКИРОВ, Кырынды авылы.