Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәхмәт, Сарапул! Яшәсен “Яңарыш”!
23.11.2016

Рәхмәт, Сарапул! Яшәсен “Яңарыш”!

 20 ноябрь көнне “Яңарыш” редакциясе Сарапулда яшәүче милләттәшләребез белән очрашуда булып кайтты. Очрашуда  “Яңарыш” редакциясе мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова  Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышына күзәтү ясады, чишеләсе мәсьәләләрне искәртте. “Яңарыш” газетасының барлык татар оешмаларына кыйбла булып торуын, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын билгеләп үтте. Зал тутырып килмәсәләр дә, Сарапулда яшәүче татарларның күбесенең биредә булуы күңелне сөендерде! Әлеге чарага Каракүл районы татар мәдәнияте җәмгыятенең рәисе Әлфидә Халикова җитәкчелегендә Арзамас авыл мәдәният йортында шөгыльләнүче “Ак каен” ансамбле дә кунак булып килде. Сап-сары милли сәхнә киемнәре киеп, сәхнәгә кояш кебек балкып чыктылар һәм тамашачыларның күңелен милли моңарыбыз белән җылыттылар. Зур рәхмәт аларга!

Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры тарафыннан Аяз Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син” мелодрамасын күрсәтелде. Милләттәшләребезнең һәр чыгышны алкышлап кабул итүләре аларның театрга сусаганнарын күрсәтте. Рифкать Шакиров сарапуллыларга да театр куярга тәкъдим итте. Бирсен Ходай! Артур Сәләхетдинов, Руслан Әхмәтханов, Диния Кәримуллина, Александр Миңнәхмәтов тарафыннан ял концертын да сарапуллылар бик яратып кабул иттеләр.

Очрашуны оештыруга ярдәм иткән “Электрон” мәдәният сарае җитәкчесе, милләтләрнең мәдәниятен торгызу һәм үстерү үзәге җитәкчесе Елена Шохинага, Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиевка, аның урынбасары Роберт Рыбаковка, әлеге үзәкнең актив әгъзаларына, Зөлфәт Арслановка, Рифкать Шакировка,  “Яшьлек” ансамбле җитәкчесе Зарина Вакиловага зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Очрашуга нәтиҗә ясап, мондый чараларны Удмуртиянең район-шәһәрләрендә ешрак үткәрергә кирәк дигән фикергә килдек без. Көчебез — бердәмлектә. Ә “Яңарыш” газетасы Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп тора. Аның тиражы бердәмлегебезне күрсәтеп торуы да сер түгел. Димәк, һәр кеше “Яңарышка” язылып, көчебезне арттырырга үзеннән өлеш кертә ала. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузып яшик, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмик, туган телебезне, динебезне зурлыйк һәм саклыйк!

                                                                                                       Рәфилә Рәсүлева