Рәхмәт белдерергә беркайчан да соң түгел
Гыйлемсез дин тоту мөмкин түгеллеген барыбыз да белә. Шуңа күрә татарлар күпләп яшәгән, әмма мәчетләре булмаган авыл-салаларда да Ислам кануннарын кешеләргә аңлату өчен имамнар тырышлыгы белән дәресләр оештырыла. Мөфтиятебез дә бу изге эшне хуплап, укытучыларга һәрчак ярдәм итә. Балезино бистәсендә Илмир хәзрәт Касимов тарафыннан 2011 елда Социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә якшәмбе мәктәбе оештырылган иде. Беренче елларда 80нән артык кеше катнашты. Әмма бина Балезиноның тимер юл артындагы микрорайонында урнашу сәбәпле, күп кенә кешеләргә анда барып йөрүе кыен иде. Шул сәбәпле, 4 елдан соң укулар берничә ел туктап торды.
2019 елда исә Әхмәди авылы имамы Раиф хәзрәт район үзәгендә яшәүче якташлары өчен Балезинода укулар оештырырга булды. Дәресләр үткәрергә яраклы булган төрле биналарны күз алдыннан кичергәннән соң, Аллаһ Тәгалә көтмәгән җирдән ярдәмен бирде – нәкъ Балезино үзәгендә урнашкан “Беренче автомәктәп”нең хуҗабикәсе Сивкова Светлана Юрьевна (татарча исеме Сәлимә) бушлай дәрес бүлмәләрен тәкъдим итте. Шулай итеп, 2019-2020нче уку елында Раиф хәзрәтнең һәм Илмир хәзрәтнең дәресләренә 40тан артык кеше йөри башлады. Ике төркемгә бүленеп, Ислам нигезләрен, гарәп хәрефләрен, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнделәр. Ни кызганыч, коронавирус таралу сәбәпле, укуны туктатырга туры килде. Укуларны тәмамлау уңаеннан оештырыла торган мәҗлес тә үткәрелмичә калды. Әмма остазларга һәм гыйлем таратуны оештырырга ярдәм итүче иганәчеләргә рәхмәт әйтү беркайчан да соң түгел. Күптән түгел республикабызның төньягында Исламның рухи кыйммәтләрен таратырга ярдәм итүе өчен Удмуртия мөфтияте тарафыннан Светлана Юрьевнага Рәхмәт хаты тапшырылды, Илмир хәзрәт һәм Раиф хәзрәт аңа шәмаил бүләк иттеләр, рухи һәм матди сәламәтлек, изге эшләрендә уңышлар һәм Аллаһның ярдәмен теләделәр.
Кызында милли һәм дини үзаң, иганәчелек сыйфатлары тәрбияләгән өчен Светлананың әнисе Мәдинә Исмәгыйль кызына аерым рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһ сезгә дә, бала-оныкларыгызга да ике дөнья бәхет-сәгадәтен насыйп итсен. Амин! Раиф хәзрәткә һәм Илмир хәзрәткә исә алдагы елларда да гыйлем таратуда саекмас көч насыйп итсен һәм шәкерт-давамчылары өстәлеп торсын!
Динә КАСИМОВА, Балезено поселогы.