Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Рәсәйдә кем соң татар түгел?
6.10.2016

Рәсәйдә кем соң татар түгел?

 Вячеслав Ар-Серги исеме “Яңарыш” газетасы укучыларына яхшы таныш. Аның шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре татар теленә тәрҗемә ителә. Авторның удмурт милләтеннән булуына карамастан, татар телендә иркен сөйләшүе генә түгел, татарлар тормышы белән кызыксынып торуы, татар әдәбияты, аның шәхесләрен яхшы белүе гаҗәеп тоела миңа.
Казан шәһәрендә агымдагы елда “Удмурт күңеле” дип аталган татар телендә китабы чыгу да зур игътибарга лаек­лы. Китап “2014-­2020 елларга Татарстан республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру программасы”н үтәү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителгән. Китапны Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин төзегән. Җыентыкта Вячеслав Ар-Сергиның шигырьләре, хикәяләре һәм публицистик язмалары урын алган.
“Удмуртиянең халык язучысы, Россиянең Дельвиг исемендәге мәртәбәле әдәби премиясе лауреаты Вячеслав Ар-Серги – бүгенге көндә удмурт әдәбиятының иң күренекле әдипләренең берсе. Ул — Удмуртиядә генә түгел, бөтен Рәсәйдә, шулай ук бөтен фин-угыр дөньясында киң билгеле шәхес, – дип язган әлеге китапның кереш сүзендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов. – Рәсәйкүләм, халыкара әдәби чараларда ул бик актив катнаша һәм һәрвакыт үз сүзен, нинди генә аудитория алдында булса да, әйтә. Ул озак еллар дәвамында “Дружба народов” журналының редакция советында әгъза булып торды. “Литературная газета”ның да иң актив авторларының берсе. Ул үзенең хикәяләрен, шигырьләрен генә бастырып калмый, актуаль проблемалар күтәргән публицистик язмалар белән дә чыгышлар ясый. Аның мәкаләләре һәрвакыт Рәсәй халыкларының милли мәнфәгатьләрен кайгыртып, туган телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, милли әдәбиятыбызның язмышы өчен борчылып язылган булыр”.
Бу санда татар һәм удмурт әдәбияты арасында күпер салучы Вячеслав Ар-Сергиның “Удмурт күңеле” китабыннан әсәрен газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Рәсәйдә кем соң татар түгел?
(«Шагыйрь Роберт Миңнуллин белән Казаннан Уфага… сәяхәт» исемле китаптан өзек)

Уфа — мәһабәт шәһәр. Монда киң юллар алып килә, ә шәһәр эчендә алар тарая, хәтта тыгыннар барлыкка килә. Уфа — зур һәм борынгы шәһәр. Үзәктәге урам чатлары үз вакытының зәвыгы белән эшләнгән, ләкин бу хәзерге транспорт өчен артык мәшәкатьләр тудыра. Юл тыгыннарында утырып, күп вакытны югалтканлыктан, без Роберт Мөгаллимович белән, ашыга-ашыга, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәгә килеп кердек. Башкорт язучысы Динис Бүләковның хәтер кичәсе иде бу. Удмурт чипчирганын хәтерләткән башкортның халык уен коралы курай үзенең сагышлы моңын сузды. Миңа бөтен башкорт халкының гади булмаган тарихы телгә килгән кебек тоелды, күзләремнән яшь тәгәрәп чыкты. Әлеге чарада мин үземнең элеккеге танышларымны күрдем, башкорт язучылары Равил Бикбаевны һәм Әмир Әминевне. Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев — билгеле җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан парламенты депутаты һәм талантлы лирикның нәфис омтылышын берләштергән зур куәтле кеше. Әмир Әминев миңа үзенең мускуллы, динамикалы хикәяләре һәм повестьлары белән таныш. Ул — «юан» башкорт әдәби журналы «Агыйдел»нең баш мөхәррире. Без аның белән Переделкинода танышкан идек. Әмир Әминев, беренче карашка, промышленность магнаты яки югарыдагы чиновниклар кебек эрерәк күренсә дә, беренчел танышу бозы эрегәч, аның әдәбият өчен җан атып торган, яңалыклар белән кызыксынучы, холкы белән көләч, киң күңелле, теләсә нинди милләттәге каләмдәшен ихлас кабул итә торган үз кешең икәнлегенә төшенәсең. Аңарда Мостай Кәримнең профессиональ милли мәктәбе йогынтысы сизелә.
Мондый кешеләр белән кочаклашып күрешү — үзе бер бәйрәм. Мин алар белән очрашуга бик шатландым.
Бәлештән, кымыздан һәм ат итеннән башка башкорт табыны буламыни инде?! Бу — Динис Бүләковны искә алу табыны иде. Авыр туфрагың җиңел булсын, каләмдәш. Синең китапларың яши, халыкка хезмәт итә…
Минем юлдашым Роберт Миңнуллинны монда барсы да бик үз итә, ярата. Язучылар, тел, әдәбият галимнәре, Динис Бүләковның туганнары аңа үзгә бер хөрмәт белән эндәшә, ул үзе дә үзен бик гади һәм ихлас тота. Ул чыгыш ясаган вакытта, Башкортстанның билгеле кешеләре, үзләренең чал башларын кагып, аның сүзләрен җөпләп утыра. Көтмәгәндә, башкортларның төньяк күршесе буларак, миңа да сүз бирәләр. Залдагылар удмурт телен белмәгәнлектән, Динис Бүләковның тере сынын күз алдына китереп, аның белән әңгәмә коргандай, рус телендә сөйлим. Дулкынланудан, ни сөйләгәнемне хәтерләмим, ләкин чыгышым соңында Әмир Әминевнең рәхмәт белән кулымны кысуы мине үстереп жибәрде.
Алга таба безне «Нур» татар драма театрында Башкортстандагы татар гәзите «Кызыл таң»ның 90 еллыгына көтәләр иде. Бу басма турында мин Роберт Миңнуллиннан күп җылы сүзләр ишеткәнем бар.
Юл тыгыннарында тагын да тоткарлана-тоткарлана, театрга килеп керүгә, монда үзгә бер җанлылык сизелде, барсының да йөзе якты, елмаюлы. Монда безне «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов каршы алды. Мин мондый күркәм кешеләрне Мадрид университетында гына күргәнем бар. Без бер-беребезне дистә ел күрмәгән классиклар кебек җылы күрештек. Ул шундук безнең рольләрне һәм нишләргә тиешлекне аңлатты. Татарча бик җитез сөйли ул, ләкин һәр сүзне ачык һәм матур итеп әйтеп. Аның татарча сөйләме, хәтта миңа да аңлашыла.
Әйе, бу чын-чынлап бөтен Башкортстан һәм татар матбугат форумы булды! Аның сценарие югары дәрәҗәдәге чараныкы иде. Башта төбәк җитәкчеләре һәм министрлар котлады. Алар арасында музыкаль котлаулар булды. Иң мөһиме — залдагыларның сәхнәдәге күренешләргә мөкиббәнлеге. Мин моны шундук сиздем. Үзем сәхнәгә үзгә бер дулкынлану белән чыктым. Ләкин залдан җылы дулкын тойгач, үземне кулга алып, шушы гәзитне бар итүчеләр, анда күңел биреп эшләүчеләргә зур рәхмәт сүзләрен әйтәсем килде. Кайчакта сүзләр хисләрне күтәрми, мондый вакытларда шигырь ярдәмгә килә.
Бу кичәдә дә Роберт Миңнуллин тулпар канатларында иде. Аның исемен әйтүгә үк, халык аягүрә басты һәм кул чабарга тотынды — бары аның исемен генә ишетүгә! Һәм мин аның өчен чиксез горурлык тойгылары кичердем, хәтта уч төпләрем тирләп чыкты. Миңнуллин күп сөйләмәде, ләкин җитди итеп әйтте. Бу юлы ул сүзләрне тиз әйтте, аңлавымча. Илеш диалектында сөйләде ул. Күп сүзләре колакка эләкмәде. Ә артта утырган ханымнар аны җөпләп, яратып нидер пышылдаштылар. Димәк, бар да яхшы.
Кичен бәйрәм табынында мин Марат Ямалов белән таныштым. Бу уникаль кешенең фикере югары фәнни дәрәҗәләр белән расланган. Ул вакытта Башкортстан Президенты Администрациясендә эшли иде. Тумышы белән ул — Илеш якларыннан, Роберт Мөгаллимовичның туганы. Аның шигырьләрен дә укыганым бар, алардагы ниндидер сагыну сагышы җанны өтеп ала. Марат Ямалов белән аралашу үзе чын-чынлап зур рәхәтлек бирә.
Кичә ахырында Роберт Мөгаллимович миңа күңелле сюрприз ясый — без легендар башкорт һәм татар җырчысы Фәридә Кудашевага чәйгә чакырылганбыз икән.
Фәридә Кудашева фатирына без Уфа утлары нур сипкән урамнан озак кына бардык. Ул бик пөхтә ике бүлмәле фатирда яши. Тыйнак, бик чиста һәм кунакчыл. Кунак бүлмәсендә — пейзаж картиналары, якыннарының фоторәсемнәре һәм чәчәкләр, чәчәкләр… Чәй өстәлен «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Рәфис алып бара. Мин аны, җир шарының кайсы илендә күрсәм дә, килеш-килбәте буенча чын татар дип таныр идем. Ул — Уфа урамнарында һәм юлларында безне саклаучы — фәрештә булды. Аның янында без таш койма артындагы кебек булдык. Ул — уртача буйлы, чандыр, коңгырт чәчле, матур костюмда һәм шулкадәр хәрәкәтчән. Әйе, нишләптер, мин аны шундук ат өстендәге җайдак, ат чабышларындагы чапкын егет итеп күз алдына китердем. Битләреңә җил бәрә, Рәфисҗан!
Безнең белән тагын Уфаның бер югары уку йортында укытучы яшь татар галиме, журналист Рәүф Идрисов һәм аның хатыны Венера бар иде. Венера Фәридә ханымга кухняда булышты.
Мин, Фәридә Кудашева яшәгән фатирны күздән кичереп, аның татар һәм башкорт мәдәниятенең алтын фондын тәшкил итүче күп җырларын ишеткән стеналарыннан көнләшеп утырам. Портреттан инде бакыйлыкка күчкән Бәхти Гайсин безгә карап тора иде.
— Фәридә ханым кайсы елгы? — дип пышылдап кына сорап куям Роберт Миңнуллиннан.
— 1920 нче елгы, — дип пышылдап җавап бирә ул һәм, — кунакта пышылдашмыйлар, — дигән була.
Фәридә аңа җаны һәм йөрәге белән яшь, дигән сүзләремне гәзит штампы итеп кабул итмәгез. Ләкин ул, чыннан да, шулай. Паспорты буенча шактый еллар аның белән сөйләшкәндә бөтенләй сизелми. Ул татар җырын башкаручылар цехындагы яңалыкларны күреп-белеп тора, аларның эшчәнлеген күзәтә, лаеклы милли җыр тәҗрибәсенә шаян караш ата, ә кайчакта безнең ише колагына аю басканнар белән киңәшләшә.
— Алдан уйлап түгел, аңлашылмаган язмыш кушуы буенча, миңа бит синең җырларыңны башкарырга туры килмәде. Роберт, — ди ул ничектер кызгану тойгысы белән. — Бу ничек болай булды әле? Акылыма сыймый. Җырласам да берне җырлаганмындыр… Нишләптер туры килмәде… Ә шигырьләреңне яратам. Ышан миңа.
— Ярар, — дип, аны тынычландыра Роберт Мөгаллимович — безнең паровоз әле запас юлда түгел. — Сезнең мактау — минем өчен иң яхшы җыр… Өлгерербез әле!
— Әйе, сиңа бит әле быелның августында 60 кына тула. Сезнең яшьтә әле! — дип көлә Фәридә апа. Аның шулай яшьләрчә яңгыратып көлүеннән бу данлыклы фатир тагын да иркенәеп китә. Хужабикәмнең гасыры озын һәм бәхетле генә булсын!
Фәридә ханым үзенең планнары, булачак чыгышлары турында сөйли. Ул — үз вакытының билгеле җырчылары, филармония репертуарлары турындагы тере мәгълүматлар энциклопедиясе кебек.
Минем бик тә Фәридә ханымның табын артында үзе яраткан бер татар халык җырын башкаруын үтенәсем килгән иде дә, тукталып калдым. Легендага ерактан карау кирәк. Шуның өчен дә легенда шул ул.
— Беләсезме, — диде Фәридә ханым, — искән җилләр кебек еллар уза. Ә бит барысы да хәтердә, иң ерактагылар да хәтердә… Хәтта балачагым күз алдымда, һәм әти-әниемнең сөйләгәннәре, ул вакытта көн нинди булган, мин нәрсә кигәнмен…
— Күрәсең, һәр чор үз шагыйрен сайлап ала, һәм, киресенчә, шагыйрьнең күрәзәлеге аркасында, алар үз вакытында туа… һәм чор үзен тудыручының исемен ала…
— Сез ни өчен болай әйтәсез? — диде Фәридә ханым.
— Шуның өчен — сез җырчылар — шул ук шагыйрьләр бит. Һәм мин үз исемен үз чорына биргән кеше белән бер өстәл артында утыруыма чиксез шатмын.
— Әйе, халык аны Фәридә Кудашева чоры дип атаячак, — дип җөпләде мине Роберт Миңнуллин.
— Сез нәрсә инде, миннән башка да талантлы кешеләр күп булды бит, — дип каршы төште Фәридә ханым. — Мин алар белән хәтта аралашырга жөрьәт итмәдем, мин аларны илаһилаштыра идем… Шулай да сезнең мактавыгыз минем күңелгә хуш килде…
Бу — онытылмый торган кичәләрнең берсе иде. Әйе, Фәридә Кудашева, аның бөтен ижаты — ул яз, һәм ул язны башкаларга да юмарт өләшә. Менә Роберт Миңнуллин да, шушы язны сизеп, җылы елмаеп утыра, һәм — мин дә…
Иртәгәсен без, «Кызыл таң» редакторы Фаил Фәтхетдинов оештырган төшке аштан соң, кунакчыл Уфа белән хушлаштык. Иркен кафедагы өстәл артында башкорт татарлары һәм татар татарлары янында мин дә үземне татар итеп хис иттем. Шушында бер гыйбарә искә төште: «Рәсәйдә кем соң татар түгел? Мордвин түгел кемнәр Иделдә?»