Рәсми хәбәрләр №50 (1036)
Удмуртия федераль бюджетка таяна
10 декабрь көнне Удмуртия Президенты Александр Волков журналистлар белән очрашты. Сүз Мәскәүдә Дмитрий Медведев белән булып узган очрашулар хакында барды. Алда каралганча, укытучыларның һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары шушы елның декабрь аеннан артачак. Медицина, мәдәният, спорт һәм социаль тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 2013 елда арта башлаячак. “Бюджетның бу тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру өчен 3 миллиард сум акча җитми, — диде Александр Волков журналистларга. — Бөтен исәп-хисапны мин Дмитрий Медведевка җиткердем һәм ул кул куйды. Хәзер Россия Финанс Министрлыгы белән эшләячәкбез”. Хезмәт хаклары этаплап 2018 елга кадәр күтәреләчәк. Республика башлыгы 2013 елга федераль казнадан кредит бирүне соравы, бу акчаларның П.И.Чайковскийның юбилее чараларына һәм республика урманнарын корыган агачлардан чистартуга тотылачагы турында әйтте.
Бушлай медицина ярдәме калачак
Удмуртия министрлар кабинеты Дәүләт Советына “2013-2014 һәм 2015 ел план вакытына Удмуртия Республикасы мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фонды бюджеты турында” тәкъдим белән чыкты. Удмуртия медицина иминияте Территориаль фонды директоры Сергей Шадрин әйтүенчә, ашыгыч ярдәм күрсәтүгә 2013 елда Фонд бюджеты 561 млн 274 мең сум, 2014 елга – 562 млн 157мең сум тәшкил итә. Шулай ук эшләүче кешеләрне һәм ятим балаларны өстәмә диспансеризацияләүгә Федераль фондтан акча бирү, 2012 елга караганда, артачак. УР мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фонды чыгымнары: 2013 елда 10 717 770 600 сум, ә 2014 – 12 045 572 300 сум, 2015 елда – 14 438 859 900 сум күләмдә каралган.
УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде