Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №5 (1043)
31.01.2013

Рәсми хәбәрләр №5 (1043)

Барыбыз да чаңгы ярышларына!

9-10 февраль көннәрендә республикада ХХХI ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Әлеге чараны соңгы елларда республикада ике көн уздыру гадәткә керде. 9нчы февральдә республика шәһәрләрендә һәм районнарындагы барлык чаңгы трассаларында ирекле узышлар булачак, бу көнне тиешле араны кемнең нинди вакытта узуы исәпкә алынмый. Ә 10нчы февраль көнне ярышларда катнашырга теләгән һәркем медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр өчен көрәшә алачак. Шулай ук һәр елдагыча дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә вәкилләре, танылган спортчылар узышларда үзләрен сынаячаклар. Ярышлар Галина Кулакова исемендәге чаңгы комплексында 11.45 сәгатьтә старт алачак.

Чаңгы узышларында катнашырга теләүчеләр үзләре яшәгән район хакимиятенең физкультура һәм спорт комитетларында, УР Спорт, физкультура һәм туризм буенча министрлыгында (Ломоносов ур., 9а, тел.50-10-77, 50-01-88) оештырылган мандат комиссиясенә мөрәҗәгать итеп языла алалар. Ярышларда катнашу хокукы алу өчен табиб белешмәсе һәм паспорт булу зарур. Теркәлү узган һәркемгә старт номеры һәм “Лыжня России” дип язылган башлыклар биреләчәк.

Кыш уртасында — җәй

Ижау шәһәре Советская урамы, 41йорт адресында урнашкан сәүдә-күргәзмә үзәгендә ел саен февраль аенда “Цветы Удмуртии” дип аталган күргәзмә уза. Инде 15 ел рәттән үткәрелеп, республика күләмендә генә түгел, хәтта чит илләргә дә танылган әлеге чара быел 8-28 февраль көннәренә билгеләнгән. Күргәзмәдә гөлчәчәк, ләлә, гербер, лилия, ирис, гиацинт һәм крокус чәчәкләренең бик күп төрләре тәкъдим ителәчәк. Чүлмәк гөлләре – архидея, антуриум, азалия, примула, бегония, цинерария гибридная, каланхое, фикус һәм башкалар белән танышу мөмкинлеге булачак.

Болардан тыш, биредә “Ярату белән үсәбез” дип аталган иң зур чәчәк бәйләме, тал чыбыгыннан үреп ясалган җиһаз, корылма үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук үзенчәлекле фонтаннар, 1,5 метр биеклектәге гейзер, “Әби-бабайда кунакта” дип аталган балалар өчен махсус эшләнгән төрле экспозицияләрне дә биредә генә күрергә мөмкин. Вертикаль яшелләндерү, чәчәкләр белән бизәү, ландшафтлы дизайн үрнәкләре күрсәтеләчәк. Табигый материаллардан ясалган композицияләрдә агымдагы ел – елан елы булуы да чагылыш табачак. Ә Гашыйклар көне уңаеннан үзенчәлекле, яңа ысуллар кулланып тезелгән чәчәк гөлләмәләре әзерләнәчәк.

Кыш уртасында җәйгә кайтып килергә теләгәннәр өчен, быелгы күргәзмә 8-28 февральдә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр төшке ашсыз һәм ял көннәрсез эшләячәк.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде