Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №48 (1034)
29.11.2012

Рәсми хәбәрләр №48 (1034)

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм

Удмуртиядә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 яшь ярымга кадәрле балалар бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк. Андый балалар 1000нән артык исәпләнә. Бер балага 490 сумлык дару бирү күздә тотыла. Октябрь аенда әлеге максатка каралган акчалар сарыф ителеп бетү сәбәпле, Сәламәтлек саклау министрлыгы УР Хөкүмәтенә өстәмә 1 млн. сум акча сорап мөрәҗәгать иткән. Президент Александр Волков раслаганнан соң әлеге акчалар районнарга барып җитәчәк.

Сәламәтлек – зур байлык

УР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Людмила Гузнищева хәбәр итүенчә, республикада гомер кичерүче барлык кешеләр өч елга бер тапкыр сәламәтлекләрен бушлай тикшертә алачаклар. Диспансеризация узучыга КТГ, маммография, барлык органнарны УЗИ аша һәм башка төр тикшерүләр каралган. Медицина тикшерүен узмаган кешеләргә эш урыннарында хезмәт куярга рөхсәт ителмәячәк.

Шулай ук балага 1, 3, 6 яшь тулгач, балалар бакчасына барыр алдыннан, 1нче сыйныфта укыганда, 5нче сыйныфка күчкәндә диспансеризация уздырылачак.

Иҗтимагый палата киңәя

Удмуртия Республикасының Иҗтимагый палатасында 48 кеше хезмәт куя. Удмуртия Президенты Александр Волков палатага тагын 16 кешене – республиканың иҗтимагый берләшмәләре, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен кабул итү турында карарны раслады. Әлеге исемлектә 97нче мәктәп директоры Әхтәм Хәбибҗан улы Чугалаев, Удмуртия Мөфтие урынбасары Нәфис Сәгадәт улы Ихсанов бар. Димәк, югары даирәләрдә милләттәшләребез ихтыяҗларын кайгыртучылар булачак.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде