Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №45 (1083)
7.11.2013

Рәсми хәбәрләр №45 (1083)

Терлекчелектә хәлләр мөшкел

Удмуртия авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 184 мең тонна печән әзерләделәр, бу планның 83%ын тәшкил итә. Сенаж — 459 мең тонна (92%), силос — 1 млн 222 мең тонна (82%).  Завьялово, Сюмси, Сарапул, Кече Пурга, Ува, Камбарка районнары печәнне кышка җитәрлек күләмдә әзерләгәннәр. Республика буенча бер терлек башына уртача 19,2 центнер азык туры килә. Терлекләрнең фураж белән тәэмин ителеше 48% кына. “Өмет эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә. Хөкүмәткә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына терлек азыгы базасын тулыландыру өчен кичекмәстән өстәмә чаралар күрергә кирәк”, — диде Удмуртия башлыгы Александр Волков.

 

Воткинск спортчылары — җиңүчеләр

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин II Бөтендөнья сугыш сәнгате уеннары җиңүчеләре белән очрашты. Алар арасында Удмуртиядән ике спортчы  воткинскилылар Анна Жигалова һәм Татьяна Ярошевич бар иде. Ил башлыгы спортчыларны югары нәтиҗәләргә ирешүләре (93 бүләкнең 47се алтын) белән котлады һәм Россиядә спортның кара-каршы көрәш төренең үсешенә өмет баглавын белдерде. “Спортның бу төре характерны чыныктыра, тормыш сынауларына бирешмәскә, Ватанга хезмәт итәргә, көндәшеңә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Бу сыйфатлар тормышта уңышларга ирешү өчен һәрвакытта да кирәк”, — диде ул спортчыларга мөрәҗәгать итеп.  Санкт-Петербургта узган Бөтендөнья уеннарында Анна Жигалова ике алтын медальгә, Татьяна Ярошевич көмеш медальгә лаек булган иде. Виталий Мутко аларның тренерлары Сергей Рядновка Воткинскида сумо мәктәбе төзергә вәгъдә бирде.

 

Укытучыга, кондукторга, балыкчыга, электрикка — һәйкәл

Ижау шәһәренең 10 лет Октября урамында чыпчыклар ашатучы электрикны гәүдәләндергән ике метрлы һәйкәл куелды. Бу — сынчы Сергей де Бугруаның “Шәһәр халкы” проекты кысаларында ясаган беренче сыны.  Әлеге проект гади хезмәт кешеләренә багышланган. Ноябрь аенда аның икенче иҗат җимеше — беренче укытучыга һәйкәле әзер булачак. Анысы Пушкинская белән Киров урамнары чатындагы Чияле скверында урнаштырылачак. Ә яз көннәрендә Александр Невский Соборы янында — кондуктор, буа ярында балыкчы сыннары пәйда булачак. “Проект иганәчеләрнең матди ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге сыннар шәһәр урамнарын бизәргә, тирә-юньдәгеләргә комачауламаска тиеш”, — ди проект авторы.

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде