Рәсми хәбәрләр №45 (1031)
Хезмәт хакы вакытында түләнәме?
Хезмәт хакларын түләүдә бурычлар күләме буенча Удмуртия Идел буе федераль округында 10нчы урында тора. 9нчы урында Оренбург өлкәсе — 24 млн сум, 11нче урында Мари Иле — 8 млн 960 мең сум, ә беренче урында Пермь крае — 100 млн сум.
Удмуртия Республикасы Хезмәт министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1 октябрьгә республикада хезмәт хакларын түләү буенча бурыч 23 млн 700 мең сум тәшкил итә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 38,5 %ка кимрәк. Бурычлар күләме түбәндәгечә: Алнаш районы — 4 млн сум, Можга — 3 млн 280 мең сум, Сарапул — 1 млн 650 мең сум, Кече Пурга — 1 млн 600 мең сум, Каракүл — 1 млн 400 сум, Ижау (“Буммаш” Ачык акционерлык җәмгыяте) — 11 млн 700 мең сум. Республика шәһәр һәм районнарында муниципаль координацион Советлар эшли. Ел дәвамында алар тарафыннан уздырылган 140 утырышта 847 оешма вәкилләре тыңланган. Нәтиҗәдә 223 оешмада хезмәт хаклары арттырылган.
Сакланганны Ходай саклар
Удмуртия Республикасында геморрагик бизгәк (тычкан чире) һәм талпан инфекцияләре белән авыручылар саны күрше регионнар белән генә түгел, Россиянең калган регионнары белән чагыштырганда да берничә тапкыр күбрәк.
Шуны истә тотып, агымдагы елда өстәмә 10 мең гектар җир махсус препаратлар белән эшкәртелгән. Бу планда каралганга караганда өч тапкырга артыграк. “Инфекцияләрнең табигый чыганагы” программасын өстәмә финанслау сәбәпле, балалар өчен вакциналар сатып алынган. Бу балаларның — 33 процентына, яшүсмерләрнең 55 процентына прививкалар ясау мөмкинлеге тудырган.
29 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Удмуртиядә авырган 9477 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 12%ка кимрәк булса, үткән атналарга караганда 18,3%ка артыграк. 4 ноябрьгә кадәр 93798 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, бу респбулика халкының 6 %ын тәшкил итә.
Азык-төлек сыйфаты күзәтү астында
Соңгы өч елда республикада куллануга яраксыз дип табылган азык-төлек күләме 1,5 тапкырга арткан.
Соңгы 9 айда кибетләрдә 6 тонна азык-төлек сәүдә әйләнешеннән алынган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Куллануга яраксыз дип табылган азык-төлек арасында иң киң таралганнары: исерткеч эчемлекләр, ит һәм ит продуктлары, ипи һәм тәм-томнар, сөт һәм сөт продуктлары. Алкогольгә каршы уздырылган чаралар нәтиҗәсендә исерткеч эчемлекләр белән агуланучылар саны ел саен якынча 20 %ка кими.
УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде