Рәсми хәбәрләр №30 (1016)
Күрсәткечләр сөендерә
Удмуртия республика Идел буе федераль округында демографик хәлнең торышы буенча лидерлар рәтендә.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Удмуртиядә 11403 сабый дөньяга килгән. Табигый үсеш 1680 кешене тәшкил иткән. Бу исә узган елның нәтиҗәләренә караганда күпкә яхшырак күрсәткеч. Удмуртия Хөкүмәте каршында эшләүче гаилә эшләре һәм демографик сәясәт комитеты рәисе Ольга Лубнина сүзләренчә, гыйнвар-июнь айларында республикада 9723 кеше дөнья белән хушлашкан. Бу исә 2011 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 888 кешегә кимрәк. Ә теркәлгән никахлар саны — 4767 гаилә. Бу узган елга караганда, 100гә кимрәк. Таркалучы гаиләләр саны 133кә кимегән.
Бакчага чират кими
Кизнер поселогының хәрби часть урнашкан өлешендә «Россия Федерациясендә химик корал калдыклары юк итү» федераль программасы нигезендә яңа балалар бакчасы ачылды.
Заманча төзелгән бакча 2-7 яшьлек 75 балага каралган һәм ул республикада иң яхшы балалар бакчасы исемлегенә кертелгән. «Хәрби гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга иске бакчада урын җитми иде. Хәзер инде бу проблема чишелде дияргә дә була», — диде Кизнер районы башлыгы Александр Плотников. Республикабызда балалар бакчаларына булган чиратны бетерү өстендә зур эш алып барыла. 3 ел эчендә яңа 7000 урын барлыкка киләчәге турында хәбәр итте Александр Волков.
УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде