Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №29 (1015)
19.07.2012

Рәсми хәбәрләр №29 (1015)

Бәяләр күз уңында

Республиканың агросәнәгать комплексына июль-ноябрь айларында авыл хуҗалыгы эшләрен башкару өчен 10 мең тонна дизель ягулыгы сатып алу максатына акча бүленгән. 430 мең гектар басудан бөртекле һәм кузаклы ашлык, 25 мең гектар җирдән орлык урып-җыясы бар. Бүгенге көндә авылларда бар көч терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелгән. Әлеге эштә алдынгылар рәтендә Игра һәм Можга районы тора. Алар исә бер баш терлеккә уртача 15 центнердан азык әзерләгәннәр. Ә Алнаш һәм Грахов районнарында июньдә яңгырлар булмау уңышка йогынты ясаган. Барлык техниканың бүгенге көндә 62%ы урып-җыю эшләренә әзер. Басуларга 1169 комбайн чыгачак. Президент Александр Волков, урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасында үзара ярыш уздырылачагы турында хәбәр итте.

Юллар, юллар…

Транспорт комплексы үсеше буенча Самарада булган җыелышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, бөтен транспорт инфраструктурасы тузган хәлдә булуын әйткән. Александр Волков та әлеге җыелыш турында үз фикерен җиткерде: «Машина юллары Удмуртиянең транспорт комплексында гына түгел, бөтен ил күләмендә җитешсезлекләре иң күп булган тармак. Узган ел без юл төзүнең барлык нормативларын да күздә тотып, 800 миллион сумнан артык акча сарыф итеп, 54 чакрым юлны чуерташ белән түшәдек. Ә андый юллар республикада 1500 километрдан артык. Аларга вак таш салуга киткән чыгымнар үзләрен акламый. Әгәр без бу юлларга барлык таләпләргә туры килерлек итеп таш җәябез икән, бөлгенлеккә төшәчәкбез, ә юлларны барыбер тәртипкә китерә алмаячакбыз. Шуңа күрә, минемчә, акчаны уйлап тотарга, ә иң мөһиме, юлларны йөрерлек итәргә кирәк».

Республикада транспорт комплексының үсешенә килгәндә, Александр Волков Кама елгасында җиткереләчәк күперне билгеләп узды. Әлеге күпер 2013 елда төзелә башлаячак һәм аны 4 ел эчендә сафка бастыру бурыч итеп куелган.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде