Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №27 (1013)
5.07.2012

Рәсми хәбәрләр №27 (1013)

Бәяләр күз уңында

УР сәүдә һәм көнкүреш хезмәте министрлыгы мәгълүматлары буенча июнь аенда йомырка бәясе — 4 процентка, карабодай, каймак, токмач, ак май, көнбагыш мае, сөт, тоз бәяләре 2 процентка очсызланган. Ак ипине (0,6 кг ) 15 сум 48 тиеннән алып 19 сумга кадәр, арыш ипиен ( 0,5 кг) — 11 сум 80 тиеннән 17 сум 20 тиенгә кадәр сатып алырга мөмкин. Кәбестә бәясе 29 процентка, суган — 23, кишер — 14, бәрәңге — 12, тавык ите — 2 процентка кыйммәтләнгән. Кулланучылар кәрзиненә кергән азык — төлек бәяләре буенча Удмуртия Россиядә 73нче урында, а Идел буе федераль округы регионнары арасында 10нчы урында (1нче урын иң югары бәя).

Сыра сату чикләнә

Агымдагы елның 1 июленнән сыраны алкогольле эчемлек дип исәпләү турында узган ел кабул ителгән канун гамәлгә керде. Әлеге канун буенча чикләүләр, иң элек, ларек һәм киоскларга кагыла. Аларда катылыгы 5 проценттан арткан сыра сату тыела. Шулай ук кичке 10.00 сәгатьтән иртәнге 10.00га кадәр исерткеч эчемлекләр, шул исәптән сыра белән сату итү чикләнә. Ә 2013 елның 1 гыйнвареннан, федераль канун нигезендә, стационар булмаган сәүдә нокталарында сыра сату бөтенләй рөхсәт ителмәячәк. Җәмәгать урыннарында сыра эчүчеләр җавапка тартылачак.

Яңа кануннарның үтәлешен республиканың Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор тикшереп торачаклар. Ләкин тикшерү эшен башлар өчен гражданнарның тиешле органнарга мөрәҗәгать итүләре кирәк.

1 июльдән алкогольле эчемлекләргә акцизлар да күтәрелде. Хәзер 0,5 л аракының бәясе 125 сум.

«ИжАвто»да – Lada Granta

Узган атнада Ижау автозаводы конвейерыннан беренче Lada Granta автомобиле чыкты. Әлеге автомобильләрне күпләп җитештерү 2012 елның июль ае ахырында башланачак. «ИжАвто» агымдагы елда автомобильләр җитештерүне планда каралганнан 21 процентка (55,4 мең) киметергә уйлый, шуның 27 меңен Lada Granta тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә заводта «Lada-2104» һәм «Иж-27175» автомобильләре җитештерелә.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде