Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №20 (1006)
18.05.2012

Рәсми хәбәрләр №20 (1006)

Фидакарьлек онытылмый

Удмуртия Президенты Александр Волков 11 майда үз Резиденциясендә Чернобыль атом электростанциясе фаҗигасе нәтиҗәләрен юк итүдә фидакарьлек күрсәткән батырларны кабул итте. «Чернобыльдә Удмуртиядән 3000 кеше катнашты. Алар фаҗига нәтиҗәләрен юк итеп, киләчәк буынны куркынычсыз тормыш белән тәэмин итү өчен үз гомерләрен, сәламәтлекләрен аямадылар», — диде ул үз чыгышында һәм 13 кешегә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены белән бүләкләде. Өченче энергоблок бинасын дезактивацияләүдә катнашкан Борис Прокошев: «Без ул вакытта сәламәтлегебезгә нинди куркыныч янавын аңласак та, барыбер бөтен авырлыгын күз алдына китерә алмадык. Кызганыч, күпләребез инде арабыздан китеп тә барды. Илебез, республикабыз башлыкларына, хәрби комиссариатка безгә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт», — ди. Орден белән бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез Өлфәт Харис улы Әхмәдиев та бар иде.

Мохтаҗлыкта яшәүчеләргә ярдәм

Удмуртия Республикасы халыкны социаль яклау министры Ольга Корепанова хәбәр итүенчә, агымдагы елда беренче сыйныфка укырга барырга тиешле әз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 1250 балага кием-салым сатып алу чыгымнарына компенсация түләнәчәк. Әлеге максатка регион казнасында 5 млн сум акча каралган. Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган очракта гаилә әз тәэмин ителгән дип санала. Компенсация күләме 4000 сумнан артмаячак. Түләүләр гариза буенча халыкны социаль яклау министрлыгының җирле органнары аша башкарыла.

Торак фонды яңартыла

Удмуртия Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте министры урынбасары Сергей Сивцов белдерүенчә, республика федераль бюджеттан 2012 елда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү максатына 4,1 млн сум, тузган торакта яшәүче гражданнарны күчерү өчен 22,5 млн сум акча алачак. Республика, муниципаль бюджетларыннан, биналарның хуҗалары тарафыннан да өстәлгән акчаларны кушканда, барлыгы 6,151 млн сумлык капиталь төзекләндерү башкарылырга, ә гражданнарны тузган торактан күчерү өчен 32,861 млн сум акча сарыф ителергә тиеш. Бу — 4 000 квадрат метр мәйданлы 5 күп фатирлы йортны капиталь төзекләндерү, 108 гражданны яңа фатирларга күчерү дигән сүз.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде