Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №16 (1002)
21.04.2012

Рәсми хәбәрләр №16 (1002)

Чәчүлеккә әзерлек

УР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республика чәчүлек чорына бөртекле һәм кузаклылар белән тулысынча тәэмин ителгән. Орлыкларның 76 %ы чәчүгә яраклы санала, бу, узган ел белән чагыштырганда, 16 %ка күбрәк. Удмуртия буенча иң яхшы күрсәткечләр Игра һәм Вавож районнарында – 90 %тан артык.

13 апрельгә тракторлар 82 %ка, чәчкечләр 84%ка, туфрак эшкәртү техникасы 86 %ка әзер, ягъни күрсәткечләр үткән ел белән чагыштырганда, яхшырак. Республика басу-кырларына быел 56 яңа трактор һәм 30 данә яңа туфрак эшкәртү техникасы чыгарылачак.

Торак төзелеше үсешенә этәргеч

«Торак» федераль максатчан программасының «РФ субъектларында торак төзелеше үсешенә этәргеч бирү» дип аталган юнәлеше буенча «Ижау шәһәре» муниципаль берәмлегенә 29 млн 872 мең сум субсидия күчерелде һәм бу суммага федераль бюджеттан узган ел тотылмый калган 12 млн сумнан артык акча да өстәмә итеп бирелде. Бу акчалар «Аэропорт» тирәсендәге А-10 микрорайонында балалар бакчасы, «Столичный» микрорайонында кварталара юл (Воткинское шоссеның төньяк ягы буйлап), Октябрь районының «Чистопрудный» микрорайонында юллар һәм тротуарлар төзүгә тотылачак.

Эшсезләр кими

Удмуртия Республикасының эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенең баш идарәсе мәгълүматлары буенча, 11 апрельгә 13 200 эшсез кеше теркәлгән. Ел башы белән чагыштырганда, бу 848 кешегә кимрәк, дигән сүз. Республиканың эш белән тәэмин итү хезмәте ярдәме белән 10 500 кеше эш тапкан. Бүгенге көндә 1800 кеше һөнәри белгечлек үзләштерсә, 2000гә якын кеше иҗтимагый эшләрдә катнаша. Удмуртия предприятиеләрендә кыскартылган эш тәртибе белән 3500 кеше эшли.

Пенсия фондыннан субсидия

РФ Пенсия фонды Удмуртия Республикасы белән төзелгән икеяклы килешү нигезендә Удмуртиягә 13 миллионнан артык субсидия бүлеп бирәчәк. Социаль яклау министры Ольга Корепанова хәбәр итүенчә, бу акчаның бер өлеше эшсез пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә, социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерүгә һәм мобиль бригадаларны автомобильләр белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде