Рәсми хәбәрләр №15 (1001)
Кулланучылар кәрзине очсызлана
Удмуртия Республикасы сәүдә һәм көнкүреш хезмәте министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2012 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, март аенда кайбер азык-төлеккә бәяләрнең төшүе күзәтелгән. Мәсәлән, көнбагыш мае – 4,6%, ак май – 2% , сөт – 1,3% , ак ипи – 2% , тары – 4,6% , карабодай — 9,7% , дөге – 2,5 %ка очсызланган. Ә сыр – 4, тоз – 11,7, йомырка – 1,9, шикәр комы – 8,5 процентка кыйммәтләнгән. Әлеге төр азык-төлекләргә бәяләрнең күтәрелүе бөтен Россия Федерациясе буенча күзәтелә. Сәүдә челтәрләре һәм «Удмуртпотребсоюз» социаль мөһим азык-төлек бәяләренә 10-25 процент өстәмә белән сатуны сакласалар, «Три банана», «Лукошко» кебек эконом-класслы кибетләр өстәмәләрне 5-10 проценттан арттырмыйлар. Шундый 64 кибеттә һәм «Ветеран» дигән бүлекләрдә пенсионерлар һәм ветераннар өчен көндез 7 процент ташлама ясала, аерым төр товарлар очсызлы бәяләр белән сатыла.
Кулланучылар кәрзиненә кергән азык-төлек бәяләре буенча республика Россия буенча 66нчы урыннан 73нче урынга, ә Идел буе федераль округы буенча 6нчыдан 11нче урынга күчкән (1нче урын иң югары бәя).
Үзгәрешләр дәвам итә
Соңгы өч елда Удмуртиядә бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның хезмәт хаклары, яңача түләү системасын гамәлгә кертү сәбәпле, 32-34 процентка арткан. Әлегә яңа система буенча түләүгә күчү төгәлләнмәгән. Алга таба бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын «тигезләү» бетереләчәк. Хезмәткәрнең белеме, квалификациясе, тәҗрибәсен күздә тотып исәпләнгән өстәмә түләүләр кызыксынуны һәм эш сыйфатын арттырачак.
Сак булыгыз: кызамык!
Апрель аенда кызамык авыруы инфекциясе барлыкка килү сәбәпле, республикада махсус комиссия төзелде. Авыручылар белән элемтәдә булган һәр кешегә (андыйлар меңгә якын) ашыгыч рәвештә прививкалар ясалачак. Бу эш белән 30 бригада шөгыльләнә. Бүгенге көндә 16 кеше (берсе бала) йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана.
Авыруның беренче билгеләре: авыз куышлыгында манный ярмасы бөртекләренә охшаш ак бетчәләр чыгу, ютәл, томау төшү, күзләр эренләү, тән температурасы 38-39 гардуска кадәр күтәрелү.Өченче-дүртенче көндә тәнгә диаметры 1см га кадәр булган бетчәләр чыга. Сак булыгыз!
Чүп-чар эшкәртү заводы булачак
Тиздән Завьялово районында чүп-чар эшкәртү заводы төзеләчәк. Табигать чыганаклары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы завод төзү өчен уңайлы булган җир участокларын тикшергәннән соң 6 вариантны сайлап алып, Завьялово район хакимиятенә тәкъдим иткән. Әлегә Завьялово белән Каменное авыллары арасындагы җир участогы иң кулае дип табылган.
УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде