Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №13 (999)
31.03.2012

Рәсми хәбәрләр №13 (999)

Юлларга игътибар артырга тиеш

Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының 32нче сессиясе Президент Александр Волковның республика Хөкүмәтенең узган елдагы эшчәнлеге турындагы доклады белән башланып китте. Президент, саннар һәм фактлар белән дәлилләр китереп, республиканың социаль-икътисади үсеше турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Александр Волков юлларның торышы начар булуын һәм әлеге өлкәдәге хәлнең кискенлеген ассызыклады. Ул шулай ук республиканың коррупция белән көрәшкә юнәлдерелгән кануннарына үзгәрешләр кертергә кирәклегенә дә басым ясады.

Депутатлар «Удмуртия Республикасы юллар фонды турында»гы канунга үзгәрешләр кертүче канун проектын тикшерделәр. Хәзер юл фондындагы акчаларны капиталь төзекләндерүгә һәм күпфатирлы йортларның ишек алларындагы территорияләрне, әлеге территорияләргә кагылган юлларны төзекләндерү максатына сарыф итәргә мөмкин булачак.

Сабантуй – хөкүмәтнең эш планында

Министрлар кабинеты Удмуртия Республикасы Хөкүмәтенең 2012 елның II кварталында узачак төп чаралары планын раслады. Апрель-май айларында Ижауда «Туризм. Спорт. Ял», «Нефть. Газ. Химия», «Машина төзелеше. Металлургия. Металл эшкәртү», «Россия аучылык-спорт товарлары» дигән Бөтенроссия ярминкәләре һәм күргәзмәләре узачак. Апрель аенда җирле үзидарәне яклау һәм үстерүчеләрнең VII корылтаена республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан делегатлар җыелачак. Июнь аенда «2011 елда Удмуртия Республикасының иң яхшы инвесторы» һәм «Удмуртия Республикасының иң яхшы экспортеры» конкурсларына йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтәчәк.

Икенче кварталда Удмуртия халкы Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүдән тыш, республикакүләм «Гербер», «Сабантуй», «Семык», «Балтай», «Корбан» бәйрәмнәрендә, фин-угор халкының халыкара «Воршуд» фестивалендә катнаша ала. Июнь аенда агачка уеп ясау осталары «Парк скульптурасы» ХI Республика фестивалендә үзләренең иҗат җимешләрен күрсәтәчәкләр.

Чәчүлек җирләр артмаячак

Агымдагы елның язгы кыр эшләре вакытында республиканың авыл хезмәтчәннәре чәчүлек җирләрен арттырмаячаклар. Узган ел бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1 млн. гектар җирдә чәчелсә, чәчүлек җирләр быел да шул ук күләмдә калачак. «Чәчүлек мәйданны арттырган очракта ягулык, ашлама, орлыкларга чыгымнар артачак. Республикада чәчүлек җирләрнең, бүгенге белән чагыштырганда, өчтән бер өлешкә күбрәк, булган, ул җирләргә ашлама кертеп, бер гектардан уртача 15 центнер уңыш алган вакытлар бар иде. Ләкин ул җирләрне ел саен ашламасаң, нәтиҗәсе булмый», — ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Аркадий Малков. 2012 елда Удмуртиядә аграр комплекска якынча 1 миллиард 200 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Бу сумма авыл хуҗалыгы культураларын чәчү, тәрбияләп үстерү һәм уңышны җыеп алу өчен җитәргә тиеш.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде