Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №11 (1049)
14.03.2013

Рәсми хәбәрләр №11 (1049)

“Алтын аю”лар Россиядә калды

Удмуртия башкаласы Ижауда узган Цирк сәнгатенең алтынчы халыкара фестивалендә 14 аю сыны дөньяның төрле почмакларына китте. 4 көн дәвам иткән цирк тамашасында дөньяның 17 иленнән 200 дән артык артистлар катнашты, 34 үзенчәлекле номер күрсәтелде. Фестиваль тарихында беренче тапкыр 5 бронза һәм көмеш медаль бүләк ителеп, аларга Германия, Украина, Эфиопия, Кытай, Россия һәм Болгария артистлары лаек булды. Барлык “алтын аю”лар да Россиядә калды. Аларга бертуган Запашныйлар, Дарья Костюк белән Вячеслав Курков, Виталий Смолянец ия булды. Монте-Карлода цирк сәнгате халыкара фестивале вице-президенты Урс Пилс: “Катнашучылар елдан-ел көчлерәк чыгыш ясыйлар. Фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Ижауда уза торган фестиваль дөнья күләмендә узучы иң яхшы 10 фестиваль исемлегенә керә”, — дип билгеләп үтте.

Акча кая китә?

Удмуртстат 2012 елның IV кварталында Удмуртиядә гомер кичерүчеләрнең чыгымнары күпме булуын өйрәнгән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кулланучылар чыгымы гаиләдәгә бер кешегә уртача 12 170 сум тәшкил иткән. Әлеге акчаның 3024 сумы өйдә туклануга, 633 сумы эштә, башка урыннарда ашауга тотыла, исерткеч эчемлекләргә — 212 сум, көнкүреш кирәк-яракларына — 5657 сум, төрле хезмәтләргә — 2644 сум акча сарыф ителә.

Торак төзелеше арта

2013 елның гыйнвар-февраль айларында Удмуртиядә 71,9 мең кв.м торак йорт кулланылышка тапшырылган, бу, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 87 процентка артыграк. Әлеге санның 33,5 проценты (24,1 мең кв.м) шәхси төзелешкә туры килә. Бер ел элек әлеге сан 90% тәшкил иткән. Агымдагы елның ике аенда 1009 гаилә (февраль аенда — 707) фатирлы булган.

Ышаныч телефоны ярдәмгә килә

Гомуммилли мәгълүмати кампания планын тормышка ашыру кысаларында балаларны кыерсытуга каршы һәм балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салуны кисәтү буенча Удмуртиядә ышаныч телефоны эшли башлады. 8-800-2000-122 гомумроссия бердәм телефоны аша ата-аналарга, балаларга бушлай психологик ярдәм күрсәтеләчәк.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде