Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рәнҗетелгәннең догасыннан саклан
27.04.2015

Рәнҗетелгәннең догасыннан саклан

getImageПәйгамбәребез үзенең сәхабәләрен кая гына җибәрсә дә, аларга: «Кеше рәнҗетә күрмәгез», — дип нәсыйхәт кылды. Мөгаз ибн Җәбәлне Йәмәнгә озатканда, ул аңа: «Рәнҗетелгән кешенең догасыннан саклан, чөнки аның догасы белән Аллаһ арасында пәрдә юк», — диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Тарих битләрендә үз башына кеше рәнҗешен алып, хәсрәткә чумган бәдбәхетләр аз түгел. Кайвакыт, үзебездә булган көч-куәт белән масаеп, тормышта терәге булмаганга көчсез дип, төкереп карыйбыз. Берәр кешене искә алсак, еш кына: «Аның артында кем тора?» — дигән сүзне кулланабыз. Рәнҗетелгән кешенең артында Аллаһ һәм Аның каһәре тора. Аллаһ аны Үзе яклый, рәнҗетүчесен Үзе таба, тиешлесен Үзе бирә.
Моннан 10 еллап элек Әлмәттә мәҗлестә вакытта бер нефтьче абый шундый хәл сөйләгән иде. «Ничә еллар «Татнефть»тә тракторчылар төркеменең бригадиры булып эшләдем. Безне Сарман районындагы Илексаз авылына эшкә җибәрделәр. Начальник килеп, авыл читендәге бер урынны кара балчыктан ачарга кушты. Шулвакыт авылдан бер бабай килде һәм: «Сез нишлисез, монда элек авыл зираты иде. Каберләргә тимәгез», — диде. Мин бригадага эштән туктарга куштым һәм җитәкчелеккә хәбәр бирдем. Җитәкче: «Геологлар кайда казык каккан шунда казыгыз, эшләмәсәң, бар эштән кит», — дип җавап кайтарды. Эштән китәргә туры килде. Киткәндә, начальникка: «Каберләргә тимәгез, мәрхүмнәрнең рәнҗеше төшәр. Җир өстендә үлеп ятарсың, күзләреңне кошлар чукыр», — дидем. Аллаһка шөкер, ачка үлмәдем, башка эштә эшләдем. Еллар үтте. Бервакыт теге начальник югалды. Берничә көннән аның үле гәүдәсен елга буеннан таптылар. Көймә белән елгада ял иткәндә, салган баштан суга төшкән. Берничә көннән тәнен яр буеннан таптылар, тәннәрен кошлар чукыган».
Кызганыч, мондый мисалларны күп китерергә була. Кайвакыт кешене аз гына булып тоелган эш белән дә рәнҗетергә мөмкин. Кемнәрнеңдер күңел рәнҗешләре төшәрдәй сәбәпләр аз түгел. Шәһәрләрдә транспорт күп, ишегалды тар заманда юл уртасында машинасын калдырып китүчеләр дә аз түгел. Кемдер каядыр ашыга иде, үтә алмый барасы җиренә соңга калды, зыян күрде… «Ашыгыч ярдәм» керә алмады, вакытында ярдәм күрсәтмәде… Пәйгамбәребез: «Ике төрле каргаучыдан сакланыгыз», — диде. Кешеләр: «Кемнәр соң алар?» — дип сорады. Ул: «Берсе кешеләрнең юлларына, икенчесе ял итә торган күләгә урыннарына йомыш үтәүчене каргый», — диде. Матур җәйләрдә табигать почмагында ял итим, урман буйларыннан йөреп кайтыйм дисәң, андый каргыш сәбәпләре тулып ята шул.
Чистай тирәсендә бер хәзрәт гаиләсе белән тыныч кына кайтып барганда, каршысына килүче машина килеп бәрелә. Шоферы йоклап киткән икән. Аллаһы Тәгалә маңгайга маңгай бәрелүдән саклап кала. Шөкер, барысы да исән-сау. Гөнаһ шомлыгы, фаҗига ясаучы машина бер закон сак­лаучы оешма җитәкчесенеке булып чыга. Нәтиҗәдә, ДТПда һәркем үзе гаепле, машинасын үзе төзәтергә тиеш калды. Карга күзен карга чукымый, диләр, дөрес икән. «Канун сакчылары» эшне тыныч кына йомсалар да, эшнең яңасы күкләрдә ачыла. Ә менә анда ачылганны, җайлап-майлап кына яптырып булмый. Башы исән калганга Раббыга шөкер итеп, гаебен танып, зарар китергән гаиләдән гафу үтенәсе урында, тиешле җәзадан качу юлларын эзли. Мондый хәлләр көн саен кабатланып тора.
Дөньяда судан коры чыгарга өйрәнгән кешеләр Аллаһының әмереннән котылып булмаслыгын белсеннәр иде. Әллә нинди биек каланчаларга менсәң дә, әллә ничә кат тимер ишекләр артына качсаң да, явызлыкларыңны әллә нинди матур чаршаулар артына яшерсәң дә, күрмәделәр, сизмәделәр, дип үз-үзеңне юатырга тырышсаң да, Аллаһ күрә, вакыты җиткәч күрсәтә: «Аллаһыны залимнәрнең кылган эшләрен күрми дип уйламагыз» (Ибраһим сүрәсе, 42).

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.