Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - РФ Президентының 2015 елга Федераль Җыенга еллык юлламасыннан
11.12.2014

РФ Президентының 2015 елга Федераль Җыенга еллык юлламасыннан

Россия Президенты постында булган Борис Ельцин һәм Дмитрий Медведев юлламаларын да исәпкә алып, бу Россиянең яңа тарихында инде 21нче документ

Узган елны Путин Россия бизнесында оффшорлык факторы ролен киметү турындагы мәсьәләгә аеруча игътибар биргән иде. Быелгы чыгышында ул: “Бүгенге юллама без яшәгән вакытка да, шартларга да, алдыбызда торган бурычларга да туры киләчәк, әмма, барыннан элек, илебездә язмыш хәлиткеч чакларда сезнең барыгызга да ярдәм, бердәмләшү, теләктәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә. Быел без җитлеккән, бердәм милләт, чын суверен һәм көчле дәүләт кенә күтәрә алырлык сынаулар уздык. Россия үзенең ватандашларын, дөреслекне һәм гаделлекне намус белән якларлык сәләтен гамәлдә раслады, илебез моны сезнең бәрабәргә башкарып чыкты”, — дип басым ясады.

Сәламәтлек

Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил дип танылган. “Бездә уртача яшәү дәвамлылыгы хәзерге вакытта 71 яшьне тәшкил итә. Якын арада уртача гомер озынлыгын 74 яшькә кадәр арттыруга нигез бар дип саныйм, шулай ук үлем күрсәткечләрен киметүдә сыйфатлы динамикага ирешү өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм”, — диде Путин.
Президент халык үлемендә төп сәбәпләрнең берсе йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булуына ишарәләп, 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итү ниятен җиткерде.

Икътисад

Путин ил тарихында оффшор битен ябарга кирәклеге турында әйтте. “Якындагы дүрт елга гамәлдәге салымнарны теркәп куярга һәм бу мәсьәләгә әйләнеп кайтмаска, аларны үзгәртмәскә тәкъдим итәм. Салым йөкләмәсен җиңеләйтү өчен кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру зарур. Беренче тапкыр теркәлүче кече предприятиеләр өчен, сөйләшенгәнчә, ике еллык салым каникуллары биреләчәк. Нульдән башлаучы производстволар да ташламалар алачак”, — дип билгеләп үтте Илбашы.
Россия Хөкүмәтен һәм Россия Банкын спекулянтларның Россия валютасы курсы тирбәлешендә уйнавын тыю буенча катгый чаралар күрүен сорар идем. “Хакимият ул спекулянтларның кем булуын белә, һәм аларга тәэсир итү кораллары бар, аларны эшкә җигәр вакыт җитте”, — дип билгеләп узды Илбашы.
Президент илкүләм валюта — сум (рубль) курсының доллар һәм еврога нисбәттә көчсезләнүе проблемасына тукталып: “Россия Банкы “тотрыксыз” курска күчте, әмма бу Россия Банкы үзеннән-үзе сум курсына йогынтыдан читләшә, сум курсы финанс спекуляцияләре объектына әйләнә дигән сүз түгел”, — диде В. Путин.
Президент сумның көчсезләнүе кыска вакытлы инфляция кабынып китү ихтималлыгын көчәйтүен дә искәртеп узды. “Беренче чиратта, аз керемле гражданнарның мәнфәгатьләрен якларга, ә Хөкүмәт һәм төбәкләр туклану продуктлары, дарулар, иң кирәкле товарлар базарында вәзгыятьне контрольдә тотарга тиеш. Моны башкарып була, — дип ассызыклады Владимир Путин. Аның әйтүенчә, шул ук вакытта илкүләм валютаның көчсезләнүе бәя конъюнк­ту­расын, компанияләрнең көн­дәшлеккә сәләтлелеген дә арттыра. Бу фактордан импортны алмаштыру сәясәтен уздыруда файдаланырга кирәк, 3-5 ел дәвамында без халыкны бәясе ягыннан үтемле дарулар һәм тук­лану продуктлары, бигрәк тә үзебездә җитештерелгәннәре белән тәэмин итәргә тиешбез”, — дип юнәлеш бирде В. Путин.
“Ел саен хезмәт җитеш­те­рүчәнлеге 5 проценттан ким булмаган үсешкә йөз тоту зарур. Бер үк вакытта тотрыклы макроикътисади вәзгыятьне саклап калып, перспективада инфляция дәрәҗәсен 4 процентка кадәр киметергә кирәк, әмма бу эшлекле активлыкны бастыру хисабына булырга тиеш түгел”, — дип ассызыклады ул.

Бизнес

Президент кече бизнес өчен күзәтчелек каникулларын гамәлгә кертүне тәкъдим итеп: “Әгәр предприятиенең ышанычлы абруе бар, соңгы өч елда җитди хилафлыклары юк икән, киләсе өч ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль контроль кысаларында планлы тикшерүләрне бөтенләй уздырмаска. Әлбәттә, сүз кичектергесез очраклар турында бармый”, — диде.

Фән һәм мәгърифәт

Россиядә сәләтле студентларга ай саен 20шәр мең сум күләмендә грантлар биреләчәк. Ел саен шундый 5 мең грант каралачак.
“Кичә Россия мәктәпләрендә укучылар озак еллар дәвамында тәүге тапкыр янә инша яздылар. Бердәм дәүләт имтиханнары һәм инша нәтиҗәләренә анализ ясарга кирәк. Ышанам: БДИ ерак төбәкләрдән сәләтле балаларга илнең иң яхшы югары уку йортларына укырга керергә мөмкинлек биргәндер. Без, талантлы балаларга ярдәм йөзеннән, өстәмә мөмкинлекләрне кайгыртырга тиешбез. Андый сәләт ияләре өчен һәркайсы 20 мең сум булган 5 мең грант гамәлгә куюны тәкъдим итәм”, — дип белдерде Путин.
Президент ассызыклаганча, грантка лаек булган студентлар берникадәр вакыт Россиядә эшләргә һәм ел саен югары белем дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш. “Без мәктәптә үк техник яки гуманитар иҗатка кызыксынуы булган, халыкара интеллектуаль һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышларга ирешкән балаларга ярдәм итеп торырга тиешбез. Без шулай ук мәктәптән тыш иҗади һәм фәнни өстәмә белем бирү системасына үсеш бирергә тиешбез. Хөкүмәт, бу үтемле булсын өчен, барысын да эшләргә тиеш”, — диде ул.

Җәмгыять

Илбашы ике ел рәттән Россиядә халыкның табигый үсеше күзәтелгәнен искәртте. Аның әйтүенчә, 2014 ел нәтиҗәләре буенча, Кырымны һәм Севастопольне дә исәпкә алып, ил халкы саны 146 милиллионнан артып китәчәк. “Безнең демографик программалар нәтиҗәлелеген дәлилләде, без аларны гамәлгә ашыруны дәвам иттереп, Кырым һәм Севастопольгә дә җәелдерәчәкбез”, — дип белдерде Владимир Путин.
Үсеш алган демографияне күздә тотып, Президент мәктәпләргә кытлык проблемасына да басым ясады. “Безгә өстәмә рәвештә 4,5 миллион уку урыны булдырырга кирәк. Бүген ике миллионга якын укучы икенче сменада белем ала. Өч сменалы мәктәпләр дә бар. Якындагы елларда балалар туу күрсәткеченең артуы хисабына, укучылар саны тагын 2,5 миллионга артачак”, — дип билгеләп узды В. Путин.
Илбашы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше белән беррәттән, мәктәпләрдә урыннарга ихтыяҗ проблемасын да онытмаска өндәде. “Хөкүмәттән төбәкләр белән бергә әлеге бурычларны хәл итүгә комплекслы якын килүен сорар идем”, — дип белдерде ул.

Сәясәт

Ил башлыгы Россия Федерациясе Федераль Җыенына мөрәҗәгатендә ил куркынычсызлыгы мәсьәләсенә дә игътибар итте.
“Без кыйммәтле ашкынып кораллану ярышына керешергә җыенмыйбыз, әмма шул ук вакытта яңа шартларда илебезнең оборона мөмкинлеген ышанычлы рәвештә тәэмин итәчәкбез. Биредә бернинди шик юк. Бу эшләнәчәк. Россиянең мөмкинлекләре дә, стандарт булмаган карарлары да бар. Берәү дә Россиядән хәрби өстенлеккә ирешә алмаячак. Безнең армия заман таләпләренә җавап бирә. Ирегебезне якларга көч тә, ихтыяр да, батырлык та җитәчәк.
Без бөтен кеше дә Россиянең чын йөзен күрсен өчен, дөньяның күптөрлелеген яклап чыгачакбыз, гуманитар һәм эшлекле, фәнни, мәдәни, мәгариф элемтәләрен актив рәвештә тәкъдим итәчәкбез. Кайбер ил хөкүмәтләре Россия тирәли стена төзергә омтылган шартларда да моны эшләячәкбез. Без үзебез беркайчан да изоляцияләнү юлыннан китмәячәкбез, без көчле һәм үз-үзебезгә ышанабыз”, — дип ассызыклады Владимир Путин.
“Без никадәр артка чигеп, аклансак, оппонентларыбыз да шулкадәр үзен агрессиврак тота. Россиядә 90нчы елларда сепаратизмны хуплау ачыктан-ачык күренде, һәм Югославиене таркату сценарие буенча гамәлләрне Россиягә карата да кабатлыйсылар иде. Килеп чыкмады! Без моңа юл куймадык!”
“Санкцияләр — АКШның һәм аларның союздашларының Рос­сиягә карата нервлы реакциясе, Украинадагы борылыш вакыйгаларына һәм Кырымга гына бәйле түгел”, — дип саный Президент. Аның фикеренчә, әгәр болар булмаса, Россиянең үсеш мөмкинлекләрен тоткарлау, моңа йогынты ясау, ә бәлки, үз мәнфәгатьләрендә файдалану өчен, башка сәбәп уйлап чыгарырлар иде. “Тоткарлау сәясәте кичә генә уйлап чыгарылган әйбер түгел. Ул безнең илгә карата дистәләгән, бәлки, йөзләгән еллар үткәрелә. Кем дә кем Россия артык көчле, мөстәкыйльгә әйләнде дип уйлаган һәр очракта, шушы кораллар эшкә җигелә”, — диде Илбашы.
“Быел халкыбыз милли кү­тәрелешне, аягында нык басып тора белүен, патриотизмны да күрсәтте. Ә без юлыга торган кыенлыклар яңа мөмкинлекләр дә тудыра. Без замананың теләсә нинди каршылыгын кабул итеп, җиңәргә әзербез. Россия Президенты Владимир Путинның Кремльнең Георгий Залында Федераль Җыенга еллык юлламасын әнә шундый сүзләр белән тәмамлады.
Элмира Нигъмәтҗән
әзерләде.