Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


22.05.2014

Руза

 Изге гыйбадәт — Ураза башланырга бер ай гына вакыт калып бара. Мөселманнар бу көнне түземсезләнеп көтәләр, алдан ук әзерләнәләр. Кемнәр исә быел уразаны беренче тапкыр тотарга телиләр, алар өчен Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе файдалы булыр дип ышанып калабыз.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Бә­дер сугышыннан соң: “Кече җиһадны җиңдек, зур җиһадны җиңәсе бар”, — диде. Сәхабәләр: “Бу сугыштан олы нинди җиһад ул?” — дигәч: “Үзебезнең нәфесебезне җиңәсе бар”, — дип җавап бирде. Нәфес белән көрәшеп, күңел һәм тән белән үти торган, үтәлүе Аллаһ белән бәндә арасында бөек бер сер булып торган ураза гыйбадәтебез бар. Балигъ яшенә җиткән, сәламәт булган һәркайсыбызга руза фарыз. Коръәндә:“Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды, — диелә. (“Бәкара” сүрәсе 183нче аять) Моны безгә Аллаһы Тәгалә әйтте, кушты. Кайбер кешеләр: без моны үти алмыйбыз, безнең көчебез җитми дип, мисаллар китереп, төрле акланулар табалар. Аллаһы Тәгалә безгә көчебез җитмәгәнне йөкләми. Көчебез җит­кәнне генә йөкли. Ул: “Әй, кешеләр”, — дисә барлык кешегә фарыз булыр иде. Монда Ул: “Әй, иман китергән кешеләр”, — ди. Иман китереп: “Ләәә иләәһә илләллаһ, Мүхәммәдүр-расүүлүллаһ”, — дип,
Ал­­лаһ­ны танып, чын күңелдән Аңа инанган кешеләр өчен ураза фарыз булды, — диде Аллаһы Тәгалә. Әгәр кеше Аллаһны танымаса, иман китермәсә, әлбәттә, имансыз кеше ураза тота алмый, аның аңа көче җитми. Әмма иманлы кешегә ураза тоту — ул бер бәхет, бер сәгадәт, аңа Аллаһның бер бүләге. Ул аны сөенеп каршы ала, аның беткәненә кайгырып тора. Аңа ураза тоту да, кич белән мәчеткә килеп, егермешәр рәкагәть тәравих намазы уку да — бер бәйрәм, Аллаһның бер рәхмәте. Ураза — иң җиңел гыйбадәтнең берсе. Намаз уку өчен әле кеше тәһарәт ала белергә, күпмедер сүрәләр өйрәнергә, намазның хәрәкәтләрен истә тотарга тиеш. Ураза тотар өчен исә кеше билгеле арада ризыктан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып кына торырга тиеш. Монда сүрәләр, аятьләр ятлыйсы да, хәрәкәтләр, тәртипләр өйрәнәсе дә юк. Календарь булса, сәгать булса, шул җитте. Кеше кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерергә тиеш. Шуннан соң бер унбиш-егерме минут Коръән аятьләре укып, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына дога кылып утыргач, иртәнге намазын укый да, шуның белән көне башланып китә.
Монда ният әйтү — әйбәт, саваплы эш. Сәхәр ашап бетергәч, татарча, үз телебездә: иләһи ният кылдым, бер Раббым Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип әйтсәк, ният була. Гарәпчә бу сүзләрне укып, тел илә ният кылу мөстәхәб: “Нәүәйтү ән әсуумә саума шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгәәлә”. Кичтән үк: без ураза тотабыз дип уйлап ятып, сәхәр әзерләвебез үзе дә ният инде. Кемдер ният әйтмәгән булса да борчылырга тиеш түгел. Бу ният нәфел уразасында кирәк. Кайвакыт, иртә белән, кояш чыгарга ике сәгать кала ашап, каядыр барасың, көндез ашарга туры килми. Әмма бу ураза булып китми. Без монда сәхәр ашарга дип ниятләмәдек. Бу вакытта, әгәр уразадан китсен инде бу, дисәк, ниятләп куярга тиешбез. Рамазан уразасында исә, ният бер шарт булып торса да, безнең кичтән үк сәхәргә әзерләнеп ятуыбыз үзе ният инде.
Телебезне ялганнан, гайбәттән сакласак, бик саваплы булабыз. Уразабыз үзенең нигезенә, җиренә җитә. Ризыктан тыелу — уразаның кечкенә, җиңел өлеше, әмма гайбәттән, сүздән тыелып тору-уразаның авыр өлеше. Аллаһы Тәгалә Сезгә акыл биргән икән, без акыл белән фикер йөртеп, уразаның авыр өлешен дә үтәп чыгарга тырышырга, гайбәткә кермәскә, ялган сөйләмәскә, бер-беребез белән ачуланышмаска тиешбез. Кемдер безнең каршыбызга килеп сүз кузгатып, вакланып, ачуыбызны чыгарып, булмаган сүз сөйләп тора икән, ул кешегә: “Мин уразамын, мин уразамын, мин уразамын”, — дип әйтергә кирәк. Үзеңнең ураза икәнеңне әйтү бу вакытта рия булмый. Бик ачуың чыкса да, кешегә ачуланма, мин уразамын, дип кенә белдер.
Кич белән, кояш баегач, авыз ачарга кирәк була. Календарьда кояшның кайчан баюы языла, кояш баегач, без авыз ачарга тиеш булабыз. Авыз ачу тоз белән, су белән, йә булмаса, татлы бер җимеш белән. Болар белән авыз ачу саваплы санала. Болар — Аллаһның беренчел яралткан ризыклары. Әйтик, шикәр ул чөгендердән ясалган, икмәкне без нәрсәләрдер кушып үзебез әзерләдек. Тоз, су, җимешләр-Ал­лаһы Тәгалә бар иткән нигъмәтләр. Авыз ачканнан соң татарча: “Йа, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йа, Раббым, — үзеңнең биргән нигъмәтләрең бе­лән авыз ачам, кылган гөнаһларымны ярлыка”, — дип әйтсәк, һәм белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш була. Ифтар кылганнан соң ошбу дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мә каддәмтү үәмәә әх­хартү”.
Сәхәрдә кеше ризыкны күпме ашаса да ярый. Монда Пәйгамбәребезнең шундый бер хәдисе бар: “Туйганчы ашау — әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау — хәрам”, — ди. Менә туйганнан артыгын ашау, күбрәк итеп ашау сәхәрдә һәм кунак сыйлаганда рөхсәт ителә. Авыз ачкач исә кеше җиңелчәрәк кенә ашап калу белән канәгатьләнергә, нәфесен тагын бер кат җиңә торган көч табарга тиеш. Савабы тияр.
Уразаның фарызы өч: ният кылу, ашау-эчүдән тыелу, якынлык кылудан тыелу.
Уразаның сөннәте дүрт: таң атканчы сәхәр ашау, ураза тоту сәбәпле нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу, буш вакытта Коръән яки башка дини китаплар уку, кояш баегач та авыз ачу.
Руза вакытта мәкруһ эшләр: файдасыз сүзләр сөйләү, әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп озак утыру, суга чумып коену, сагыз чәйнәү (урман сагызы). Кибетләрдә сатыла торган сагыз (жвачка) рузаны ача, авыз үбү, авыз ачмыйча ике көн руза булу, нинди дә булса гөнаһ эш кылу, авыру көчәячәген белә торып, руза тоту.

Җәлил хәзрәт Фазлыев.