Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Рузанна Адылова: “Биюгә бөтен җанымны бирәм!”
18.07.2013

Рузанна Адылова: “Биюгә бөтен җанымны бирәм!”

Ижау кызы Рузанна Адылова белән мин “Татар кызы — 2013” бәйгесенә сайлап алу туры барышында танышкан идем. Ул быел УдДУ икътисад факультетының 3нче курсын тәмамлаган. Рузанна — җор телле, шаян, максатына ирешә торган кыз. Бәйгегә кагылышлы: “Татар кызы нинди булырга тиеш?” – дигән сорауга ул бер дә уйлап тормыйча: “Заманына күрә зәвыклы, шул ук вакытта гореф-гадәтләрен, үз халкының үткәнен белүче, телен, сәнгатен өйрәнүче – менә нинди була ул татар кызы”, — дигән җавабы белән шаккатырган иде. Бәйгедә анын җиңүче кыздан бер генә баллга калышып, “Тамашачылар мәхәббәте” исемен яулавы да аның тырышлыгының нәтиҗәсе булды.

Рузанна иҗат кешесе. 4 яшеннән бию белән шөгыльләнә. Башта балет, аннары “Багира” төркемендә заманча эстрада биюләре башкара. 16 яшеннән “Иман” татар яшьләре оешмасына йөри, шул ук вакытта “Сәйлән” бию ансамблендә шөгыльләнә башлый. Хип-хоп аэробикасы буенча УдДУ җыелма командасында чыгыш ясарга да вакыт таба. “Мин биюгә бөтен җанымны салам. Тормышымны биюдән башка күз алдына да китермим. Татар халык биюләре аша хатын-кызның бөтен матурлыгын ачып салырга мөмкин дип саныйм. Киләчәктә үземнең бию студиясен ачарга уйлыйм”, — дип сөйләде ул.

Күптөрле фестивальләрдә катнашып яулаган җиңүләре дә күп Рузаннаның. Мәсәлән, ике ел рәттән үз университетларында уза торган “Универденс” бию бәйгесендә татар халык биюе башкарып беренчелекне алган ул. Шулай ук һинд, рус, эстрада биюләре белән дә төрле бәйгеләрдә чыгыш ясый.

Бик яшь булуына карамастан, киләчәккә үзенең төпле фикерләре булуы белән дә сокландырды ул мине. “Иң мөһиме укуымны яхшы тәмамлап, эшкә урнашу. Дус, тату гаилә корып, сау-сәламәт балалар үстерү. Хәер, бу һәр кызның иң зур теләгедер инде. Татар мохитеннән аерыла алмыйм, шуңа да булачак тормыш иптәшем татар милләтеннән булачак. Гомумән, татар кызы булуым, татар телен белүем белән горурланам мин!”

Эльвира Хуҗина