Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Рубис аганы ижаулылар онытмый
9.05.2019

Рубис аганы ижаулылар онытмый

Андый җырчы бүтән юк! Бу Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин сүзләре. Ул аны быел 21 гыйнварда, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында узган «Алтын тавышка — «Алтын Акчарлак» бәйгесендә, Гран-прига лаек булгач Рубис Зариповка атап әйткән иде. Җиңүчегә «Алтын акчарлак» сынын бүләк иттеләр. Рубис Зарипов Габделфәт Сафинның Казан концертында җырлау мөмкинлегенә ия булды, анда да халык аны мөкиббән китеп тыңлады. «Их, Рубис абый, мин сине ун ел элек нишләп күрмәдем икән, бергәләп бөтен Россияне йөреп чыккан булыр идек, тере Рәшит Ваһапов бит син!» – дигән аңа Габделфәт Сафин үзе.

Концертта: «Бүген менә шушы олы яшьтәге башкаручылар телебезне, туган җиребезне ничек яратырга кирәк икәнен күрсәтте», – дип, үз фикере белән уртаклашты Рубис ага. Конкурсның төрле этапларында 40 яшьтән өлкән 362 кеше катнашкан. Йомгаклау гала-концертына 30 кеше үткән. Шунда җиңү яулап, 80 яшьлек юбилей елын әнә шундый казаныш белән башлап җибәрде ветеран. «Күреп тә, шалтыратып та котлаучылар күп булды», – ди ул. Казан, Чаллы урамнарында башка вакытларда да танып дәшәләр икән үзенә.
«Җырчы подполковник», «Рубис ага могҗизасы», «бүгенге Рәшит Ваһапов» һәм башка йөрәккә ятышлы сүзләр аңа гына атап әйтелә. Чынлап та, Мостай Кәрим әйтмешли, могҗизаларның серенә төшенү кыен. Бер кеше – Рубис Зарипов – Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, үзешчән композиторлар берлеге әгъзасы, тальянчы һәм җырчы… Могҗиза дими, ни дисең инде моны? Апрель ахыры – май башларында республикабызның милли җанлы танылган шәхесләре Рубис Зариповка, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, шагыйрь Дамир Гарифуллинга, Татарстанның халык артисты, җырчы Рафаэль Ильясовка – өчесенә дә 80 яшь тулды. Алар күп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Бу могҗизаның да серенә төшенү кыен. Ходай Тәгаләнең кодрәте киң дияргә генә кала…
Удмуртиядә төрмәдә җитәкче булып эшләгәндә подполковник Рубис Зарипов төрмәдәге радио аша анда утыручылар өчен гармунда уйнап җырлый торган була. Югары хәрби белем алгач, үз һөнәре буенча генерал дәрәҗәсенә күтәрелерлек эш урыннары тәкъдим иткәннәр аңа, ул очракта Мәскәүдә төпләнергә кирәк булган. Юк, ул ризалашмаган, кайчан да булса үз милләтенә якынаячагына, аңа хезмәт итәчәгенә ышанып яшәгән. Шулай булмый ни, Илһам Шакиров белән бер мәктәптә укы да, аның белән яшүсмер чакта авыл клубларында бергә җырлап йөр дә, тиз генә шуларны оныт, имеш. Һич юк! Әле балачакта бер тапкыр Рәшит Ваһаповның үзен дә күреп кала бит ул, күңеле җыр белән сихерләнү шул чактан бирле яши. 1951 елда туган авылына Р. Ваһапов килә. Әтисенең бертуган энесе, үзенә тальян гармун да алып биргән хисапчы булып эшләүче Гыйльмулла абыйсы озын шинель итәгенә яшереп алып керә аны концертка. Еллар үткәч, Россиянең халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров та, авылдашы, тел галиме, Казан дәүләт университеты профессоры Флера Сафиуллина һәм башкалар да әйтәләр: «Музыкаль белем алырга, консерваториягә керергә иде сиңа», – диләр. Юллар башкачарак булып чыга шул…
Рубис Зарипов — 30 елга якын Эчке эшләр министрлыгы учреждениеләрендә хезмәт итә. Ул 1939 елның 20 апрелендә Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Мәктәп елларыннан ук җырлар, шигырьләр белән мавыга. 40лап китап авторы. Йөзләгән шигырьләргә көйләр язган. 1989 елдан Чаллы шәһәрендә, аңа кадәр Ижау шәһәрендә яши. Ижау-да Татар иҗтимагый үзәген оештыручылар рәтендә була.
9 апрель көнне Чаллы шәһәре мәдәният идарәсенә чакырып, Рубис Таҗи улы Зариповка нәтиҗәле хезмәте һәм шәһәр мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Мактау китабының «Мәдәният» тармагына кертелүе турында таныклык тапшырдылар. 12 апрель көнне туган авылы Теләнче Тамак мәдәният йортында зурлап юбилей кичәсе уздырдылар, Тукай районы җитәкчелеге дә килгән иде. Гомере буе халык арасында игелек эшләп өйрәнгәнгәдер, өйдә генә бикләнеп ятасы килми аның. Ике кызы, оныклары гел кайгыртып торалар үзен, җәмәгате генә иртәрәк китте шул…
Хәзерге вакытта ул актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Истәлекләр яза. Әле беркайда дөньяга чыкмаган бер китаплык чәчмә әсәрләре, ике китаплык 400дән артык шигырьләре һәм ноталары белән бер җыентык чыгарырлык үзе иҗат иткән 70 җыры бар. Аз тираж белән булса да, күпчелек басма китаплары үзенең хәләл пенсия акчасына чыгарылганнар. Әнә шулай җырчы-подполковник иҗат белән кайнап яши!

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, «Алтын йөрәкле журналист» дип­ломы иясе..